Шәһри Казан

Андый сорау бирмә...

Туган ягым Апас төбәгенә (Иске Әнәлегә) кайткач, авылдашларым, сыйныфташларым белән очрашканда, яңалыклар турында үзара сөйләшеп, әңгәмә корабыз. Кызыксынган сорауларым байтак.

Реклама

Сыйныфташым Хәйдәр Мифтахов белән очрашу вакытлары әле дә күз алдында (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын). Ул, Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар буе Апас урта мәктәбендә тарих фәнен укытты. Аның: «Мин институтта белем алганда, татар халкы тарихын укытмадылар, чын тарихи-мәдәни мирасыбыз турында китапханәләрдә дә мәгълүмат алып булмады, чөнки китаплар, газеталар һәм журналлар татар халкының үткәне хакында дөреслекне язмыйлар иде. Демократия җилләре исә башлагач, дәресләрдә «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» һәм «Татар иле» газеталарын, «Мирас» журналын еш файдаландым. Тарихыбызга ихтирам, милли үзаң тәрбияләү өчен, укучы балаларны шәһре Болгарга өч тапкыр алып бардым. Ул турыда районыбызның «Йолдыз» газетасында мәкаләләрем дә басылды», - дигән сүзләрен һич онытасым юк. Сыйныфташымның фикере белән тулысынча килешәм. Татарның чын тарихын мәктәпләрдә дә, институтларда да укытмадылар шул.
...Апас урта мәктәбендә безне тарихтан Мәсрүрә апа Госманова укытты. Ул чакта дәреслекләр юк иде, ул сөйләгәннәрне язып кына бардык. Тарихи сораулар бирергә ярата идем. Бер дәрестә укытучыбызга: «Мәсрүрә апа, сез һаман рус халкы тарихы, аларның патшалары турында гына сөйлисез, бер дә татарларны искә алмыйсыз. - Бабаларыбызның да тарихы бар бит. Дәү әнием берничә ел инде Идел буендагы шәһре Болгар дип аталган җиргә бара. Ул аны изге җир дип атый. Анда баргач, догалар укыйлар икән. Әйтегез әле, шәһре Болгар нинди җир соң ул, нигә дәү әнием аны изге җир дип атый икән?» - дип сорау бирдем. Укытучымның җавабы кыска булды: «Андый уйлар белән башыгызны катырмагыз», - дип ачуланып та алды. Мәсрүрә апа күңелебездә сөйкемле, таләпчән укытучы булып сакланып калды, урыны җәннәттә булсын.
Татар халкының чын тарихын язарга омтылыш булганда, Совет хөкүмәте тарафыннан кырыс чаралар күрелеп килде. ВКП(б) Үзәк комитетының 1944 елның 9 августында «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карар кабул итүе - моңа бер генә мисал. Игълан ителгән әлеге карарда «Идегәй» дастанына «ханнар һәм феодаллар эпосы» дигән тискәре бәя бирелгән. Нахакка җәберләнгән бу рухи җәүһәр узган гасырның 90 нчы елларында гына халкыбызга кабат әйләнеп кайтты.
«Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк!» - диләр. Шуңа күрә, үткәнебезгә генә түгел, киләчәгебезгә дә битараф булмасак иде!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: