Шәһри Казан

Анда «Шәһри Казан»ны уку әсбабы буларак кулланалар

Газетабызның юбилее уңаеннан безне Дәрвишләр бистәсенә, 11 нче татар гимназиясенә кунакка чакырдылар.

Анда баргач, сыйныфларда элмә такталарда үзебезнең газетабызны күреп и куандык. Бактың исә «Шәһри Казан»ны биредә, уку әсбабы кебек, дәресләрдә кулланалар икән. Телен, бизәлешен бик яратабыз, диделәр. Мәктәпнең татар теле укытучысы Зөләйха Хафизова үзләренең эш алымнары турында сөйләп, хәйран калдырды. Мондый мәктәпләр, укытучылар күбрәк булса иде ул.

Без дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда күбрәк вакытлы матбугат чараларына мөрәҗәгать итәбез, укучыларның татар матбугаты белән кызыксынуын, мавыгуын даими күз уңында тотабыз. Бу укучыларга газета һәм журналлар укуны, массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими кызыксынып баруны гадәткә кертергә ярдәм итә.

Әле күптән түгел генә булган «Шәһри Казан» газетасында башисемнәр бирелеше» дигән темага әңгәмә берәүне дә битараф калдырмады. Канатлы гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәргә нигезләнгән, үзенчәлекле мәгънә яшеренгән башисемнәргә иң элек күз төшә. Шулай ук газетаның фоторәсемнәргә бай булуын да, соңгы елларда яшәреп, «текәләнеп» китүен дә, заман белән бергә атлавын да искәрттеләр укучылар. Иң ошаганы - газетаның теле. Кайбер басмалардагы кебек аңлаешсыз, гомумкулланылышта булмаган сүзләр белән чуарланмаган.

Реклама

«Шәһри Казан» журналистлары белән очрашуда укучылар кунакларны сорауларга күмделәр.

Укучыларның активлыгын, иҗади эшчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерүгә, белем һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән төрле иҗади биремнәр, эш төрләре кулланыла.Мәсәлән, «Әгәр мин баш мөхәррир булсам..», «Әйтер сүзем бар», «Мин башкача уйлыйм» кебек темаларга иҗади күнегүләр, рольле уеннар, иҗади осталык мәктәбе, әдәби кунакханә, матбугат конферециясе һ.б. чаралар кулланыла. Иҗади якын килеп эшләгәндә генә балачак хыяллары чынга ашар. Мәсәлән, «Илнең киләчәге матур булсын өчен, мин ниләр эшли алам?», «Гаиләм язмышы - илем язмышы», «Тел язмышы кем кулында?» дигән темаларга укучылар эссе яздылар. Яраткан укытучылары, әдипләре, журналистлар хакында портрет-очерк язу, хисләрен шушы жанрда ачу да укучыларга ошый.
Укучыларны вакытлы матбугатка яздыру бик мөһим. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, берничә исемдәге газета-журнал алдырабыз. Дәресләрдә укучы үзе алган газетаның бер санына рек­лама ясый.

Газета мөхәррире, күренекле журналист ролендә булып, укучылар язган шигырь, мәкаләләрне редакцияләү, газетада чыгарырга дип «рөхсәт бирү» кебек практик уеннар да аларга бик ошый. «Үткен каләм остасы», «Минем яраткан журналистым», «Яшьләр тормышын яктырткан иң шәп язма» кебек темаларга түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр, иҗади эшләр уздырабыз. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүдә матбугат белән кызыксынуның әһәмияте зур. Һәр иҗат җимешен вакытында күрә белеп, ярдәм итеп, юнәлеш биреп тору мөһим. Түгәрәк утырышларында укучылар үзләре шигырь, әкият китапчыклары чыгаралар. Аларның баш мөхәррире, җаваплы сәркатибе, корректорлары да - укучылар. Мондый эшләр эзсез югалмый. Һәр елны диярлек, укучыларыбыз КДУның татар журналистикасы, татар филологиясе бүлекләренә укырга керә. Үрнәк алыр кешеләр булганда, хыял-максатларга ирешү дә җиңелрәк.





Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: