Шәһри Казан

Америка ачабызмы?

«Шәһри Казан» газетасында (№41, 15.04.2014) «Казанда мәхәббәт паркы барлыкка киләчәк» дигән язманы укыгач, «бар әйберне яңадан ясау кирәкме икән?» дигән уй килде. Яшьләр - «Яңа өйләнешүчеләр» паркы безнең Казаныбызда бар бит. Аңа инде 1960 еллар ахырында нигез салынып, зур парк булып үсеп җиткән иде. Болганчык елларда (1990-2000) ташландык хәлдә булса...

Реклама

Бу «Молодежный парк» 1000 еллык Казаныбызның яңа бистәсендә - Татарстан белән Девятаев урамнары арасында, Иделдән ерак түгел, бер ягы тимер юл белән чикләнә.
Равил әфәнде Габдрахмановка да тәкъдимем бар. Әгәр Сезнең паркка яңалык кертергә планнарыгыз бар икән, барып карап (җир сорап түгел), тәкъдимнәрегезне шәһәр мэриясенә бирә аласыздыр. Парклар күп алар, аларны тиешенчә карап, саклап тору гына чамалы. Яшь парларга агач утырту, йорт салу, бала үстерү - Коръән буенча да фарыз гамәл. Аны агач утырту айлыкларында кирәк урыннарга утыртып та буладыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: