Шәһри Казан

АКШ Россия чикләрен үле җирләргә әйләндермәкче

Россиянең дөньякүләм ролен, йогынтысын киметү - күпләрнең иң ләззәтле хыялларының берсе. Кайбер эреле-ваклы дәүләтләр, аның белән санлашмыйча, Европа «демократиясе белән генә тукланып» яшәрләр иде, тик авызларын ачса үпкәләре күренгән бу илләрнең чабуын әлеге дә баягы Россия тарта. Тагын шул нефть белән газ инде, диярләр кайберәүләр. Россиянең болардан башка да үз...

Россиянең дөньякүләм ролен, йогынтысын киметү - күпләрнең иң ләззәтле хыялларының берсе. Кайбер эреле-ваклы дәүләтләр, аның белән санлашмыйча, Европа «демократиясе белән генә тукланып» яшәрләр иде, тик авызларын ачса үпкәләре күренгән бу илләрнең чабуын әлеге дә баягы Россия тарта. Тагын шул нефть белән газ инде, диярләр кайберәүләр. Россиянең болардан башка да үз йогынтысын булдырырлык, дөнья күләмендә үз урынын тәэмин итәрлек, үз-үзен яраттырырлык алымнары җитәрлек анысы, әмма, кем әйтмешли: «Ярату ул - йә бар, йә юк, ә ашыйсы һәрчак килә». Ә Бушның тавык ботлары Европага пешкән килеш килми, аны пешерү өчен, Россия газы кирәк.
Боларны бик яхшы аңлаган АКШ Европаны Россия йогынтысыннан арындыруның төрле юлларын барлап чыкты бугай инде. Гомер бакый бер кулы белән биреп, икенчесе белән алырга күнеккән «Океан аръягы агае» Россиянең энергетик йогынтысыннан «дер килгән» Европаның кайбер югары катлавына әлеге йогынтыдан мәңгегә котылу мөмкинлеге вәгъдә итә. Төгәлрәк әйткәндә, котылу юлы - Европада тау катламнары газын таба башлау.
Европаны чүлләр басмагае
Чүл, дигәч, безнең күз алдыбызга дөяләр, берән-сәрән тырпаеп утырган чәнечкеле үләннәр килә. Уйга ялгыш кына да авыл-шәһәрләр, яхшы, тигез юллардан машиналарда җилдерүче европалылар кереп чыкмый. Ә якын киләчәктә мондый хәлнең шаһиты булуыбыз бик мөмкин. Вашингтон үтереп мактаган һәм пропагандалаган газ табу ысулының әйләнә-тирәлекне шундый хәлгә төшерү ихтималы зур. Гадәттә ул һәрбер яңа нәрсәне үз җирендә түгел, читтә сынап карый. Бу юлы шайтан котырткан булса кирәк АКШның үзендә җирле компанияләр әлеге эшне башкарып, йөзләрчә квадрат километр мәйданны үле җирләргә - чүлгә әйләндергән. Биредә яшәүчеләр экологик казалардан һәм төрле чирләрдән иза чигә. Белгечләр аңлатуынча, тау токымнары газларын үзләштерү өчен скважиналарга махсус сыеклык тутырыла. Әлеге сыеклык һәм газ үзе дә агулы, аларның туфрак белән катышуын булдырмый калу мөмкин түгел.
Стрингер халыкара тикшеренүләр бюросы белгечләре әйтүенчә, Вашингтонның бу гамәле Россиянең Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгә чаклы чик буен үле җирләр - экологик яктан зарарлы зонага әйләндерәчәк. Америка эшмәкәрләре һәм сәясәтчеләре берничә ел инде Эстония, Латвия, Литва, Польша һәм Болгарияне шушы алым белән газ таба башларга «кодалый». Бу зона Украинада өзелә, әмма биредә оазис булыр дип шатлану урынсыз, чөнки Россия газының кыйммәт булуыннан зарланган әлеге дәүләт АКШның Chevron компаниясе белән әлеге өлкәдә бергәләп эшләү турында килешеп тә өлгергән инде.
Башка күршеләргә килгәндә, аларның берсе дә Американың әлеге шикле тәкъдименә каршы килерлек кыюлык таба алмаган. Польшада океан арты ярдәмен шатланып кабул иткәннәр, бүгенгә 48 скважина борауланган. Литва белән 2011 елда ук килешү төзелгән.
Аек акыллылар бар, шөкер
Калган күршеләр әлегә бу тәкъдимне кабул итми. Латвия мондый куркыныч табышлы эшкә алынудан тукталып торырга булган. Сейм депутаты Н.Кабанов әйтүенчә, энергетик бәйсезлек өчен мондый юлга бару экологик бомба булачак.
Болгария дә шундый ук фикердә. Әлеге дәүләтнең Милли җыены 2012 елда Америка белгечләренә хәтта тау токымы газлары ятмаларын разведкалауны да тыйган. «Без аларның элеккеге вәгъдәләрен һәм аларның нәтиҗәләрен тәңгәлләштерәбез. Ике ел эчендә америкалылар газның мондый төрен табу технологиясенең камилләштерелүен дә, аны куллануның икътисади һәм экологик нәтиҗәләрен дә аңлатып бирә алмадылар. Бүген Болгариянең Вашингтон теләкләренә туры килмәгән, әйләнә-тирә мохит белән тәҗрибәләр уздырмыйча бара торган үз юлы бар», - ди болгар журналисты П.Савова.
Үз җирләрен дә экологик фаҗигадән сакламаган АКШның Европа җирләре өчен ни дәрәҗәдә кайгыруын чамалавы авыр түгел. Әмма кайбер Европа дәүләтләренең башлыклары өчен бу сорау бүгенгәчә ачык кала бирә. Аларның иртәгәсе көне бүген нинди җавап бирүләреннән тора. Үзләренеке генә булса бер хәл, терәлеп торган күршеләр дә бар бит әле, ягъни без - россиялеләр. Экологик шартлар болай да көннән-көн начарая барган бер заманда Европаның ком бураннары гына җитмәгән иде...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: