Шәһри Казан

АКШ байрагы озак җилфердәрме?

Сәясәттән башка яши алмый инде халык. Подъезд төбендә дә, авылда көтү куганда да сүз гел шул тирәдә бөтерелеп ала. Таякның бер башы әйләнә дә Америкага төшә. Инде нәрсәләр генә кыланып бетмәде, тагын ниләр майтарып бетерер, бөтен дөньяны болгатып ята, Аллаһы Тәгалә үзенә әллә ниткән бәхетсезлекләр дә җибәреп тора, дибез. Ә...

Реклама

Америка булса киңәшчең
Агайлар сүзенә түгел, зур, көчле державаларга да исе китми әле аның. Ә андый державалар кайсылары бүгенге көндә? АКШка каршы торырлык ике генә көч бар: берсе - Кытай, икенчесе - Россия. Кытайның үз хәле хәл, безне икенчесе борчый. Россиягә АКШ берничек тә ачыктан-ачык сугыш игълан итә алмый. Беренчедән, уртак чикләр юк, икенчедән, бүгенге Россия - ул инде узган гасырның туксанынчы елларында сыман көчсезләнеп, бер аягы белән тезләнгән хәлдә түгел. Әле ул чакта да аның атом-төш коралына беркем дә үтеп керергә батырчылык итмәде, бүгенге көндә бу потенциалы тагын да зуррак. Атом-төш сугышына акылы зәгыйфь кеше генә барачак.
Россиягә якынрак килү өчен, АКШ элеккеге союздаш республикаларны, Европа дәүләтләрен үз ягына аударуны максат итеп куя. Әмма Америка «демократиясе» белән башы әйләнгән ул дәүләтләрнең кайсы гына Россия белән көч сынашырга батырчылык итәр икән?! Аларның берсе дә Наполеон яки Гитлер дәрәҗәсенә дә менеп җитә алмый. АКШ туендырып торган Европага тартылган әлеге кәрлә дәүләтләр иртәме-соңмы «ирек», «демократия»дән туячак, шул ук Европа белән АКШ аларны сыгып, файдаларын күргәч, аларның беркемгә дә кирәге калмаячак. Россиядән башка, әлбәттә. Тарих мондый хәлне хәтерли, ә ул спираль рәвештә гел кабатланып тора. Океан аша газ-нефть торбалары сузылмаган, шул ук Европа да Россиядән «туена». Украина якын киләчәктә Россия газыннан баш тартачагын белдерә белдерүен, бүгеннән үк газны экономияләү, аны башка төр ягулыкка алмаштыру өстендә эш алып бара.
Башка вакытта чәчрәп Россиягә каршы чыгарга торган Литваның сөт продуктларыннан баш тарту аны үз урынына утыртты, бездән башка башкаларга кирәкми дә бугай ул литва ризыгы?!. Беларусь төрле җәнҗаллар чыгаргалап торуны кулай адым итеп алды булса кирәк, Лукашенко бүген Россиядән Калининград өлкәсен таләп итә. Янәсе, ул белоруслар җире. Хәтерем ялгышмаса, әлеге төбәк элеккеге Көнчыгыш Пруссия - алманнар яшәгән җирләр иде кебек... Бу дәүләтләр Россия белән үз башлары җитеп тарткалашамы, әллә берәрсе котыртып торамы - фикерли белгән кеше моңа җавапны үзе дә таба аладыр.
Көрәшнең башка юлы
АКШ өчен икенче бер юл - Россиягә Азия һәм Кавказ аша якынаю. Гыйрак, Иран, Сүрия... Мондый вариантны да күргән идек элек - ул чакта юлны Әфганстан аша салмакчылар иде.
Маңгайга-маңгай килеп чәкәләшүдән тыш, көрәшнең башка юллары каралмый дип уйлау артык беркатлылык булыр иде. Шуларның берсе - икътисади сугыш. АКШ Конгрессында булып алган тарткалашуның безгә бернинди йогынтысы юк дип әйтү урынсыз. РФАның дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Е.Гонтмахер сүзләренчә, бу - сәяси характердагы вакыйга. «Америкага дөнья икътисадының биштән бер өлеше туры килә. Белгечләр аны әле күп еллар алга барачак дип саный. Ә ул, белгәнебезчә, долларга бәйле, аны бөтен дөньяда кулланалар, шул исәптән Россиядә дә. Америка икътисады төп урынны яхшы булганы өчен биләми, ә бары тик аны алыштырырлык башка вариантлар юк», - ди Гонтмахер. Белгечнең фаразлавынча, аңа 15-20 елдан Кытай көндәшлек күрсәтә алачак: «Дөнья икътисадының тотрыклылыгын берничә дәүләт тәэмин итә ала, АКШтан тыш, Кытай һәм Европа союзы. Россиянең дә, әгәр ул шулай ук Европа икътисадына якынайса, мөмкинлеге зур. Әмма хәлләрнең мондый юнәлеш алуына дистә еллар кирәк».
Гонтмахер сүзләренә ышансак, АКШ берничә дистә елдан дөнья икътисадында төп рольдә түгел, башкалар кебек «уртакул» уенчы булып калачак һәм тормыш дәрәҗәсе рәтләнәчәк. Безнең коммунизмны күрәсе көннәрнең үтеп киткәненә дә шуның хәтле үк вакыт узган икән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: