Шәһри Казан

Абыйсы урынына энесе

Ленинград өчен сугыш барган фаҗигале көннәрдә истребительдә очучы лейтенант Виктор Малышев өчен авыр һава сугышлары башлана. Ул сугыш алдыннан гына хәрби авиация училищесын тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсен алган була. Ә абыйсы Василий инде үзенең истребителендә немец бомбардировщикларын бәреп төшереп, «Шәхси исәбен» ачарга өлгерә.

1941 елның сентябрендә Василий, әти-әнисе белән күрешергә, дип, кыска вакытка гына шәһәр янындагы йортларына керә. Өйдә энесе Виктор да була. Василий тиз генә кителен Виктор җилкәсенә сала да аны кибеткә азык-төлек алырга җибәрә. Шулвакыт дошман самолетлары бомба яудыра башлый. Виктор бөтен көченә кире йөгерә. Кайтса, үз күзенә үзе ышанмый, өйләре урынында тирән чокыр гына калган. Әти-әнисе һәм Василий һәлак булган. Алар белән бергә Викторның документлары һәм киемнәре дә юкка чыккан. Үзен көч-хәл белән кулга алып, Виктор туганы хезмәт иткән частька килә. Командованиегә әле генә булган фаҗигане сөйләп бирә. Кулында калган лейтенант Василий документлары белән аның истребителенә алуларын үтенә. Баштарак эскадрилия командиры аның үтенечен катгый рәвештә кире кага. Соңрак Викторны үз частьларында калдыра. Яшь очучы Виктор Малышев Василий исеме белән йөри башлый. Баштарак Василий тәҗрибәле очучылар белән һава сугышы серләрен үзләштерә, күмәк операцияләрдә катнашып, иптәшләре белән бергә немец самолетларын да бәреп төшерәләр. Ул көн саен командирыннан дошман самолетлары белән ялгызы гына очрашырга рөхсәт сорый. Ниһаять, үч алу көне килеп җитә. Дошман бомбардировщиклары күренгәч, ул алар өстенә ыргыла. Менә берсен яндыра. Ләкин үзенең койрыгына ябышкан немец «мессер»ын сизми кала. Үзенең дә самолеты яна башлый. Ул самолетын авырлык белән генә бер бәрәңге бакчасына төшерә һәм аңын югалта. Колхозчылар каһарманны яна башлаган самолетыннан чыгарып, бер санчастька тапшыралар. Кулы авыр яраланган Василийны тылга озаталар. Свердловскида аны соңгы сугыш операциясе өчен бирелгән Кызыл Йолдыз ордены куып җитә. Госпитальдә авыр яралы кулы төзәлгәч, Василий авиаучилищега инструктор булып эшкә урнаша. Бу вакытта анда бертуган Миннур апам хисапчы булып эшләгән. Ул - әткәйнең беренче җәмәгатенең кызы. Әнкәсе Минзифа әти гражданнар сугышында чагында көтмәгәндә дөнья куя. Кыз әбисе-бабасы, аннан соң абыйсы гаиләсендә ярымрус, ярымтатар авылында үсә.
Миннур апамның адресын табып, 1951 елның 7 ноябрь бәйрәмендә Свердловскига килеп чыктым. Өйгә кайтуга, ул мине булачак ире Василий Малышев белән таныштырды. Миннән никахларына рөхсәтемне сорадылар. Бәйрәм көннәрендә кыска гына туй да ясап алдык. 7 ноябрьдә без, өчәүләп, шәһәрнең үзәк мәйданында легендар полководец Георгий Жуковның Урал хәрби округы командующие дәрәҗәсендә бәйрәм парадын кабул итүен күрдек.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: