Шәһри Казан

Апа, җаным...

Кибеткә дә бармагач, анда ярты көн тәм-том, кием-салым сайлап-сайланып йөрмәгәч, нинди хатын-кыз булам инде мин? Кемне картайта, кемне яшәртә инде ул шөгыль.

Азык-төлек кибетендә җиләк-җимеш сайлыйм. Бананы, алмасы, винограды, апельсины, мангосы булды... Абау, грушаларының катылыгы, кивилары да бармак белән басып караганда ташкабак кебек. Мин сайлый торганда, өч яшьлек «терекөмешем» - кызым миннән ычкынып китәргә генә тора. Аны киндер-күкәйле, чупа-чупслы касса янындагы кәрзиннәр күбрәк кызыксындыра шул. Монда әни витамин җыя дигәч тә...
«Фи!» - дия-дия, минем янда җиләк-җимеш сайлап торган урта яшьләрдәге хатынга күтәрелеп тә карамаган булыр идем. Кызыма карап: «Синекеме бу?» - дигәч кенә, сискәнеп киттем. Берәр нәрсәсенә тигәнме әллә бала? «Минеке», - дим, каушап диярлек. «Молодец, - диде иреннәре җете кызыл иннеккә «чумган» хатын. - Үзең дә бала кебек кенә, балаңа да күз генә тимәсен». Рәхмәт, дип, тиз генә китеп барасы идем, хатынкай юлыма аркылы ук төште.
- Киңәшемне бирим әле үзеңә, - диде үзен Ирина дип таныштырган хатын. - Үзеңне менә бүгенге кебек карап кына йөрт. Болай каударлана-каударлана азык-төлек тә ташыма. Ирең ташысын. Ирең бардыр инде, ирсезгә охшамагансың...
Ирен читемә ирексездән елмаю менеп куна. Ни-нәрсәгә бәйләнде бу апа-җаным?
- Мин, бала тапкач, чүпрә камыры кебек тазардым. Ир хатын-кызга да санамый башлаган иде. Аннан бер акыллы апа киңәшен тоттым. Ябыктым, ирнең бар акчасын үземә туздыра башладым, бер авыр әйбер дә күтәрмәдем. Бер сүз белән әйткәндә, ватылмадым. Хатын-кыз хәйләкәр булырга, үзен һәрвакытта караулы йөртергә тиеш ул. Әй җанаш, синдәгедәй яшь-чибәр вакытлар тиз уза шул. Ә ирләр - гел егет. Шуңа әйтүем: үзеңне ярат, чибәрлегеңне, яшьлегеңне сакла - күтәрмә моның кадәр азык-төлек. Ирләр эшләсен, ирләр тапсын, ирләр ташысын! Син өйдә көтеп кенә утыр.
Әллә, мин әйтәм, журналистлыгым маңгайга язылган шунда - апа-җаным телефонын да бирде, кил, янәсе, язмышымны сөйләрмен. Мин ул сөйли-сөйли кәрзинемнән бушаткан җиләк-җимешемне (авыр бит, күтәрергә ярамый!) янымнан китүгә үк яңадан алып тутырдым да Мәрьям йолыккалый-йолыккалый тарткан кассага ашыктым. Ватылмыйм дип яшәсәм, иртәгә үк үләм бит мин!
Ә апа-җанымны өйгә биш сумка асып кайтып җиткәч тә искә төшереп, елмаеп йөрдем әле мин. Әй, мин әйтәм, барыбер бу тормышның бөтен яме хатын-кызда инде. Хәйләкәр дә, усал да, беркатлы да, шул ук вакытта матур да инде хатын-кыз...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: