Шәһри Казан

Аларга «5»ле куярга була

Мөгаллимлеккә шул тиклем бирелгән нәселләр, республика күләмендә барлый башласаң да, бик күп түгелдер. Казан шәһәренең 95 нче мәктәп директоры Равил Бакировның әнисенең алты бертуганы укытучы булган, әтиләре Сәйфулла абый да, сугыштан кайткач, берара физкультурадан дәресләр бирә әле. Равил абыйның җиде бертуганының дүртесе һәм аларның хәләл җефетләре дә укытучы һөнәрен үз...

Реклама

Мөгаллимлеккә шул тиклем бирелгән нәселләр, республика күләмендә барлый башласаң да, бик күп түгелдер. Казан шәһәренең 95 нче мәктәп директоры Равил Бакировның әнисенең алты бертуганы укытучы булган, әтиләре Сәйфулла абый да, сугыштан кайткач, берара физкультурадан дәресләр бирә әле. Равил абыйның җиде бертуганының дүртесе һәм аларның хәләл җефетләре дә укытучы һөнәрен үз иткән. Әти-әниләре юлыннан киткән балаларын да барлый башласаң, утызга тула.
- Туганнар белән җыйналсак та, гел педсовет дәвам итә, - ди Наҗия Бакирова - Равил Сәйфулловичның тормыш иптәше. - Мин 139 нчы гимназиядә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Элегрәк берничә татар классы җыела иде, соңгы елларда көчкә-көчкә бер сыйныф туплый алабыз. Балаларның фамилияләре татар, ә үзләре татарча берни дә белмиләр.
- Татарчасын оныткан татарлар телне тиз үзләштерәме, әллә рус балаларымы?
- Әлбәттә инде, татар балалары. Ни дисәң дә, аларның нәселләре татар. Кайберләре каникулларга авылга кайталар, аннан да нидер өйрәнеп киләләр. Кайчакта нәселләрен, тамырларын барларга кушып биремнәр бирәсең дә, укучылар шулкадәр кызыксынып китәләр: бабаларының хатирәләрен яңарталар, үзләре өчен әллә ничаклы яңалык ачалар. Бу да телне өйрәтүнең, аңа хөрмәт уятуның бер юлы.
- Бүгенге көн укучысына карата фикерләрне бизмәнгә салсаң, тискәре караш басар кебек. Укырга теләмиләр, кызыксыну юк, санлату авыр, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. 36 ел укытучы булып эшләгән кеше буларак, Сезнең дә үз фикерегез бардыр.
- Бүгенге көн укучысы, мәктәпкә кергәндә үк, бик әзерлекле була. Бигрәк тә шәһәр җирлекләрендә алар инде укый-яза белеп киләләр. Аларга белем бирү, санлатыр-тыңлатыр өчен, иң элек үзең бар яктан да үрнәк булырга тиешсең. Белем дәрәҗәсе турында әйтеп тә тормыйм. Бертуктаусыз укырга, кызыксынырга, камилләшергә кирәк. Моңа өстәп, тышкы кыяфәтең, үз-үзеңне тотышың үрнәк булсын, гадел дә, ачык йөзле дә бул. Алай гына да түгел әле, гаиләңдә дә тәртип, балаларыңның да тәрбияле булуы кирәк. Балалар, ата-аналар барысын да тоялар, күрәләр, беләләр. Югарыда әйтелгән сыйфатларың булса, үзеңә карата ихтирам уята аласың.
- Бигрәк күп таләпләр куйдыгыз. Үзегездән чыгып хөкем итүегез аңлашыла, Сез юкка гына мактаулы мөгаллимә исемен йөртмисездер. Тик шулай да, мәктәпнең шау-шулы тормышыннан арынып өйгә кайткач, тынычлыкка кинәнеп туя алмыйсыздыр.
- Киресенчә, без тынычлыкка түзә алмыйбыз. Тынлыкта баш авырта башлый. Шуңа күрә телевизорны кабызып, тавышын ачып куябыз. Балалар яныннан кайткач, кояш сүнгән кебек.
- Кояшны ай алмаштыра. Гаилә тормышыгыз, үз балаларыгыз турында әйтүем.
- Аллага шөкер, ике улыбыз бар. Рамилебезнең инде үз гаиләсе, ике оныгыбыз, яраткан киленебез Ләйсән белән матур итеп яшәп яталар. Дамирыбыз озакламый гаилә корыр дип көтәбез. Без Равил белән икебез дә Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылыннан, балачактан күршеләр булып яшәдек, бер сыйныфта укыдык, инде менә 32 ел бер гаилә булып яшибез.
- Равил абый карап үстергән, ахры, үзегезне, бик яшьли очрашып йөрдегезме?
- Юк, укып бетереп, тормыш күреп, авылга кайтканнан соң гына егет белән кыз буларак сөйләшә, серләшә башладык.
Бу икәүнең гаилә нигезенә иң элек акыл яткандырмы, хисме - монысы миңа сер булып калды. Ә мөгаллим, аның гаиләсе нинди була, дигән сорауга җавап таба алдым. Бар гаепне заманага гына сылтау итеп, укытучыга хәзер ихтирам бетте дип уйлау ялгыш фикер. Шөкер, әле бүген дә «Болар бәрәңге ашыймы икән?» дип сорау куярлык укытучыларыбыз бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: