Шәһри Казан

Җансыз авыл

Бу авылга күптәннән барасым килеп йөри идем, әмма кыш көне анда керү мөмкин түгел, язын - пычрак, ниһаять, юллар рәтләнгәч, Бәби авылына юл тоттык. Биредә өч-дүрт ел элек бер бабай яши иде әле, ә хәзер авыл җансыз, Бәбидә берәү дә тормый.

Күңел авылга тарта
Авылга керү юлы куе озын үлән белән капланган,кайбер урыннарда чытырманлык, берничә урында күренер-күренмәс кенә җәяүле сукмагы бар. Бәбигә кергәч, үзебезне табигатьнең иң гүзәл почмагына килеп эләккәндәй хис иттек. Өздереп кошлар сайрый, бар җирдә яшеллек, бөдрә талларның ябалдашлары җиргә үк тигән, машина, кеше тавышлары юк, тыныч. Ирем: « Бу авылда берәү дә яшәми инде», - дип, Бәби тарихын гына сөйли башлаган иде, урам башында үлән йолкып йөргән тавыкларны күреп туктап калдык. Димәк, авылда кемдер бар... Җәйгә булса да туган нигезләрен онытып бетермәүчеләр, ахры. Тавык хуҗаларын эзләп, эчкәрәк уздык. Рәшәткә башына урын-җирләре киптерергә эленгән кечкенә генә йортны күреп, шунда юл тоттык. Йортның хуҗасы Тәнзилә апа Загирова шушы авылда үскән икән. «2011 елда Казаннан Кама Тамагына кайтып төпләндек. Ләкин анда җир биләмәбез юк, фатир, күңел бакчага тарта бит, шуңа, беразга монда кайтырга булдым. Әнә, азрак яшелчәләр утырттым», - дип сүз башлады ул. Җәйгә авылда 3-4 хуҗалык җанланып ала икән үзе. Берсе печән чабар өчен кайта. Икенчесе монда умарталарын карарга килеп китә. Авылда кибет юк, азык-төлек, кирәк-яракларны алып кайтырга менә шул умартачыга әйтеп җибәрә икән авылдагылар. Бәбигә газ, су кермәгән, газ балоннары тотабыз, ди Тәнзилә апа. Ә суга чишмәгә йөриләр. Аның каравы, телевизорлары күрсәтә, радиолары сөйли, кесә телефоны тота.

Реклама

Эт тә юк, мәче дә
Авылда бердәнбер чыбыклы телефон ул - Хәмит абыйныкы. Вәлишиннар гаиләсе Бәбидә озак еллар берүзләре генә яшәгән. Шулвакыт, ул-бу була калса, дип, телефон кертеп калдырган булганнар. Хатыны вафат булгач, Хәмит абый да кызы янына Казанга күченеп киткән. Кышын авылга керү бөтенләй мөмкин түгел, юллар чистартылмый, кибет юк, авырып китсәң, шәфкать туташы да Бәбигә керә алмаячак. Шул шартларда да Хәмит абый ничә ел яшәгән әле авылда. Хатыны авырып торган. Ул чакта яшьрәк булган, хәзер инде Хәмит абыйга 85 яшь. Кышларга авылда калырга куркыта.
Хәмит абыйларга керә алмыйча озак азапландык. Ишеген эчтән бикләп куйган. Йортка керү әмәлен эзләгән арада, Хәмит абый бакчасындагы бер чүп бөртеге күренмәгән суган түтәлләренә, борычларына исем китеп карап тордым. Кем утыртты икән боларны? Тәрәзәгә шакый торгач, хуҗа үзе дә чыкты. Баксаң, бабаебыз барысын да үзе эшләгән икән, ул гына да түгел, бәрәңге дә утырткан быел, тавыклар да аныкы, әле менә балалары помидор үсентеләре алып кайтырга тиешләр ди. «Бәрәңгесен утыртам инде, әмма булмый шул, инде менә дүрт еллап юньле бәрәңге күргәнебез юк - йә пешеп китә, яңгыры юк бит», - ди ул. Аннары: - Ун тавыгым, бер әтәчем бар, аларны көзгә кадәр асрыйм инде, йомыркасы, ите дигәндәй, файда бит, - дип дәвам итә. - Ишекне көндез дә бикләп куям, кеше яшәмәгән авылда кем йөрмәс,түтәлләргә сибәргә, эчәргә суны Тәнзилә күршем алып кайтып бирә, рәхмәт аңа, эт тә, мәче дә юк монда, төлкеләр күренгәли, диләр, үземнең очратканым юк, кеше булмагач та күңелсез, сөйләшергә дә адәм юк бит, телевизор карап та туйдыра, шулай да Казанда да дүрт стена арасында ятасы килми, туган нигез сагындыра».

Ник китәсез авыллардан?
Тарихи чыганакларга караганда, Кама Тамагының Бәби авылы XVII гасырда ук барлыкка килгән. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Ике җил тегермәне булганлыгы билгеле. Ике бай - Мөхәммәтзакир белән Зәйнетдин сәүдә иткәннәр. Авылның үз мәчете, мәктәбе, клубы булган. «1961 нче елда авылда 50ләп хуҗалык бар иде әле, - дип искә ала Тәнзилә апа. - Каенатам Мөдәррис Мозаффаров хәтерләвенчә, 1997 елларда авылда 4-5 ат тотучы, сыерлар асраучы хуҗалыклар булган, берара Бәбидә куян фермасы да гөрләп эшләп алган. 2006 елда биредә 21 кеше яшәгән. Ләкин яшьләр авылдан акрынлап китеп барган, олы яшьтәгеләр үлгән, нигезләренә кайтучы булмаган, шул рәвешле, башта урамнар, аннары авыл ук беткән. Урамда рәте белән үле йортлар: кайсы җиргә иңеп бара, араларында таза, әле яшәрлекләре дә бар. Кайбер урамнарга хәтта урам исемнәрен дә язган иткәннәр. Авылның үзәгенә әйләнгән Тәнзилә апа белән Хәмит абыйның йорты тирәсендә, авыл башындагы тагын бер-ике йорт ишегалдында гына үлән тапталган. Башка урамнарга кеше аяк басмаган, билдән печән. Бәбинең кырлары хуҗасыз түгел анысы, агроферма чәчүлек җирләрен бер ел да утыртмый калдырганы юк.
Авылдан чыгып барганда чишмәгә туктадык. Ул агач бүрәнәләрдән эшләнгән йорт эчендә, әмма бу корылма нык искергән, бер якка кыйшайган, чишмәгә су алырга керсәң, өстеңә ишелеп төшәр сыман. Кеше яшәмәгән авылда, чишмә ясатуны бәлки кемдер кирәксенмәстер дә... Әмма җансыз авылны сакларга тырышучы ике кеше өчен булса да чишмә - яшәү чыганагы. Савап өчен булса да җирле үзидарә кайгыртсын иде Бәби чишмәсен, авылдан чыккан хәллерәк кешеләр дә кайтып рәтләсен, чистартсыннар иде аны.
Сандугачлар сайравын бүлдереп тартар кошы кычкырып җибәрде: тар-тар... Әйтерсең лә торган урының тармы, алайса, уян татар, йоклама татар, дияргә тели иде ул... Үзебезнең битарафлыгыбыз аркасында татар авыллары, чишмәләр әнә шулай мәңгегә йокыга талмасын иде...

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, авылдан кешеләр мондый сәбәпләр аркасында китә:
78 проценты - эш шартлары начар булганга;
69,2 проценты - хезмәт хакы түбән булу аркасында;
57,7 проценты - белем алу нияте белән;
50 проценты - кызыклы ял итү шартлары булмаганга.
Бәбилеләр үзләре исә, юл начар булганга авылдан китүчеләр күп булды, дип тә өстәделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: