Шәһри Казан

Алай түгел, болай ул...

Туган-тумача, дус-ишләр «Шәһри Казан»да синең турыда язганнар, дип әйтә торгач, газетаны табып, язманы укып чыктым. Казан университетында бергә укыган төркемдәшем һәм бүлмәдәшем Рафаэль Хуҗинның (Сибат) «Арча ымлыгы» исемле истәлек хикәясе ул. Күренеп тора, ул авторның студент чорында туган.

Реклама

Әмма мине уңайсызландырганы һәм кулга каләм алырга мәҗбүр иткәне шул булды: автор язганнар ялган иде һәм минем (бу очракта язманың төп герое булам) беркайчан да М.Мәһдиевкә әҗәткә акча сорап мөрәҗәгать иткәнем булмады. Әмма шушыңа охшаш вакыйганы Рафаэль дус, колак кырые белән ишетеп, кара тышлы калын дәфтәренә теркәп куйган булырга тиеш. Ә хәл болай булды.
Безнең төркемдә Фәрит исемле Саба ягы егете укыды. Ул тәбәнәк буйлы, нык бәдәнле, түгәрәк йөзле, куе чәчле, теле белән теләсә кемне теләсә нәрсәгә ышандыра ала торган кеше иде. Беренче курсны тәмамлагач, ул Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән төркем Курган өлкәсендә йөргәндә дә үзен танытырга өлгергән. Җирле хакимият белән ашау-эчү, торак һ.б. мәсьәләләрне хәл иткәндә Фәрит бик актив булган, җитәкче М.Мәһдиев аннан канәгать калган.
Май айлары иде. Гадәттә, тулай торакта яшәүчеләрнең ай ахырында акчалары бетә, ашханә кассиры Сания апаның да эш атнасы түгел. Ул студентларны (бигрәк тә татар малайларын) әҗәткә ашата иде. Язып та куймый, стипендия алгач, үзең китереп бирәсең.
Нишлибез? - дим Фәриткә. - Синдә дә акча беткәч (ул бик сакчыл, кысмыр егет иде), авылга кайтып китәргә генә инде...
Фәрит, уйланып торды да, әйтеп куйды:
- Мөхәммәт абыйдан сорап карасак кына инде...
- Булмаганны, - мин әйтәм, - укытучы янына андый йомыш белән йөрү килешәмени...
Нишлисең, озак уйлашканнан соң, остазыбыз янына олы йомыш белән Фәрит кереп китте. Мөхәммәт абый Мәһдиев ул вакытта гаиләсе белән университетның Кызыл Позиция урамындагы беренче тулай торагында (без күршедә икенче номерлы тулай торакта бер бүлмәдә) яши иде.
...Мин үзебезнең тулай торак ишеге янында көтеп торам. Күп тә үтми, Фәрит күренде.
- Ну, ничек? - дим мин, түземсезләнеп. Фәрит хәйләкәр елмая, учында кызыл унлык.
Сөйлә инде, ничек булды.
Фәрит кергәндә, Мөхәммәт абый үзе генә туры килә.
- Ни йомыш, Фәрит, - дип сорый ул моннан. Тегесе:
- Менә, Мөхәммәт абый, ай ахыры бит, көннәр дә бик озыная... Стипендия алганчы гына, - ди.
- Күпме кирәк?
- Бер ун сум җитәр иде, абый...
М.Мәһдиев, сервант ишеген ачып, Фәриткә кызыл унлыкны алып бирә һәм иң кызыгы, болай ди:
- Менә хәзер акчаның кайда икәнен беләсең, кирәк булса, шушыннан кереп ал.
Мәшһүр язучы М.Мәһдиев белән озак еллар - мин Арчада эшләгәндә дә, Казанга күчкәч тә, аның соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдек. Әмма безгә авыр чакта әҗәткә биреп торган кызыл унлыгы өчен рәхмәт әйтергә җай чыкмады...
Ә бүлмәдәшем мәрхүм Рафаэльгә дә үпкәләп булмый. Без дустым Фәрит белән бу вакыйга турында кешегә сөйләп йөрмәгән идек. Язучы фантазиясе сюжетны үзенчәрәк корган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: