Шәһри Казан

Адашу (Уены-чыны бергә)

Безнең бабайлар, карурманнарда адашып: «Урман эчләрендә урман - керсәм, чыгалмам инде», - дип чарасызлыктан җырлаган булсалар, безгә - бүгенге заман кешеләренә, адашыр өчен Интернет челтәре дә җитә. Үз башымнан кичмәсә, мин моңа ышанмаган да булыр идем...

Кеше куян куа дип, мин дә Фейсбукта шәхси битемне ач­тым. Билгеле инде, төпчек улым ярдәме белән. Икенче көнне бер-бер артлы хатлар яварга тотынды. Баштарак мин аларны санап барган булсам да, артык күпкә киткәч, бу файдасыз шөгыльдән баш тарттым. Исең китмәле хәл, минем Фейсбукка керүемне көтеп кенә торганнар диярсең, көненә йөзләп хат килә башлады. Дуслар яза, дусларның дуслары, дусларның танышлары, танышларның туганнары... Ярар, болары инде күз күргән, колак ишеткән, күбесе - бер Казанда кайнаган кешеләр. Аларына дуслыкка «рөхсәтне» тиз бирдем. Аннары бөтенләй белмәгән кешеләр яза башлады. Алары минем дөньяда барлыкны каян белгән, алла белсен. Фейсбукка ил чикләре дә юк икән, хатлар бар дөньядан килә. Араларында бер кәлимә урысчасы булмаганнары да очраштыргалый башлады. Фотоларын да җибәрәләр хәтта. Карашлары ниндидер куркыныч, күзләрендә усал очкыннар ялтырый кебек тоела башлады. Бәлки, миңа гына шулайдыр: курыкканга - куш, койрыгы белән биш, диләрме әле?! Алла сакласын, бәладән баш-­аяк. Дуслардан бетердем андыйларын. Минем шөлләүдән көлде инде улым. Ярар әйдә, көлсә көлсен. Хәзер дөньяны аңлап кына бетерерлек түгел: ана - улны, ата кызны белми торган замана. Менә шулай итеп, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз - юк, Фейсбукта дуслар арасында адаштым мин. Бер атна эчендә аларның саны өч йөздән дә артып китте. Вагонлап китергәннәр, диярсең. Кайсына нәрсә язарга белмим. Аннары шулкадәр дустыңны «көйләр» өчен кайдан вакыт тапмак кирәк? Элек тә бик өнәми идем бу социаль челтәрләрне. Кайда кем белән йөргәнеңне, ниләр күргәнеңне, ниләр ашаганыңны бөтен дөньяга чәчмәсәң дә була инде ул. Кемгә хаҗәт синең ул шәхси тормышың. Бәлки, кемнәргәдер кызыктыр. Юкса, бөтен буш вакытларын экран каршында уздырмаслар иде.

Реклама

«Карурманга кергән идем, юри генә адаштым, адаштым дип алдаштым», - дип җырлана бер җырда. Юк, алдашмыйм, чынлап адаштым мин бу Фейсбук чытырманлыгында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: