Шәһри Казан

Алдан кисәтергә иде

Әлеге дә баягы, киңәш бирү теләге белән язам. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 21 декабрь кичендә «Йөзек кашы» әсәрен күрергә насыйп булды миңа. Театрдан чыкканда күңелемне соклану хисләре генә биләде дип әйтә алмыйм. Фикерләремне сезгә дә җиткерим.

Реклама

Танылган язучы Фатих Хөсни әсәре ул. Режиссер Лилия Әхмәтова Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча куйган аны. Үзеннән-үзе сорау туды күңелдә: мәгълүм әсәрне сәхнәләштерү отышлы килеп чыктымы икән?
Авыл яшьләре күрсәтелде анда. Айдар һәм Вәсилә исемле егет белән кызның мәхәббәт тарихы дисәң дә ярый әлеге әсәрне. Аларның яшь чакларын күрәбез башта сәхнәдә. Әйтергә кирәк, бик тырышып уйнады артистлар яшүсмерләрне. Кызу-кискен хәрәкәтләре дә, ярты-йорты сүзләре дә нәкъ шул яшьтәгеләрнеке... Әмма нәрсәдер ышандырмый, нәрсәдер җитеп бетми кебек иде сәхнәдә. Хат-хәбәрләр йөртүче Ниса түти һәм баш персонажның атасы белән әнисе сәхнәгә чыккач, барысы да аңлашылды. Менә бу өлкән геройларны уйнаучы өлкән артистлар шундук сәхнәне тутырды. Юк, алар ду килеп чабышып йөрмәделәр. Кыска гына вакытта ике-өч җөмлә әйтүләре дә җитте - бөтен игътибарымны үзләренә җәлеп иттеләр... Әйе, яшүсмерләрне сәхнәдә күрсәтү җиңел түгел. Балигъ булмаган үсмерләр театр һәм, гомумән, әдәбият өчен отышлы тема түгел, дисәм, минем белән килешерсез дип уйлыйм. Ә бу сәхнәдә аларга, әйтер идем, артык күп вакыт бирелә. Киңәшем дә шул: баш геройларның 15 яшьтәге чаклары кыскартылып бирелсә, һичшиксез, спектакль отар иде.
Ул чагында сәхнә вакытын нәрсәгә сарыф итәргә соң, диярсез. Ә аңа мөмкинлек бар анда! Әйткәнемчә, төп вакыйга Айдар белән Вәсилә арасындагы мәхәббәт бит. Тик кайда соң ул хис? Айдар 15 яшендә гашыйк икән инде, аның дәвамы кайда? Югыйсә егет үсә, шахтада да эшләп дөнья күреп кайта, кызны беренче күргән көннән берничә ел вакыт уза... Егет белән кыз менә шулай җитлеккәч, алар арасындагы мөгамәләне җентекләп күрсәтү, һичшиксез, кызыклы булыр иде. Югыйсә, вакыйгалар бик күп, ә ике йөрәкнең үзәк вакыйга булырга тиешле мәхәббәте юк та кебек. Кайда соң ул? Ә Вәсилә кайда? Аның да хисләрен күрсәтү кирәктер бит инде. Мәсәлән, кай арада Вәсилә үзен урлатырга ризалыгын бирә? Гомумән, ни өчен качарга килешә соң әле ул? Беләбез бит инде: элекке заманда татар кызы әти-әнисе сүзеннән чыкса, ул - фаҗига!
И-и, нигә аптырарга инде, Фатих Хөсни әсәре буенча болай да барысы аңлашыла ич, диярсез, бәлки. Укымаган кеше нишләр? Ул чагында афишада да, «Йөзек кашы»ның төп вариантын укып керү мәҗбүри, дип кисәтергә иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: