Шәһри Казан

70 елдан соң очраштык

Мин Казанда яшәсәм дә, туган авылым Кайбыч районы, Иске Чәчкабтагы якташлар белән күрешеп, аралашып торабыз. Күптән түгел авылдашым, мәчет мәзине Галләмов Дәүләтша минем янга Красноярск шәһәреннән нәсел-нәсәбен эзләргә кайткан Наҗия Зиннәтулланы (1942 елгы) җибәрде. Алар чыгышлары белән Иске Чәчкабтан икән. Эзләнә торгач, Наҗия ханымның иске Чәчкабтан чыккан нәселдәшләрен дә барладык....

Мин Казанда яшәсәм дә, туган авылым Кайбыч районы, Иске Чәчкабтагы якташлар белән күрешеп, аралашып торабыз. Күптән түгел авылдашым, мәчет мәзине Галләмов Дәүләтша минем янга Красноярск шәһәреннән нәсел-нәсәбен эзләргә кайткан Наҗия Зиннәтулланы (1942 елгы) җибәрде. Алар чыгышлары белән Иске Чәчкабтан икән.

Реклама

Эзләнә торгач, Наҗия ханымның иске Чәчкабтан чыккан нәселдәшләрен дә барладык. Сибгатулла Хәйруллинның (1846) бабасы Шаһидулла (1807), Гобәйдулла улы Гыйззәтулланың (1819-1851) улы Мотыйгулла (1849-1888), кызы Хәбирә (1880-1921)... Менә шушы Сибгатулла Хәйруллин һәм Хәбирә ире Гайнан Фәйзуллин белән 1921 елда ачлыктан котылу өчен, Иске Чәчкабтан Себергә китүе ачыкланды. Юлда Фәйзуллиннар ирле-хатынлы тиф авыруыннан үләләр. Әти-­әниләре үлгәч, алар гаиләсендә булган тугыз баланың өчесе Әкраметдин (1908), Шәһретдин (1911), Бибирәхимә (1914) балалар йортына эләгәләр. Ир балаларның икесе дә детдом тәрбиясеннән соң хәрби училище тәмамлый. Сугышта Әкраметдин әсирлеккә төшә. Сугыштан соң аңа Казанда яшәргә рөхсәт ителми. Новосибирск шәһәренә китә. Әмма әсирлектә сәламәтлеген югалткан Әкраметдин озак яши алмый. Энесе Шәһретдин исә (детдомдагы исеме - Исай-Ибраһим) сугышка кадәр Казанда яши. Офицерлар йортының хуҗалык бүлеге мөдире булып эшләгән җиреннән сугышка алына. Мәскәү астындагы сугышларда 1941 елда һәлак була. Тагын да эзләнә торгач, аның кызлары Ләйлә (1937), Майя (1939) Казанда яшәгәнлеге ачыкланды. Ләйлә, ире Виктор вафат булгач, бераз белгәннәрен кызы Светланага сөйли һәм аны нәсел тамырларын эзләргә кызыксындыра. Әтисе Ватан сугышы ветераны Исай Фәйзуллинның (Шәһретдин) 1936 елда әнисе Әминә Гани кызы Мусина (Оренбург өлкәсе Каргалы авылыннан) белән язылышканнан соң төшкән сурәтне истәлек итеп бирә. Светлана Викторовна өчен бу фото бик кадерле. Чөнки ул әби-бабалары ягыннан бердәнбер истәлек. Әле тагын быел аның туганнан туганы Рәисә Низаметдин кызының Новосибирскида һәм аның абыйсы Хәлимнең Талды Курган шәһәрендә яшәүләре ачыкланды. Ни кызганыч, барысы да урыс телле булып беткәннәр, урыс милләтеннән саналалар. Ни генә булмасын, һичнигә карамыйча, бер-берегезне эзләгез, дип кабатлый безгә «Жди меня» тапшыруы. Монда да шулай булып чыкты. Эзләделәр. Табыштылар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: