Шәһри Казан

Арбалы әниләр

Баламны чәч бөртегеннән алып аяк бармагына кадәр яратам. «Әни кеше баласын бик нык яратырга тиеш түгел. Бераз тыела белергә кирәк», - ди миңа бер туганым, улымны шашып-шашып үбәргә тотынгач. Йөрәккә әмер биреп кара син? Үз балаңны азрак яратырга дигән кагыйдә кайда язылган икән ул? Балаңның чырык-чырык көлүеннән җанга сары май...

Реклама

Рамазаныбызны бала тудыру йортыннан алып кайткач, биләүләрен чишеп аттык та, әтисе белән икәүләп бөтен җирен күзебез белән «ашап чыктык». Аннан соң әниемә шалтыратып: «Әни, син дә безне шулай нык яратасыңмыни ул? Бөтенебез өчен дә шулкадәр мәхәббәт каян җитә синдә?» - дип сораган идем. Балабызга хәерле озын гомерләр генә насыйп ит, Раббым!
Бала үстергән чор иң татлы, иң назлы, иң тәмле һәм шул ук вакытта иң җаваплы вакыттыр. Шул ләззәтле дә, мәшәкатьле дә юлда вак-төяк проблемалары да очрап тора шул аның. Эш тәҗрибәмдә социаль темаларга кагылышлы шактый язмалар әзерләргә, төрле проблемалары булган кешеләр, авыру балалар һәм аларның әниләре белән еш очрашырга туры килде. Үзебез бала арбасы белән урамга чыккач, алар өчен бернинди шартлар тудырылмаган кайбер җәмәгать урыннарына кергәндә, биек, әле җитмәсә кыш көне кар, боз белән капланган тайгак баскычлардан арба күтәреп менгәндә тагын мең кат искә алам аларны. Ә без әле, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Баскычлардан төшәргә куркып, ярдәм итүчесе булмаган никадәр авыру өй тоткынына әйләнә бит. Соңгы елларда башкалабызда бер-бер артлы җәяүлеләр өчен җир асты, җир өсте юллары ачылып тора. Әмма аларның сыйфаты ташка үлчим. Аз гына яңгыр яудымы, су баса, «Савиново» сәүдә үзәге каршындагы җир асты кичүендә гомумән шакшы суның бетәсе юк, кайберләрендәге сасы искә чыдап була торган түгел, эшләр өчен түгел, исем өчен генә куелган лифтлар турында язып-сөйләп тә торасы юк.
Шуларның берсе турында тәфсилләбрәк язасы килә. Күптән түгел генә Четаев урамында транспорт юл чишелеше ачылды, шунлыктан светофорны алдылар, җәяүлеләр хәзер җир өсте кичүеннән йөри. Хәер, ул күптән ачылган иде инде. Әмма аннан файдаланучы гына булмады. Ачылырга да өлгермәде, идәненә җәелгән ташлары кубып чыкты, эчке өлеше ташландык бер ызбаны хәтерләтә иде. Әмма башны иң нык авырттырганы, һәм, дөресен языйм, шушы язманы әзерләр өчен кулыма каләм алырга мәҗбүр иткәне - пандуслар. Алар биредә гел юк түгел. Әгәр төгәлрәк итеп язсак, стационар пандуслар дип атала. Алар ГОСТ таләпләре буенча эшләнелә, әмма инвалид коляскалары өчен генә каралган. Шәһәр җитәкчеләре, әлеге корылма өчен җаваплы кешеләр әниләр һәм бәбиләр турында гына уйламаган. Әлеге кичүнең баскычлары бик биек. Яшермим, арбаны бала белән бергә күтәреп төшереп-менгергәнче җиде кат тирең чыга. Шәхсән үземә әлеге кичү аша бик еш чыгарга туры килми. Ә бит бакчага барыр өчен көн саен шул юл аша чыгучылар бар. Беркөнне күзәтергә махсус чыктым. Арбалы әниләр бик күп уза моннан. Барысы да зарлана. Берсе чак кына еламый, бичара. Аты-юлы белән җитәкчеләрне сүгә. «Мин икенче тапкыр әни булырга әзерләнәм. Дүрт айлык корсагым белән шушы шартларда йөрергә туры килә менә», - ди Лена ике яшьлек кызын арба белән биек баскычтан алып төшкәндә.
Әмма, ни кызганыч, әнә шулай үзалдыбызга яки бер-беребезгә сукрану-зарланудан ерак китә алмыйбыз шул без. Тротуарларда калдырылган машиналарның шоферларын да тотып җилтерәтәсе килгән чаклар аз түгел. Хәер, әниләр үзләренчә көрәшеп тә карый инде. Машинаның тәрәзә чистарткычына йә файдаланылган бала памперсы, яисә шоферның «акылга килүен» үтенгән хатлар кыстырып китә. Беркөн әнә бер әти кеше балалар мәйданчыгында калдырылган машина хуҗасы белән чын-чынлап сугышып та алды. Бала мәйданчыгы дигәннән, аларда да проблемалар җитәрлек. Хәзерге вакытта, минемчә, шәһәрдә аларга кытлык юк. Әмма сыйфаты гына аксый. Күп ишегалларында искергән, ватылган, яисә тутыккан таганнарга, карусельләргә тап буласың. Андагы тәмәке төпчекләре, сыра шешәләре, көнбагыш кабыклары, эт тизәкләре, вак-төяк чүп-чарларга да тыныч күңел белән карап булмый. Уйнарга алып чыккан балаңны шулардан саклый-саклый хәлдән таясың.
Күп вакыт ул проблемалар өй ишеген ачып кергәч онытыла да. Шулай да кайберләре турында озаклап уйланып йөрергә туры килә. Бала бүләк иткән чын бәхет янында вак-төяк кенә булып калсалар да, көнендә-сәгатендә бик тә ачуны чыгара һәм кәефне төшерә шул алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: