Шәһри Казан

Аһ, Баулының ул таулары...

Гашыйк булып кайттым мин аларга! Кавказ таулары кебек үк текә, шанлы, мәгърур булмасалар да, алардагы холыкны, серлелекне әйтеп аңлатып бетереп булмый. Киртләчләнеп-киртләчләнеп киткән текә җирләре дә, сөзәкләнеп, итәгенә башын салган калкулык­лары да искитмәле матур аның!

Реклама

Баулыда беренче тапкыр булуым түгел түгелен, әмма болай исем китеп, тауларын күзәткәнем булмаган икән әле. Табигатенә сокланып, чишмәләре-күлләре янында йөргәнем, тау итәгенә басып, күк гөмбәзен дә күзәткәнем булмаган...
Фәнис абый йорты - биредә
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия апа Идрисова җитәкчелегендәге бертөркем журналистлар бирегә район үзәгендә узачак «Татар хатын-кызы милли кием-салым үрнәкләре» дип аталучы күргәзмәсенә баруыбыз иң элек биредәге музейлар эшчәнлеге белән танышудан башланды. Ул яктан Баулы күкрәк киереп мактана ала: аның Кызыл Яры татар әдәбиятына искиткеч талантлы һәм фидакарь шәхес Фәнис абый Яруллинны бирсә, Исергәп авылы - татар укучысына диңгезче, язучы, публицист Миргазиян абый Юнысны биргән төбәк. Монда да яңа ачылган «Америка»лар күп булды: Миргазиян абыйның уеп ясалган агач сыннары белән беренче тапкыр мин биредә таныштым. Исергәп урта мәктәбе базасында эшләп килүче музейда, язучының шәхси әйберләре белән беррәттән, әлеге кул эшләре дә саклана икән. Шаккатмалы! Күпкырлы шәхес, күпкырлы талант иясе шуннан ук күренә инде - каләм осталыгы белән беррәттән, Ходайдан Миргазиян абыйга табигать йөрәген тою сәләте дә бирелгән икән. Тарих белән кызыксыну агач сыннарга «йоккан», табигать сулышы әлеге эшләнмәләргә күчкән. Әлеге музейны ачу өчен зур тырышлык куйган Кадрия апа музейга күчтәнәч тә кыс­тырып кайткан иде - Миргазиян абыйның үзенә бүләк итеп бирелгән лупасын ул шушы музейга тапшырды. Исергәплеләр өчен дә, башка туристларга да музейга кабат килү өчен тагын бер сәбәп табылды дигән сүз инде бу!..
Кызыл Яр авылындагы музейны исә мин «күңелдәге сурәт» аша белә идем. Фәнис абый Яруллинның үзенең сөйләүләре буенча инде: «Син ул йорт-музейдагы агач исен белсәң иде! Бура йортта яшәүчеләр бик бәхетле алар. Мин дә Кызыл Ярда рәхәтләнеп ял итеп килдем әле менә. Нурсөя апаң белән кайтып киттек тә...»
Әлеге музей-йорт, чыннан да, Фәнис абый сөйләгәнчә, җылы мохит белән каршы алды. Исән вакытында җәйләрен бирегә кайтып кунак булып киткән хөрмәтле язучыбызның Казандагы өен дә хәтерләтте әле ул миңа - шул ук чигелгән кулъяулыклар, хасиятләп җыйналып куелган урын-җир, китаплар, китаплар... Музей-йортта Фәнис абыйның бик күп шәхси әйберләре саклана, алар кайтып торганда аш-су пешерергә көйләнгән аш бүлмәсе гарнитуры да шул килеш, Фәнис ага утырып йөргән арба да почмакта тора. Биредә Фәнис абыйның бөтен китабы да бар, дип ышандырдылар - анысы өчен әдибебез заманында бер тапкыр борчылып, үз фикерен җиткергән дә иде...
149 еллык күлмәк: саклап кигәндә җитә
Район үзәгендә исә без «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге уздырган конкурсның йомгак өлешенә җыйналдык. Татар хатын-кызының үткәндәге һәм бүгенге көн милли киемнәрен карап хозурландык. Андагы матурлык! Сәхнәгә күтәрелгән 149 еллык тарихы булган күлмәккә исә «аһ!» иттек - без бүген матур күлмәк таба алмый интегәбез. Менә кайдан алырга кирәк икән эскизларын - үзебезнең тарихтан! Куе яшел төстәге күлмәктә затлылык та бар, гадилек тә, милли чигешләре дә күзгә ташлана, әмма күзне ертып керүче артык чуарлыгы да юк... Шәхси кулларда сакланучы әлеге күлмәк гаилә реликвиясе икән - ул буыннан буынга тапшырылып килүче ядкәр. Тукымасын кулга алып якыннан карасаң, иләкне хәтерләткән тишек урыннары булса да, әлеге тарихи күлмәк тагын берничә буынга җәүһәр булып күчәрлек әле!
Заманча милли күлмәк үрнәкләре буенча да җиңүче дип табылган күлмәкләр белән дә таныштык. Залда утырган һәркем бер үк фикергә килгәндер дип гөманлыйм: миллилекне дә заманчалатып күрсәтеп була, һәм киләчәк барыбер тарихилыкка барып тоташачак. Чөнки бу матурлыкның әйләнеп кайтмыйча чарасы юк һәм, иманым камил, милли чигешле читекләр, бәби-гармун итәкле күлмәкләр, асылташлар, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләр барыбер әйләнеп кайтачак әле. Башкачарак, үзгәрәк булыр алар, әмма асылда мәгънәсе барыбер шул калачак.
Сәхнәдә кунакларны сәламләгән Баулы муниципаль район хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин да, шул сүзләрне куәтләп: «Без бүген милли киемнәрне карап хозурланабыз һәм горурланабыз», - диде. Гадәттә, эш күплекне сәбәп итеп, сәламләү белән гаип булган кайбер җитәкчеләрдән аермалы буларак, Альберт Галимҗанович чараның ахырына кадәр залда, сәхнәгә «берегеп» диярлек карап утырды. Сәнгатькә, матурлыкка битараф булмагач...
Аш - ашка, урыны башка
«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Рәисовна исә сәхнәдән калфак белән төште. Юк, аның инде сәхнәгә күтәрелгәндә үк чәченә нәни калфак кадалган иде, ә баулылылар аңа «баллы калфак» - кәнфитләрдән нәкышләп ясалган ак калфак бүләк итте. «Безгә яңарыш чоры килде - мәчетләребез гөрләп эшли, рәхәтләнеп, йоласына туры китереп никахлар укыта алабыз, урамда ана телебездә күкрәк киереп сөйләшүдән дә тыйган кеше юк, - диде Кадрия ханым сәхнәдән. - Инде акрынлап, үз калебебезгә кайтып, һәрбер йолабызны яңартып, кием-салымнарыбызга, балаларыбызга кушкан исемнәргә игътибарлы булып, милли мохитебезне яңартасыбыз калды. Без инде ул юлга чыктык, шушы юлда ак калфаклы хөрмәтле әби-әниләребез, инсафлы ханымнарыбыз, буй җиткергән кызларыбыз тырышып эшләр дип ышанам».
Без - журналистлар кебек үк, Кадрия апа Баулы ягыннан илһамланып кайтты, дип беләм. «Ак калфак» эшчәнлеген җәелдерү белән беррәттән, һәр якның үзенә генә хас йола-традицияләре, холык-фигыле, карашлары белән танышу гына ни тора бит ул. Аш - ашка, урыны - башка, дигәндәй, чылбыр кебек тоташып, тырышып эшләгәндә генә ул милли аң, милли традицияләр яшәячәк, балаларыбызга күчәчәк бит!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: