Шәһри Казан

Ак бүре рухы саумы?!

Ерак гасырлардан аваз килә. Ул - бабаларыбызның, нәсел, ыру башларының авазы: «Син үзеңнең тамырларыңны, нәсел агачын - шәҗәрәңне беләсеңме?!» Дөреслекнең күзенә карасак, күбебез бу сорауга: «Юк», - дип җавап бирәчәк. Ә инде манкортлар исә моңа бөтенләй битараф калачак. Татар халкында, «Кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш», дигән әйтем яши....

Реклама

Ерак гасырлардан аваз килә. Ул - бабаларыбызның, нәсел, ыру башларының авазы: «Син үзеңнең тамырларыңны, нәсел агачын - шәҗәрәңне беләсеңме?!»
Дөреслекнең күзенә карасак, күбебез бу сорауга: «Юк», - дип җавап бирәчәк. Ә инде манкортлар исә моңа бөтенләй битараф калачак.
Татар халкында, «Кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш», дигән әйтем яши. Бу тикмәгә генә түгел. Чөнки бабаларыбыз буыннар хәтерен - нәсел-ыру җепләрен барлап, кадерләп саклап килгәннәр. Тамырлары черегән агач корып ауган кебек, буыннар бәйләнешен - нәсел-нәсәбенең чыгышын, тарихын белмәгән нәселнең дә киләчәге була алмый.
Әгәр без нәсел шәҗәрәсен алып карасак, бер нәселнең башка нәселләр белән тыгыз бәйләнештә торуын күрербез. Ә хәзер уйлап карыйк әле: бу нәселләр нинди катлауны барлыкка китерә икән?
Моны ачыклау өчен, безгә эчке дөньябызга күз салырга кирәк. Һәр кешенең эчке дөньясы - үзе бер галәм. Кеше шул галәмнең үзәгендә тора, ягъни ул аның төше. Аны тирәләп торган катламнарның үзәккә иң якыны - гаилә, икенчесе - ыру-нәсел, аннан соң нәсел тупланмасы - кабилә (кызганыч ки, бу катламнар бездә сакланмаган), шуннан соңгы катлам - милләт, халык һәм ахыргысы - гомумкешелек.
Без - татар түгел, ә болгар; яисә Себер татарларының Казан татарлары белән уртаклыгы юк; хәтта, керәшеннәр - аерым халык булган дип расларга маташу, бәхәс алып бару татарларның милләт, халык буларак та бердәм булмавын, таркаулыкның дәвам итүен күрсәтә. Шулай булгач, безгә кайсы катламга таянырга кала соң? Бары тик гаиләгә. Гаиләдәге туганлык һәм бердәмлекне нәсел-ыру туганлыгына, ахыр чиктә, милли туганлыкка үстереп кенә без халкыбызны юкка чыгудан саклап кала алабыз.
Ә моның өчен милли аң, милли идеологиянең булуы шарт. Милли аңны үзаңны үстерү юлы белән булдырырга мөмкин.
Нәрсә соң ул үзаң? Үзаң ул - үз шәхесеңнең асылын, үзеңнең характерлы сыйфатларыңны, тормыштагы, җәмгыятьтәге үз ролеңне ачык аңлау хәле. Үзаң үз чиратында милли үзаңны тудыра: кеше үз милләтенең асылы, гореф-гадәтләре, тарихы, килеп чыгышы белән кызыксына башлый, үз милләтең өчен горурлык сыйфаты барлыкка килә. Милли горурлык ул - милли аң туа башлауның бер билгесе. Горурлыгы булган кеше башкаларга охшарга тырышмый, ә үзе булып калырга омтыла. Милли үзаңы булган кеше шәхес булып җитлегә, үз милләтенә, үз теленә, халкына булган ихтирамны гомере буе саклый. Үз милләтен ихтирам иткәнгә, ул башка милләтләргә дә ихтирам белән карый, кызыксынып, аларның телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Ә инде үз милләтен ихтирам итмәгән, хәтта үз милләте өчен оялган кешене башка милләтләр дә ихтирам итми.
Милли үзаң бөтен бер халыкны иңләгәндә генә милли аң барлыкка килә. Моның өчен бөтен халыкка аңлаешлы һәм якын булган милли идеология- нең булуы зарури.
Авырлык килгәндә яки матди кыенлык кичергәндә кеше якын туганына мөрәҗәгать итә. Ярый ла ул туганың якында яшәсә? Ә бит күршең белән яхшы, аңлашып яшәгәндә, бу ярдәмне ул да күрсәтә алыр иде. Әлбәттә, үз милләтеңнән булган күршең синең ихтыяҗларыңны яхшырак аңлый. Юкка гына безнең халыкта, «Күрше хакы - Алла хакы», дигән мәкаль яшәми. Ә күршеңә авырлык килсә, син аңа ярдәм күрсәтергә тиеш.
Ә хәзер милләт күләмендә фикер йөртик. Эшмәкәрләр арасында татар милләтеннән булганнары да аз түгел. Нигә алар арасында ныклы бәйләнеш булдырмаска?! Дөньяның кайсы почмагында яшәвенә карамастан, алар бер-берсен белеп, үзара ярдәмләшеп яшәрлек булсын. Ә бу эшмәкәрләр үз чиратларында милли банк булдырсын. Бер-берсен яхшы белгәч һәм аралашып яшәгәч, бер-береңне алдауга, хыянәткә дә урын калмый. Милли банк, милли капитал булганда, милли җәмгыятьләр дә матди кыенлык аркасында таркалу чигенә җитмәс иде. Ә бит Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында рухи, милли бердәмлек ныграк. Алар Казанга рухи мәркәз итеп карыйлар. Бу әле татарның милли дәүләтчелеге булмаган хәлендә шулай. Дөньяның кайсы почмагында яшәвенә карамастан, татар үзенең рухи таянычы булуын тоеп яшәргә тиеш. Милли дәүләтчелекне торгызганда бу таяныч реаль төсмер алыр иде. Ә милли дәүләтчелекне милли аң булганда гына торгызырга мөмкин.
Милли аң тууга нәрсә комачаулый соң? Иң беренче бердәмлек булмау. Икенчесе - көнчелек. Өченче тискәре сыйфат - шәхси файданы күздә тотып, милли мәнфәгатьләрне сату. Дүртенчесе - милли үзаңның яралгы хәлендә генә булуы. «Ә нәрсәгә кирәк соң ул милли дәүләтчелек?!» - диючеләр дә табылыр. Милли дәүләтчелек ул балаларыңның татар булып үсүе, нәселеңнең дәвам итүе өчен кирәк. Кеше гомере кыска, бик кыска... Киләчәктә үзеңне искә алсыннар өчен, нәселеңнең, милләтеңнең, милли дәүләтчелегеңнең сакланып калуы шарт. Ә үзен яхшы сүз белән телгә алуларын кем генә теләми икән. Нәрсә калдырабыз без үз артыбыздан? Байлыкмы, әллә игелекле балалар - татар нәселе, милләт һәм милли дәүләтчелекме?!
Һәр кавемнең, һәр милләтнең дөньяда тоткан үз урыны бар. Бары ул урынны, олуг шәхесләребезне дөньяга күрсәтергә генә кирәк. Мин - татар, дип горурланырлык булсын.
Әлбәттә, кеше үзе яшәгән тирәлектә, җәмгыятьтә шәхес булып формалаша. Ә җәмгыятьнең үзен нинди структуралар формалаштыра соң? Һәр җәмгыятьнең нигезендә этник структура ята, аннан өстә - территориаль, югарырак - икътисади һәм идеологик структуралар, җәмгыятьнең иң өске өлешенә дәүләт администрациясе урнашкан. Саналган структураларның һәркайсы аның нигезенә, ягъни этник структурага хезмәт итәргә тиеш. Бу - милли дәүләтчелекнең төп шарты. Ләкин әле нигезнең - этник структураның да ныклы булуы кирәк. «Нәрсәдән башларга?» - дигән урынлы сорау туа. Үзаңны милли үзаң итеп үстерергә кирәк. Моның өчен идеология һәм икътисадны милләткә хезмәт иттерү зарури. Теләк һәм тырышлык булганда, бу чынга ашмас нәрсә түгел. Алда милләтнең яшәү-яшәмәү мәсьәләсе тора. Ә яшәү - көрәш ул. Кеше дөньяда үз карашы белән, беркемнән дә акыл сорамыйча, үзенчә яшәү өчен көрәшергә тиеш. Шул көрәш җәмгыятьнең этәргеч көче булып тора. Рухын көрәштә үстергән милләт кенә алга китәргә, дөньяда яшәп калырга сәләтле була. Бүген бу көрәш яңа - интеллектуаль дәрәҗәдә барырга тиеш. Милләтне, халыкны дөньяга танытуның башка нәтиҗәле юлы юк.
Мөстәкыйльлек өчен көрәш барышында халыкның күзен ачуга, горурлык хисен уятуга берничә ел вакыт кирәк булды. Инде ялгышлардан гыйбрәт алырга, нәтиҗәләр ясарга да вакыт. Халык бүген яңгыравыклы лозунглар түгел, ә конкрет эш көтә. Ач кешегә сәясәт тә, идеология дә кирәк түгел. Милли эшмәкәрләрнең мөмкинлекләрен исәпкә алып, тиз арада милли икътисадны булдыру программасын эшләргә кирәк. Ул вакытта милләтпәрвәр эшмәкәрләрнең акчасы аерым мәдәни чараларга түгел, ә нәтиҗәле эшләргә тотылыр иде. Алда әйтелгәнчә, милли банк, милли капитал булдыру бу программаның нигез өлеше булырга тиеш. Бу җәһәттән караганда, безгә Балтыйк буе илләренең тәҗрибәсе яхшы үрнәк булыр иде.
Республиканың иң зур байлыгы табигый казылмалар түгел, ә географик урнашу урыны. Татарстан Европа һәм Азияне бәйләүче сәүдә-икътисад үзәгенә әйләнергә тиеш. Чит илләрдән кертелгән капитал милли мәгарифкә нигезләнгән фәнне үстерүгә, сәүдә үзәкләре, дөньяның эре банкларының филиалларын ачуга тотылырга тиеш. (Биредә сүз хәләл икътисад һәм финанс-банк системасы турында бара.)
Икенче бер перспектив юнәлеш - халыкара туристлыкны үстерү. Бүгенге көндә булган архитектура һәйкәлләрен файдаланып кына да ачык һавадагы музей-тыюлыклар ачарга мөмкин.
Татарстанның матур табигате ял, сәламәтлек үзәкләре булдырырга да мөмкинлек бирә. Бу очракта сервис, хезмәт күрсәтү халыкара стандартларда булырга тиеш.
Республиканың фәнни үзәкләрен Идел-Урал төбәге өчен заманча технологияләр эшләүдә дә файдаланырга мөмкин булыр иде. Шулай ук Казанда халыкара маркетинг үзәге ачу да чынга ашмаслык нәрсә түгел.
Татарстанда табигый энергетик чыганаклар да бар. Таулы районнарга урнаштырылган җил энергетик установкалары ел әйләнәсе арзанлы энергия бирә ала. Әлбәттә, эзләнүләр башка юнәлешләрдә дә булырга мөмкин. Әмма бернәрсәне онытырга ярамый - бүгенге катлаулы дөньяда сәясәт икътисадны түгел, ә икътисад сәясәтне билгели. Икътисад турында кайгырту ул - милләт турында да кайгырту. Милләт турында кайгырту - ул ахыр чиктә үз гаиләң, үзең турында кайгырту да. Үз җирендә үзен хуҗа итеп сизгән, ул җиргә тарихы белән бәйләнгән халык могҗизалар тудырырга сәләтле. Моның өчен, һәрберебездә башбирмәс татар рухы - борынгы бабаларыбыз изге җәнлек дип санаган Ак бүре рухы яшәргә тиеш!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: