Шәһри Казан

«Алайса, утыз бер инде»

Махсус уку йортын тәмамлаганнан соң, кызым музыка мәктәбенә укытучы булып урнашты. 2-3 нче сыйныф укучылары белән беррәттән, бакчага йөрүче нәниләрне дә музыка серләренә өйрәтә башлады. Әнә шул нәниләр аңа беренче чыныгу үткәрделәр, «мәктәп» дигән могҗизалы дөньяга алып кереп киттеләр.

Кызым беренче дәрестән соң өйгә бик дулкынланып кайтып керде: үзе елмая, ә күзләрендә аптырау билгеләре дә сизелеп китә. Чишенеп тә тормады, тәэсирләре белән уртаклаша башлады: «Алар шундый кечкенәләр, шундый шуклар! Килеп кергәч тә егерме дүрт күз миңа төбәлде. Таныштым. Сизеп торам: мине өйрәнәләр, киемнәремне тикшерәләр. Менә бер кызчыкның үземә төбәлеп карап торганын тоям, әллә күзләремә, әллә йөземә карый инде. Кызчык тын гына кулын күтәрде. Рөхсәт бирү белән, миңа туп-туры карап, сорау бирде: «Апа, сезнең тешләрегез турымы, әллә кыекмы?» Кызчык утырмый, минем җавап биргәнемне көтеп тора. Ә, дим, елмаеп, бераз кыеграк торган тешемне күрсәтмәскә тырышып, менә икән нәрсәдә хикмәт! Инде мин бу кыек тешем турында оныта да башлаган идем. Искә төшерделәр. Ә сорауны җавапсыз калдырырга ярамый. «Туры!» - дип җавап бирдем, бөтен кыюлыгымны җыеп. Кызыкаем, үзенең бер тешенә төртеп күрсәтеп: «Ә менә бу тешегез кыек!» - диде һәм, үз-үзеннән канәгать булып, шалт итеп урынына утырды. Мин, игътибар итмәскә тырышып, дәресне дәвам иттем. Котылдым шикелле. Үзләре шундый акыллылар тагын, уйлый беләләр, дөрес кенә итеп җавап бирәләр. Болар белән эшләп була, дип шатланам. Ә, юк икән, әнә бер малай, партада утырган килеш сикергәләп алды да аннан соң бөтенләй юк булды. Бер заман парта кырыеннан аның башы күренде. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Бусы тиктормас икән, аны кызыксындыру өчен берәр әмәл эзләргә кирәк булачак. Калганнары тыныч кына утыра. Мин дә тынычланып киттем. Әмма бу халәт озакка бармады. Иң арткы партада утырган икенче бер кыз кулын күтәрде. Сизеп торам, бусы да берәр сүз әйтәчәк, тик дәрес темасы буенча булмады бу сорау да. «Апа, сезгә ничә яшь - 13ме, әллә 31ме?» Чынлыкта ничә яшь икәнен әйтү кирәк түгел дип уйлыйм, югыйсә, болар мине бөтенләй дус кызлары итеп бетерәләр бугай инде. «Берсе дә түгел, шуларның уртасында», - дидем. «Ә, - дип нәтиҗә ясагандай итте кызый, - алайса, 31 инде». Ул үзенең зирәк сүз әйтүеннән бик канәгать калып, урынына утырды, күршесенә башын селкеде, әйттем ич, янәсе, утыз бер инде.
Уеннар да уйнадык, көйләр тыңладык, рәсем дә ясап өлгердек. Кыңгырау шалтырады. Рөхсәт сорап, коридорда көтеп торган әниләре янына ашыктылар. Шунда, артымнан килеп, берәү кочаклап алды. Теге парта астын яратучы малай икән. Башын миңа салды, сыйпавымны көтә бугай. «Апа, сез тагын безне укытырсызмы?» - диде ул, үзенең гамәлләре өчен гафу үтенгәндәй. Бу аларның мине үзләренең укытучылары итеп кабул итүләре иде. «Әлбәттә!» - дидем, ташбашның башыннан сыпырып».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: