Шәһри Казан

Аһ сине, теш фәрештәсе...

Безнең бит теш төште! Безнең, дип, алтынчы яшенә таба атлаган кызымныкы инде. Аның төшәсен бер еллап көттек үзе - Аделинаныкы төшкән, Әминә дә бер тешсез калган, ә безнеке төшми генә бит. Дәү әни, дәү әтиләрдән диссертация язарлык материал да тупланып куелган иде - сезнеке кайчан төшкән иде, ә сезгә теш...

Каян килгән ди инде безнең балачакта теш фәрештәсе? Юк иде андый мода! Ә хәзер балалар белән ата-аналар «хыяллана» - баланы татлы хыяллардан аермас өчен әллә ниләр уйлап табарга риза. Мин дә Мәрьямгә, миңа теш фәрештәсе мендәр астына кәнфит калдырып киткән иде, дидем.
Алдагы теш селкенә башлагач ук, кызым шул кәнфитне исенә төшерде: «Ул фәрештәләр хәзер кәнфит күтәреп йөрмидер инде, хәзер сезгә бүләк калдырган фәрештәләр картайгандыр инде...» Әтисе белән теш табибына барган җиреннән беренче сөт тешен учлап кайткач исә кызым, тешсез ерык авызын җыя алмый, күзләрен очкынландырып тезеп тә китте: «Ура, миңа бүген теш фәрештәсе килә, мин зур үстем!»
Шулай сөйләштек-көлештек тә, өй җыештырып, ашарга пешереп, теге фәрештә онытылган бит, әй! Кичке унынчы яртыда, табак-савыт юган җиремнән артымнан тагын килеп сарылды иркә песием: «Әнием, миңа бит бүген теш фәрештәсе килә!..» Без әтисе белән бер-беребезгә караштык та, упкынга тәгәрәдек- мени - чукынган икән, бүләк онытылган бит! Кибетләр ябылырга ярты сәгать вакыт калган!.. Каударлана-каударлана киенә башлагач кына башка барып җитте, беребез генә чабарга тиеш, баланы ияртеп чыгып булмый бит.
Өй янындагы кибет ябылырга биш минут кала, Винкс төшкән пазл (балалар модасы), эчендә ике кәнфите булган Мокси акча капчыгын (кызлары булганнар мине аңлар) куртка эченә яшереп кереп тә җиттем. Мәрьямне тизрәк юындырып йокларга яткырулар уңышсыз булды - салфеткага беренче тешен юып төреп, мендәр астына тыккан тәмле йомгагымның ник ике күзенең берсендә йокы әсәре булсын! Әтисе укыган әкият тә ике колакның берсенә дә кермәде, «Тыңламыйсың бугай, кызым», - диюемә: «Бүген аның көне шундый», - дип кенә җаваплады эшлекле туташ.
Хуш, унбер тулды, унике, сәгать бер, икенче ярты - без әтисе белән, йоклап китмәсәк ярар иде, дип тырышабыз. Ә теге кыбырсык һаман такылдавын дәвам итә: «Әтием, тәрәзәдә ут күренде, фея түгелме икән?», «Әнием, ул минем бу тешемне алып китәчәкме?», «Нигә озак килми бу фея?», «Бәлки, фея минем теш төшкәнне белми калгандыр?», «Сез ничек йоклый аласыз - менә-менә фея килергә тиеш!» Без инде әтисе белән теге феяны күралмас дәрәҗәгә җиттек - каһәр суккан икән, иртәгә бит эшкә дә торасы бар! Сәгать иртәнге өч тулганда кызым торып ук утырды: «Мендәр астында юк - фея минем тешне алып киткән, ә бүләге кая?!» Салфеткасы-ние белән идәнгә төшкән тешне алып куеп, тагын йоклатмакчы булып азапланам: «Озак йокламый ятсаң әле, бөтенләй килмәс тә!..»
Дүрт туларга унбиш минут кала куелган будильникка бездән алда Мәрьям чәчрәп торып утырмасынмы: «Һаман килмәгән!» Без ни көләргә, ни еларга белми, кабат черем итәргә тырышабыз - хет урталай ярыл, болай булса, бүген безгә ул фея дигәннәре бөтенләй килә алмаячак, ахры...
Биш тулганда, әллә алҗуы җитте, әллә фея дигәннәре безне жәлләде - тәки йоклап китте теге бер тешсез кеше. Алтынчы яртыда мендәрен күтәреп, бүләген кыстыргач, мин исә ятып та тормадым. Йокы барыбер туймаган, күз төпләре карарлык түгел... Иртәнге җиденче яртыда төне буе җәйрәп йоклаган, йокысы туйган кыяфәтендә торган кызым өстәге каттагылар өчен үзе бер будильник булды кебек: «Килгән, әнием, фея килгән! Тор, әтием, тор, фея миңа бүләк калдырган!» Йокы күрмәгән әтисенең генә җавабы катгыйрак ишетелде: «Кызым, фея беренче теш төшкәндә генә килә!..»
Мин исә, шатлыгын кая куярга белмәгән кызыма карап, сөенечемнән елмаям: йа, Хода, шушы бәхетле елмаю өчен генә дә әллә ниләр эшләрсең дә, әллә нинди әкиятләргә ышанырсың шул...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: