Шәһри Казан

Ач-ялангач сугыш еллары

1944 елның язын без ачлык белән каршы алдык. Март башында инде әни бәрәңгеләрне санап кына пешерә иде. Көнгә ике мәртәбә генә ашый идек.

Реклама

Әнием Файзә һәм абыем Фиркать кыш буе караңгыдан караңгыга кадәр ындыр табагында ашлык суктырдылар. Мин, ике яшьлек сеңлем Венера белән, көне буе салкын өйдә утырам, ягарга утын юк. Мичне әни белән абыем ындыр табагыннан алып кайткан салам ягып җылыта иде. Март ахырында әтинең сугышта үлүе турында хәбәр китерделәр: «1944 елның 18 мартында Шакир Шәрифҗан улы Шәрифҗанов Витебск өлкәсенең Дубровино районы Золотовичи авылы тирәсендә батырларча һәлак булды. Золотовичи авылы янында җирләнде», - дип язылган иде «кара кәгазь»дә.
Йортыбызда бер сарык, бер кәҗә, бер ана каз, берничә тавык бар иде. Казыбызны апрель аенда урамда тотып, кемнәрдер суеп ашады. Кәҗәбез, май аенда көтүгә чыккач, дуенга батып үлде. Сарыгыбызны Чүпрәле районының күрше Иске Элмәле авылындагы чуаш бабай белән 8 пот бәрәңгегә алыштырдык. Ун буразна бәрәңге утырттык. Ашатырга азык юклыктан тавыклар да, кәҗәбез дә үлде. Әниебез, булган савыт-сабаны күтәреп, күрше Ульян өлкәсенең, Нагаткино районындагы Яңа Алгаш дигән чуаш авылына барып, йә берәр кило бәрәңгегә, йә берәр кадак онга, ярмага алыштырып кайта иде. Әтидән калган киемнәрне дә шул берничә кадак онга, ярмага, бәрәңгегә алыштырып бетердек. Ул авылда ашау-эчүләре безгә караганда яхшырак иде, күрәсең, хезмәт көннәренә ашлык биргәннәрдер. Бездәге җитәкчеләр, үзләреннән югарырак торганнарга ярыйм, дип, бар булган ашлыкны, бәрәңгене граммына кадәр дәүләткә озатып бетерәләр иде.
Ашарга бетте. Сеңлем Венера сөяккә генә калды, шешенде. Июнь башында үлеп китте. Ачка үлүчеләр бик күп булды, аеруча картлар һәм балалар кырылды. Бу вакытта миңа тугызынчы, абыема ундүрт яшь иде. Миңа шул вакыттагы акча белән 40 сум пособие ясадылар. Ул вакытта бәрәңгенең поты 700, бодайның поты 3000 сум тора иде. Абыема, 14 яшь тулганлыктан, пособие бирмәделәр. Әтиебез өчен дәүләт шундый «ярдәм» күрсәтте?!
Авылда яшәүчеләр сугыш вакытында да, сугыштан соң да төрле салымнар түләделәр. Һәр елны дәүләт заемына язылу үзе бер вакыйга. Моның өчен штаб җыялар. Билгеле бер суммадагы заемга язылырга тәкъдим итәләр. Әгәр син бу суммага риза булмасаң, штабның бер бүлмәсенә ябып куялар. Иртән шуннан эшкә җибәрәләр. Эштән соң тагын штабка чакыралар. Тагын шул күләмдә заемны тәкъдим итәләр. Кычкыралар, сүгәләр, язылуны таләп итеп кысалар. Әгәр язылмасаң, тагын ябып куялар. Бу заемга язылганга кадәр шулай дәвам итә иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: