Шәһри Казан

«Акча бирсәм, дога кылырсыңмы?»

Бер укучыбыз ким дигәндә атнасына өч-дүрт тапкыр шалтыратып хәлебезне белешә. Хәл белешеп кенә калмый, көн дими, төн тими, кунакка чакыра. Менә тагын шалтыратты. «Ялгызлык - үлемнән дә яман. Кил инде бер, чәй эчеп, сөйләшеп утырырбыз», - ди, ялварып.


Әбигә иптәш кирәк

Аның янына берничә тапкыр бардым инде. Моннан җиде-сигез еллар элек ул Киров районында яши иде. Әби белән сәгатьләр буе аның фәнни эшләре, яшьлек еллары, гаиләсе турында сөйләшеп утырган идек. Соңрак аңа, үзе әйткәндәй, «зур урында» эшләүче балалары шәһәр үзәгеннән бер бүлмәле фатир алып бирделәр. Хәзер әби шунда яши. Урамга чыгып йөри алмый, өй телефоны юк. Ни хикмәт, кесә телефонына да акча салучы юк, күрәсең: ул шалтыраткан саен, оператор кыз «сөйләшү сезнең исәпкә булачак» дип кисәтә. Яңа фатирына күчкәч тә чакырган иде. Ул чакта ишекләрне бикләп куеп, чыгармый җәфалаган иде. «Сөйләр сүзләр бетмәде», - дип, кунып калырга кыстады. Шуннан соң башка бармадым. Хәлен телефоннан гына белешеп торам.

Берсендә таң белән телефон шалтыраганга куркып уянып киттем. Әлеге дә баягы яраткан әбиебез икән. Берәр хәл булганмы дисәм, тагын үз туксаны туксан. Кунакка чакыра. «Ялгызлыктан тилмерәм», - ди. «Балаларыгыз, оныкларыгыз бар лабаса, ник аларны дәшмисез, ник алар белән сөйләшмисез?» - дим. «Юк, аларны борчырга ярамый, алар дәрәҗәле кешеләр», - дип гаҗәпләндерде. «Картлар йортына урнаштырырга ярдәм ит», - дип тә сораганы бар әбинең. Аена 150 сум түләп кенә берәр студент кыз кертәм дип газетага игълан бирергә дә кушкан иде. Кыскасы, әби чәй табыны артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, эч серләрен бүлешергә бер иптәш эзли.

«Акча бирсәм, дога кылырсыңмы?»

Реклама

Икенче бер укучыбыз - шулай ук ялгызы гына яшәүче бабай. Алты баласы бар-барын, тик тормыш иптәшен җирләгәннән соң, чын мәгънәсендә япа-ялгыз калды бабай. Балалары белән элек тә дә юньләп аралашмаганнар. «Уртак тел таба алмадык, мине яратмыйлар», - ди. Үзе гомер буе акча җыйган. Пенсиясен дә банктагы исәп-хисап счетына күчереп барган. Туплый торгач, шактый җыелган. Хәзер менә 90 яшеннән узган бабай ул акчаларны кая куйыйм икән, дип баш вата. «Балаларыгызга бүлеп бирегез», - дигән фикеремне дә хупламады.

- Аларга мин кирәк түгел. Мине карамыйлар, яныма килеп хәлемне белмиләр, ник мин аларга гомер буе җыйган хәләл акчамны калдырырга тиеш?! - ди.
Хәер, балалары әтиләре янына килеп караган. Тик акча турында сүз чыккач, очрашу бәхәс, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырту белән төгәлләнгән. Бабайның йөрәк өянәге тоткан. Шулай да байлыкны үзең белән теге дөньяга алып китеп булмаганны аңлаган, күрәсең. Акчасының яртысын балаларына бүлеп биргән, тик бер шарт белән: балалар атна саен әтисе белән әнисен искә алып дога кылырга, мәчеткә сәдака бирергә, Коръән ашлары уздырырга тиеш.


Ялгыз кешеләрнең иң күбесе Япониядә икән. Биредә аларның тормышын уңайлы итәргә тырышалар. Әйтик, берүзе генә яшәүче кешеләр өчен кибетләрдә яшелчәләрне кечкенә капларда саталар. Алар өчен махсус роботлар да уйлап чыгарганнар. Роботлар хәрәкәтләнә, сине көннәр буе тыңлап утырырга да әзер. Хәтта «ашыгыч ярдәм» хезмәте дә чакырта беләләр. Безнең укучыларыбызга да ярап куяр иде бу робот-иптәшләр...

«Бар дөнья утында яныгыз, ялгызлык утында янмагыз», - дип җырлыйлармы әле? Ялгыз калу чынлап та яман. Кеше күңелендәге бушлык ялгызлыкка китерә, ди психологлар. Хәтта парлы кешеләр дә, тиешле игътибар булмаса, үзләрен ялгыз хис итә. Ялгызлар башкалардан читләшергә, үз эченә бикләнергә мөмкин.
- Мөселман кешесе беркайчан да ялгыз булмый, - ди Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. - Аллаһы ялгыз булмаган кешенең дә иң якын иптәше булырга тиеш, ә берүзе калган кеше намазга басса, дингә килсә, догалар кылса, Аллаһы аның иң якын дустына әйләнәчәк. Дин буенча, балалар әти-әнине хөрмәт итәргә, картаймыш көннәрендә тәрбия күрсәтергә тиешләр. Безнең бәхетебез әти-әнинең изге догасына бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.с): «Әүвәл миңа шөкер кылыгыз, аннары әти-әниегезгә шөкер кылыгыз», - ди. Әти-әнигә хөрмәт күрсәтелмәсә, бер генә изге гамәл дә файда китермәс. Әти-әнигә мөнәсәбәт нинди булса, безнең балалардан үзебезгә карата да шундый караш булыр. Коръәндә шундый сүзләр бар: «Байлык, балалар - сынау». «Балалар - тормышның бизәге» дигәне дә бар. Сабыйлар тормыш бизәгенә әйләнсен өчен, без аларга дөрес, дини тәрбия бирергә тиеш. Аларның киләчәген кайгыртам дип, Аллаһыны онытырга ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: