Шәһри Казан

Андый шәхесләр булганда, татар югалмый

«ШК»ның 9 апрель санында Рәис Идрисовның «Мәхәббәт һәм күз яшьләре» дигән бәяләмәсен укыгач, «Ватан белән хушлашу» һәм «Күк капусы ачылганда» дигән фильмнарга карата үз фикеремне белдерергә булдым. Миңа да әлеге фильмнарны карау насыйп булды.

Реклама

Беренче картина Р.Нуриевның 1992 елда соңгы тапкыр Казанда булуы турында сөйли. Анда замандашларының хатирәләре дә яңгырый. Фильмның төшерү төркемендәге кайбер кешеләр атаклы биючене чынлыкта да күргән. Мәсәлән, рәссам Ленар Гыйльметдинов бу вакытта театрда эшләгән.
Фильмны әзерләүчеләр әлеге шәхес турындагы фильмнарны Казан шәһәрендә бик аз төшерүләренә борчыла. «Хәзер биюченең юбилеена күп фильмнар әзерләнә. Тик аларда Казан шәһәре йә бөтенләй телгә алынмый, йә бер-ике сүз белән генә әйтелә, - дип белдерә фильмның режиссеры Фәрит Дәүләтшин. - Шуңа да Рабит абыйның аның тамырлары моннан булуын кызыклы итеп күрсәтәсе килде. Без Мәскәүнең Зур театрында төшерелгән Р.Нуриев турындагы видеоматериалларны шәхси архивлардан таптык».
Әйтергә кирәк: әлеге ике фильм да дәүләт ярдәме белән төшерелә. Инде төшерү төркеме Рудольф Нуриевның балачагы, яшьлек еллары, чит илдәге тормышы турында Рабит абый язган нәфис фильм төшерә башлаган, тик тукталып калган. Һаман да шул финанс ягына барып төртелә. Ләкин Рабит Батулла фильмнар төшерер өчен ярдәм булыр дип көтә.
«Күк капусы ачылганда» дип исемләнгән фильм - тарихи экскурслары булган хәзерге заман картинасы. Ул икенче мәртәбә күрсәтелә. Тик әлегә фильмны прокатка бирү буенча кыенлыклар килеп туган. «Рабит абый фантазиягә бик бай кеше, - ди фильмның режиссеры Ф.Дәүләтшин. - Аның фантазияләре дә гадәти түгел. Күк капусы ачылуы һәм Тукайны очрату. Бер карасаң, монда әллә ни авырлык юк кебек».
Шунысы куанычлы, әлеге фильмнар гади тамашачы күңеленә бик хуш килде. «Кино үлә, патриотизм югала, дип сөйлиләр. Бу фильмны күп кеше күрү безнең кинематография һәм интеллигенциябезнең яшәве турында сөйли. Татарларның да, русларның да күңелләренә хуш килә, сорауларны ачык һәм дөрес итеп куя торган фильм төшерүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу - бик зур адым. Картинада «Туган тел» җыры яңгыраганда, тамашачыларның күзләренә яшь тулды», - дип әйтте Айдар Садыйков.
Чыннан да, тамашачының татар телендәге фильмнарга сусавы ачык күренә. Тамаша залында бик күп кешенең басып каравы шуның турында сөйли. Фильмнар тәмамлангач та, халык кайтырга ашыкмады. Тамашачылар соклануларын җиткерде, сораулар яудырды. Битараф калучылар юк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: