Шәһри Казан

Алып батырның яңадан тууы

Рабит Батулла моннан өч ел элек «Елан Тау» дигән җыентыгын миңа бүләк иткәндә: «Фатих бәй, башкасын әйтмим, болар арасында «Алып батыр маҗаралары»н булса да укысаңчы!» - дип үтенгән иде. Мин аны бик мавыгып, дулкынланып, ләззәтләнеп, хозурланып, моңланып укып чыктым һәм шундук үзенә шалтыраттым, чөнки әсәрне төрекчәгә тәрҗемә итү теләге күңелемә...

Реклама

Узган елның ноябрь азагында, әдипнең өенә барып: «Рабит абый, мин «Алып батыр маҗаралары»н тәрҗемә итми булдыра алмыйм. Рөхсәтегез булса, мин бу эшкә алыныр идем», - дидем. Бу тәкъдимгә әдип үзе дә бик сөенде. Әлеге сөйләшүдән соң мин канатланып кайтыр юлга чыктым. Автобуста барганда, «Батулла абыйның 1 апрель көнне 75 еллыгына багышланган иҗат кичәсе үткәреләчәк. Бу әсәрне тәрҗемә итеп, Төркиядә бастырып чыгарып, шул кичәдә сәхнәдә кулына тапшыра алсам, бу аңа бик күркәм бүләк булыр иде», дигән уй бөтен барлыгымны биләп алды.
Мин өйгә кайткач, дулкынланып, әлеге уй-фикеремне ашыга-ашыга аңа җиткердем. Ул моңа шаккатты: «Өлгерә алырсыңмы икән?» - ди. Тиз генә Әнкара шәһәрендәге «Бәнгү» нәшриятының хуҗасына чыгып, бу хакта әйттем. Ул: «Тәрҗемәгез март башында безнең кулда булса, 1 апрель көнне кулыгызда булырлык итеп әзерләрбез, боерган булса», - дип, мине сөендерде.
Әлбәттә, бу эшне өч айда башкарып чыгу мантыйкка сыймый торган хәл иде. Көне-төне үзеңне аямыйча, бик күп нәрсәләрдән үзеңне мәхрүм итеп эшләүне таләп итә иде. Мин иң беренче эш итеп Раббымнан бу авыр эшне башкарып чыгарга ярдәм итүен сорап, җиң сызганып, тәрҗемәгә тотындым. Шундый дәртләнеп тәрҗемә итә башладым ки, хәтта үзем дә шакката идем бу хәлгә... Мин һәр маҗарада Алып Бәргән белән янәшә атлыйм. Берзаманны Батулла абыйга да хәтта «Батыр бабай» дип эндәшә башладым (әле дә шулай эндәшәм).
Бу юлы тәрҗемә иткәндә мин үземчә бер хакыйкатьне дә ачтым бит әле - роман, әкият, хикәя язу кешегә Аллаһ тарафыннан тумыштан ук бирелгән сәләт һәм аны иҗат итүчеләр - чын мәгънәсендә архитекторлар... Ә мин фәкыйрегезнең хезмәте шул архитекторларның төзелешендә ком ташу, кирпеч ташудан гыйбарәт... Уйлыйм да, уйлаган саен шаккатам! Батыр бабай «Алып батыр маҗаралары»н язган сиксән икенче елда мин туган шәһәрем Каһраманмараш урамнарында чабып йөри торган җиде яшьлек бала булганмын. Ә бүген мин аны Казанда яшәп тәрҗемә итәм һәм минем кызым Рауза җиде яшендә...
Тәрҗемә нәшрият сораган вакыттан алда, февральнең уннарында төгәлләнде. Эшемне нәшриятка җибәрдем, алар сүзләрендә торды, китапны вакытында бастырып чыгардылар. Шулай итеп, минем, 1 апрель көнне Камал сәхнәсеннән төрекчә «Алып батыр маҗараларын» Батыр бабайга тапшырырга насыйп итсәңче, Раббым, дигән теләгем тормышка ашты.
Бу авыр эшне башкарып чыгуда хатынымның да өлеше зур булды. Аның ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыга алмас идем.
Батыр бабай! Раббыбыз сиңа һәм хәләл җефетеңә, балаларыңа сау-сәләмәт, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен! Һәрвакыт милләт бәхете өчен янып-көеп яшәргә язсын Сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: