Шәһри Казан

Аксакаллар гына түгел, хәбәрчеләр Шурасы да

Вакыйф Галимов, лаеклы ялга чыккач, Татарстан журналистлар берлегендә сәркатип булып эшләде. Бервакыт аны Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы әгъзасы Казан шәһәре Аксакаллар Шурасын оештырып җибәрергә тәкъдим иткән, Кремльгә беренче утырышка килергә чакырган. Безгә башлыча төрле газета-журналларга ара-тирә язгалап торучы хезмәт ветераннары, вакытлы матбугат каһарманнары килә башладылар. Алар заманында төрле завод-фабрикаларда, колхоз-совхоз...


Мәсәлән, геолог Бернард Касыймов (ул, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, Әфганстанда тотык итеп алынган очучыларыбыз янына барган кеше), язу эшен язучы абыйсы Эдуард Касыймов аша бала чактан белгән, геологлар белән элемтәне бүген дә өзми, иҗтимагый хәрәкәтләрдә катнаша. Мөбарәк Мусин, Сәгъдулла Шәйхулла - Казандагы зур заводларның матди яктан исәп-хисап эшләрен алып барган икътисадчылар. Мөбарәк Казандагы топонимия һәм гидронимия комиссиясе эшендә актив катнашып килә. Сәгъдулла тел һәм милләт турындагы һәр мәсьәләне игътибарда тотып, үз фикерен белдерми калмый. 16 нчы заводның күптиражлы газетасы мөхәррире булып утыз ел эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Нурулла Гыйндуллин. Ул - элегрәк йөк машинасын йөрткән, револьвер-станоклар төзәткән, авиация сәнәгатенә шактый хезмәт куйган эшче дә, җитәкче дә. Илһам Әбдрәхимов - фотохәбәрче буларак илле ел тирәсе тәҗрибә туплаган, армас-талмас автор. Без аның фотосурәтләрен һәрвакыт көтеп алабыз. Ул бүген дә Казан моторлар төзү берләшмәсендәге Ветераннар Советының президиумы әгъзасы.
Рифкать Еремеев - хәрби ветеран, отставкадагы полковник, зур самолетларда очкан очучы, утырышларда үз фикерен әйтми калмый торган, хакыйкатьне яклап ялкынлы чыгыш ясаучы офицер. Ул Яңа Савин районындагы Ветераннар Советы хәрәкәтләрендә актив катнашучы. Тагын бер очучыбыз - өлкән лейтенант Фрунзе хаҗи Фазулай (Фәйзуллин). Ул кече авиациядә хезмәт иткән, энерготехникум тәмамлаган. Оргсинтез берләшмәсендә чирек гасыр электр автоматикасы өлкәсендә эшләп ялга чыккан. Язмалары һәм шигырьләре «Казан утлары» һәм «Чаян» журналларында, газеталарда басылып тора. Тагын бер шагыйребез - 22 нче заводта төрле станокларда эшләп ялга чыккан Хәмит Вәлиев (Хәмит Вәлиди) һәр утырышка шигырьләр язып килә, аларны тыңлаучыларны сихерләр дәрәҗәдә сәнгатьле итеп укый. Ә Сөләйман Шакиров - Казанда яңа биек йортлар салуда, башкалабызны матурлауда катнашкан хезмәт каһарманы, төрле темаларга мәкаләләр яза. Айрат Габдуллин - Үзбәкстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ташкент телевидениесендә татар телендә тапшырулар оештыруга ирешкән һәм алып барган, «Азатлык радиосы» хәбәрчесе булган журналист. Арабызда андый фидакарь шәхес булуга шатланабыз һәм горурланабыз.
Без Аксакаллар Шурасында журналистлар берлегенең бер ячейкасын да оештырдык. Аның белән танылган журналист Рәис Мөкатдисов җитәкчелек итә. Журналистлар берлегенә Сәлих Шамовны, Әлфия Фазлиеваны, Мөбарәк Мусинны һәм Миңнегөл Әдһәмованы тәкъдим иттек, аларга таныклык бирелде.
Бездә тагын үзешчән сәнгать секциясе дә бар, аның белән Әлфия Фазлыева һәм Миңлегөл Әдһәмова җитәкчелек итәләр. Шәһәр, район мәдәният сарайларында, кайбер авылларда концертлар куйдылар.
Мин оешмабызны Аксакаллар Шурасы дип кенә түгел, ә «Хәбәрчеләр Шурасы» дип атар идем. Чөнки бирегә иҗади сәләте ташып торган шәхесләр килә.
Ошбу карт-коры уен-көлке, җыр-бию турында гына кайгырта икән, дип уйлый күрмәгез. Без бирегә мәҗбүри рәвештә йөрмибез. Атна буена республика һәм ил буенча барган хәлләрне күзәтәбез дә фикер алышабыз. Актуаль мәсьәләләр буенча Дәүләт Советына, министрлыкларга, Татарстан һәм Россия Президентларына тәкъдимнәр һәм киңәшләр белән хатлар язабыз, уңай җавап алмыйча туктамыйбыз. Авылларның, телебезнең бетүгә юл тотуына, татар мәктәпләренең ябылуына, аерым милләтләрнең юкка чыгуына карата үз фикерләребезне белдерәбез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: