Шәһри Казан

Аның кебек фидакарьләр сирәк

Интернет челтәрендә «9 июль иртәсендә Дагыстанда журналист Әхмәтнәби Әхмәднәбиев атып үтерелгән» дигән хәбәрне укыгач, узган ел Рамазан ае башланасы көнне Вәлиулла хәзрәт Якуповның фаҗигале үлеме кылт итеп искә төште.

Реклама

Дагыстан җирендә мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Шөкер, Татарстанда быел Рамазан аена барыбыз да исән-имин аяк бастык. Казанда Универсиада ярышларын да хәвеф-хәтәрсез генә, Бостон вакыйгаларын кабатламыйча ачып җибәрдек. Берүк, күз генә тимәсен, алга таба да барысы да матур үткәрелеп, бу зур чараны яхшы кәеф белән йомгаклап куярга насыйп булса иде!
Рамазан ае башланган көн белән исәпләгәндә, Вәлиулла хәзрәтнең үлеменә дә бер ел вакыт узган. Күптән түгел ТР Мөселманнары диния нәзарәтеннән шалтыратып, хәзрәт турындагы хатирә-истәлекләр белән бүлешүемне үтенделәр. Үтә игътибарлы, алдынгы карашлы, идеяләргә бай, һәр файдалы фикерне губка сыман сеңдерүчән, ял, йокы кебек төшенчәләрне белмәүче, эшлекле кеше буларак исемдә калды ул. Мин Якуповның үзен иң әүвәл хәзрәт түгел, ә актив интернет кулланучы буларак ачтым. Хәер, моңа кадәр «Иман» нәшриятында басылган дини китаплар һәм телевизор экраны аша «читтән торып» аны белә идем. Беркөнне ул «Вконтакте» социаль челтәре аша дуслыкка гариза җибәрде һәм шәхси хат аша дини юнәлештә язылган шигырьләремә үзенең бәясен җиткерде, аларны үзенең интернет-ресурсларына урнаштырырга рөхсәт сорады һәм бу юнәлештә алга таба да иҗатны дәвам итәргә чакырды. Баксаң, интернетта аның «musulman.su», «tayanallaga.ru» кебек сайтлары эшләп килә икән. Анда ул әдәбият блогында шигърияткә дә шактый урын биргән, төрле язучыларның дини төсмерле эчтәлектә булган шигырьләрен табып урнаштырган. Аралаша торгач, мин аның шактый гыйлемле, матбугатта басылып килүче язмалардан, яңа дөнья күргән әдәби, тарихи китаплардан хәбәрдар булуына игътибар иттем. Ул миңа үзенең «Иман» нәшриятында шигырь җыентыгы бастырырга да тәкъдим ясады, әмма мин бу мәсьәләдә ашыгырга кирәкмәүне әйттем. Соңрак Вәлиулла хәзрәт «Апанай» мәчете тирәсендә урнашкан бинада узучы төрле китап тәкъдир итүләр һ.б. мәдәни кичәләргә шигырь сөйләргә чакыргалый башлады. Соңрак мин ул оештырган «Таян Аллага» әдәби бәйгедә катнаштым.
Милли һәм дини үзаңны үстерүдә аның кебек тырышып йөргән фидакарьләр һәм глобаль фикер йөртүчеләр сирәк. «Иман» нәшриятында басылган китапларны гына алсак та, Вәлиулла хәзрәтнең татар халкы өчен керткән саллы өлеше ярылып ята. Ул соңгы елларда заман таләпләре белән бергә атлап, басма продукцияне электрон форматка күчерүдә дә актив эшли башлаган иде. Дингә мәхәббәт белән сугарылган яшь милли интеллигенция булдыру турында хыялланган хәзрәт кайбер иптәшләремнең хаҗ сәфәре кылып кайтуга ирешүләренә дә сәбәпче булды.
Узган ел «Касыймия» мәдрәсәсендә хәзрәтне зурлап музей ачтылар. «Апанай» мәчетенең имам хатибы, Вәлиулла хәзрәттән мирас булып калган «Иман мәркәзе»нең җитәкчесе Наил хәзрәт Гарипов мәркәзнең эшчәнлеге хәзер дә тулы куәт белән баруын, 20 июльдә Вәлиулла хәзрәтне искә алып, ифтар мәҗлесе уздырырга ниятләүләрен җиткерде. «Иман» нәшриятын эшләтү буенча кайбер финанс кыенлыклары килеп туган иде, бүген аларны акрынлап хәл итәбез. Бу эштә ТР Мөселманнарының диния нәзарәте дә ярдәм итә. Кайбер газеталар чыгудан туктаса да, «Иман нуры», «Мусульманский мир» журналлары, «Иман», «Вера», «Мөслимә» газеталары алга таба да үз эшчәнлеген дәвам итәчәк», - ди Наил хәзрәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: