Шәһри Казан

Җанны бүлгәләгәч, ни кала?

«Шәһри Казан»ның 6 июль санында Сәгъдулла агайның «Бәйрәмнең тәмен җибәрмик инде» исемле язмасы дөнья күрде. Олы кеше никадәр әрнесә дә, җаны елап торса да, ипле генә, юллы гына итеп милли бәйрәмебезнең асылын җуймаска өнди. Аксакал хәбәрчебезнең телен-стилен яхшы белгәнгә күрә, биредәге сүз вә җөмләләрнең айсбергның күренеп торган өлеше генә икәнен...

«Шәһри Казан»ның 6 июль санында Сәгъдулла агайның «Бәйрәмнең тәмен җибәрмик инде» исемле язмасы дөнья күрде. Олы кеше никадәр әрнесә дә, җаны елап торса да, ипле генә, юллы гына итеп милли бәйрәмебезнең асылын җуймаска өнди. Аксакал хәбәрчебезнең телен-стилен яхшы белгәнгә күрә, биредәге сүз вә җөмләләрнең айсбергның күренеп торган өлеше генә икәнен чамалап укыдым. Бәлки әле, «Татмедиа» белән бер елга гына төзелә торган килешү срогы чыгуга ук куып чыгармасыннар тагы дип, редакция хезмәткәрләре дә Сәгъдулла Әнәленең кайбер фикерләрен сөннәткә утыртканнардыр, дигән уй да күңелгә килде. Ничек кенә булмасын, безнең күпләребезнең әллә кайчаннардан бирле җаннарын әрнетеп торган мәсьәләне гавам хөкеменә чыгарган олы тормыш тәҗрибәсе туплаган зирәк аксакал сүзенә колак салмау һич югында күрә караулык булыр иде. Юньлерәк илләрдә ил башлары, ниндидер карар кабул иткәнче, илнең Аксакаллары белән киңәшә бит.
Милли бәйрәмебезне милләтнең үз телендә алып бармау исә бәйрәмнең тәмен генә түгел, яшәүнең ямен үк бетерә. Татар милләтенең рухын, телен танырга теләмәгән затлар ничек итепләр җан, рух тантанасында кинәнергә мөмкиндер? Өстәп әйтәм: бәйрәм ул - җан, рух тантанасы. Ә җаннар исә фәкать туган телләрендә генә сөйләшәләр. Татар халык шагыйре Равил Фәйзуллин моннан ничә дистә ел элек инде, җанны тәрҗемә итеп булмый, дигән иде һәм аның бу сүзләре белән килешмәгән бер генә татарны да белмим мин. Килешмәскә тырышып караганнары да башларын тормыш катысына, язмыш ташына бәреп ваткач, һушларына киләләр, тик инде соң була: язмышлар яралана, гаиләләр таркала, балалар ятим кала, кешеләр ата-аналарын, әби-бабайларын, туган авыл, авылдашларын, хәтта талларына кунып сайраган кошларын югалталар... Әллә шулардан башка кеше бәхетле була аламы?
Сабан туе. Әйе, һәр авыл, андагы олысы-кечесе катнашканда гына чын бәйрәм була ул. Сабан туе мәйданында милләтнең киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Сабан туе һәр авылның батырын барлый, кардәш-туганнарны очраштыра, егет-кызларны таныштыра, кавыштыра, милли гаиләләр барлыкка килә.
Сабан туе - җаннарга ачкыч ул! Еллар буе гомер буе тырышып та, ачылмаган җаннар нәкь Сабан туе мәйданына сикереп чыгып бии-җырлый, үзенең барлыгын милләтенә күрсәтә.
Әнә шундый бөек кодрәт ул милләт өчен Сабан туе!
Мин быел Казан Сабан туена чыкмадым. Аннары мин Сабан туеның шәһәр бәйрәме була алуына бик шикләнеп карыйм һәм Сабан туе мәйданын профессиональ артистларга бирүгә дә. Башкалада булса да, ул Сабан туе фестивале рәвешендә һәм авыллардан җиңеп килгән һәвәскәр артистларга да әҗере тиярлек итеп түләүле залларда үтәргә тиештер. Бу исә талантларны табуның да бик тә табигый процессы булыр иде.
Әгәр 2012 елның декабрендә дөнья бетми калса, Сабан туеның чын милли бәйрәм итеп үткәрелүенә ышанычым бар әле минем.
Сабан туе - милләт җанының гамьле моң, моңлы гамь, җан тантанасы булып ташып чыгуы ул. Инде аны да бүлгәләсәк, «ваклап сата башласак», ни кала тагы?
Милли бәйрәмнәр - һәр милләтнең җан ачкычы һәм аны башка берни белән дә алыштырып та булмый!

Реклама

Җан мәйданнарда ачыла!
Әй, күңелләрнең чишелгән,
очынган мизгелләре!
Кояшы сүнгән күзләрнең
очкынланган көннәре!
Ялтырап кояш чыгуы
болытлар арасыннан,
Бәгырьнең аралануы
әрнүле ярасыннан!
Бар дөньяга түгелүе
кояшлы сагышларның,
Кушылуы бер-беренә
җан-канат кагышларның!
Тургайларның бер мизгелгә тынып
тыңлап торуы...
Сабан туең гөрли илдә - ата-баба ыруы!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: