Шәһри Казан

Ачыклыйсы нәрсәләр күп әле

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне Агымсулардай узган гомерләр, еллар каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре кичкән данлы юлларның эзләрен кешелек хәтереннән җуя алмыйлар. Киресенчә, барлап-яңартып, кадер-хөрмәтләп, саклап торалар. Һәлак булуларына 68 ел үтеп баруга карамастан, алар турында хәтер-истәлекләр яңарып, яңа буыннарда халкыбызның бу соклангыч батыр йөрәкле...

Реклама

25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне
Агымсулардай узган гомерләр, еллар каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре кичкән данлы юлларның эзләрен кешелек хәтереннән җуя алмыйлар. Киресенчә, барлап-яңартып, кадер-хөрмәтләп, саклап торалар.
Һәлак булуларына 68 ел үтеп баруга карамастан, алар турында хәтер-истәлекләр яңарып, яңа буыннарда халкыбызның бу соклангыч батыр йөрәкле улларына карата ихтирам хисләренең арта баруы шул хакта сөйли.
Әйе, аларның тиңдәшсез батырлыклары, ерак гасырларны кичеп, гыйльми һәм рәсми-сәнгати телдә генә түгел, легенда-риваятьләргә, бәет-дастаннарга күчеп яшәрлек. Шунысы бәхәссез: Муса Җәлил иҗатына һәм аларның уртак көрәшенә кагылышлы байтак рәсми документларны эзләп табып, алардагы мәгълүматларны өйрәнеп, тәртипкә китереп, тулыландырып энциклопедик хезмәт әзерлисе бар. Кызганыч ки, бу турыда рәсми киңәш-табышлар булса да, эшнең шуннан кузгалып киткәне юк әлегә.
Сүз монда Муса Җәлилнең чынбарлыкта булган, әмма әлегәчә безгә килеп ирешмәгән «Моабит дәфтәрләре»нең тагын икесе яисә башлангыч чордагы - Оренбург матбугатында басылып та, табып өйрәнелмәгән шигырьләре турында гына түгел (гәрчә алар бик кадерле чыганаклар булса да), бәлки аларның яшерен оешмасы эшчәнлеге белән бәйле, эзләп табасы байтак җитди документлар турында бара.
Фашизм тоткынлыгында 1942 елның июлендә язган «Кичер, илем!» шигыреннән башлап, безгә мәгълүм булган соңгы 1944 елның 1 гыйнварында язган «Яңа ел теләкләре»н кертеп, шагыйрьнең 94 шигыре, «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән ике дәфтәре туган илгә кайтып ирешә. Үзенең язуы буенча, ул 1942 елның октябрь аеннан 1943 елның ноябрь аена кадәрге чорда 125 шигырь һәм поэма иҗат итә. «Тик кая языйм, үзем белән бергә үләләр», - дип яза шагыйрь, ачынып.
«Моабит дәфтәрләре»нең берсе 1946 елда ук Нигъмәт Терегулов тарафыннан туган илгә кайтып ирешсә дә, 1953 елга кадәр беркайда да басылмасалар да, диктатор Сталинга ирешеп, хыянәттә яла ягып, татарларны Себергә сөрергә әзерләнгәндә, аны туктарга мүҗбүр итә.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре узган юлдан, аларның эзләре буенча йөреп, эзләп табасы документлар бик күп әле. Күрсәтеп үткәнемчә, боларга шагыйрьнең тагын ике дәфтәре, Оренбург чоры шигырьләре, 825 нче батальон документлары, «Курмашев һәм башка 10 эше», Гиббельс карамагындагы «Винета» радиостудиясе, Розенбергның «Идел-татар легионы» архивы материаллары, «Идел-Урал» газетасының һәм «Татар әдәбияты» альманахының табылмаган саннары һәм башкалар керә. Бу эзләр буенча йөреп, яңа мәгълүматлар табу - бүгенге һәм киләчәк буыннар эше.
Шагыйрьнең «Бер үгет» шигырендәге:
«Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас»,

дигән йөрәк канына манып язган гаять тирән мәгънәле, горур юллары моңа тулы ышаныч белдерергә мөмкинлек бирә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: