Шәһри Казан

АКШтан бүкәй ясау

«Шәһри Казан» газетасында Фәнис әфәнде Мотыйгуллинның «АКШ Россия чикләрен үле җиргә әйләндермәкче» (12 ноябрь, 2013 ел, 3 нче бит) дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алырга булдым әле.

Реклама

Беренче туган фикер: АКШтан «бүкәй» ясау, үзеңнең бөтен булмаганлыгыңны аңардан күрү - безнең илнең төзәлмәс чиредер инде ул, мөгаен. Бу урында рус шовинистларының үзләрендәге эчүчелекне, сүгенүне татар-монголлардан күрүе искә төшә.
Икенчесе, Фәнис әфәнде сланецтан газ табу проблемасы мәсьәләсендә шактый соңга калган кебек. «Газпром» сланецтан газ табуда АКШны каралту, ул газны табуны начар итеп күрсәтү юнәлешендә биш елдан артык пропаганда алып бара инде, чөнки ул газ сатуда «Газпром» монополиясен какшатачак. Болай да соңгы ун елда Европа газ базарында «Газпром» өлеше 39 проценттан 25,6 процентка төшкән. Ә үткән биш ел эчендә АКШ бу юл белән газ табуны бик нык камилләштерде. Һәм узган ел АКШның газ җитештерүдә дөньяда беренче урынга чыгуы турында язып чыктылар. Шуның нигезендә, АКШның үз ил эчендәге газ бәясе Россиядәге газ бәясеннән түбән икәне дә мәгълүм булды.
Американың үз җирен чүлгә әйләндерү кыйссасы турында берничә сүз. Сәясәтчеләрчә әйтсәк, бу фикер бераз күпертелгәнгә охшый. Америкада җирнең хуҗасы рөхсәтеннән башка аны беркем дә тартып ала алмый, анда бәйсез суд, бәйсез сенат һәм конгресс, бәйсез матбугат чаралары бар, анда президент беркемгә дә күрсәтмә бирә алмый, ул Россия түгел. Америка халкы берничек тә үз җирен үле җиргә әйләндерүгә юл куймый һәм куймаячак та, аларда табигатьне саклау мәсьәләсе югары дәрәҗәдә.
Өченче әйтәсе фикер - һәр ил үз иленең башка илләргә бәйлелеген киметергә тырыша, бу да табигый хәл. Әйтик, Польшаның, Россия Украина белән Беларуська ясаган кебек, үзенә дә газ мәсьәләсе белән басым ясамагае, дип куркуын аңларга була. Шуңа ул Россия газына альтернатив юллар эзли. Америка капиталистының Польшада сланец газы табуга инвестиция кертүен Россия чикләрендә чүл булдыру өчен эшли дигән фикерне алга сөрү газета укучыларны беркатлыга санау булып чыга. Минемчә, капиталистның акчасы исәптә, ул коры пропаганда өчен акча әрәм итми, Россиягә «этлек» эшлим, дип, нигә ул акчасын суга салсын?! Аның үз акчасын эшкә җигүе табигый хәл. Ул, финанс мөмкинлекләренә, алдынгы технологияләргә ия булгач, берәр илгә инвестиция кертә. Әйтик, Польшаның берәр воеводасында сланец газы табуны юлга сала һәм соңыннан табыш ала башлый, ягъни үзе салган средствоны өстәмәсе белән кире кайтара, гади халык телендәгечә әйтсәк, акча эшли. Фән-техника, технология үсешен берничек тә туктатып булмый. Миңа 1950-60 нчы елларда берничә мәртәбә Әлмәткә барырга туры килде. Ул елларда һәр скважинада факел яна иде, нефтькә ияреп чыккан газны - «попутный газ»ны яндыралар иде. Нефть чыккан урында елгага агу да күзәтелә иде. Ә хәзер ул газны яндырмыйлар, җыялар, скважина тирәләре дә чиста, чәчәкләр үсеп утыра. Сланец газы белән дә шулай булачак, аны чыгаруның экологик чиста юлларын булдырачаклар. Табу эше камилләшә барачак, аны арзангарак төшерү өстендә дә эшләячәкләр. Башка илләр Россиянең газдан монополия ясавы белән килешергә теләми, аннан котылу юлларын эзли.
Россиянең үз-үзен яраттыру алымнарының җитәрлек булуы турында. Чыннан да, ул юллар күптер, ләкин без шул «сыналган» юл белән барабыз. Бер илгә ачуыбыз чыкса, газ кранын ябабыз, икенче илнең шоколад-конфетларын кертүгә киртә куеп, өченче илнең сөт продуктларын алуны туктатып, дүртенче илнең балык консервларын бракка чыгарып, ул илләрне Россияне яраттыра торган хәлгә китереп булмый. Ниндидер цивилизацияле юллар кирәктер. Ләкин мәгълүм классик әйткәнчә, «умомРоссию не понять»...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 гыйнвар 2020 - 13:31
    Без имени
    Шәп әйтелгән!