Шәһри Казан

Арктик узыш

Глобаль җылыну, кайбер җирләрне су астында калдыру куркынычыннан тыш, Җир шарының моңарчы тиешенчә өйрәнелмәгән һәм файдаланылмаган өлешләрен ачарга мөмкинлек бирә. Шундый җирләрнең берсе - Арктика. Үзенең эри торган бозлары һәм табигый байлыклары белән ул, галимнәргә генә түгел, сәясәтчеләргә дә тынгылык бирми. Бу җирләргә игътибар хәзер генә артып китмәде, аларны өйрәнү,...

Реклама

Майлы калҗа һәркемгә кирәк
Арктиканың күпчелек яр буйлары Россиягә караганлыктан, ул әлеге җирләр тирәсендә барган бәхәсләрдән читтә кала алмый һәм алар аның өчен мәшәкать тудырырга мөмкин. Россиянең Арктик советтагы вәкиле А.Васильев белдергәнчә, Арктиканың 90 проценттан артык табигый байлыклары аның әйләнә-тирәсендәге дәүләтләргә туры килә һәм биредә «бүлешер нәрсә» калмаган.
Әмма моның белән барысы да килешми. Күптән түгел Сингапур, Кытай һәм Һиндстан Арктик советка күзәтүче ил буларак керергә теләкләрен белдерде. Бүгенге көндә бу советка сигез дәүләт - АКШ, Канада, Норвегия, Швеция, Россия, Дания, Финляндия, Исландия һәм берничә дәүләт күзәтүче буларак керә. Совет 1996 елда Арктикада әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үстерү максатыннан оештырылган.
Бу җирләрдә низаглар китереп чыгарырлык нәрсәләр бар соң? Беренче чиратта - табигый байлыклар. Белгечләр бәяләгәнчә, җир йөзендәге углеводород запасының чирек өлеше, нефтьнең - 20, газның 30 проценты Арктика шельфына туры килә. Арктик бозларның мәйданы елдан-ел кими һәм нефть компанияләренең Төньяк боз океаны белән кызыксынуы арта бара.
Икенчесе - биредә транспорт коридоры булдыру теләге. Кытайдан Европага төньяк диңгез юлы буйлап бару башка юл белән чагыштырганда күпкә тизрәк. Бу юл әле күптән түгел генә Россия карамагында булса, бүген ул чит ил компанияләре тарафыннан үзләштерелә. Аңа, «халыкара» статусы биреп, Россия карамагыннан чыгарырга дигән өндәүләр дә ишетелгәли.
Россия сәясәтчеләре белдергәнчә, башка илләрнең Арктикага нәфесе төньяк транспорт коридоры белән генә чикләнмәскә мөмкин. Аның табигый байлыкларын бүлгәләү буенча халыкара бәхәсләр туу ихтималы зур. РФ вице-премьеры Д.Рогозин сүзләренчә, «Россия Арктикада икътисади мәнфәгатьләрен саклый алмаса, аңа гасыр урталарында бәйсезлеген югалту куркынычы янаячак». НАТОда РФнең даими вәкиле булып эшләгән чорда аңа Арктика темасын һәрбер чарада ишетергә туры килә. «Фәнни тикшеренүләргә нигезләнеп, климатның үзгәрүе һәм бозлар эреп бетү сәбәпле, Төньяк диңгез юлы ачылу турында нәтиҗәләр чыгарылды», - ди Д.Рогозин. Аның фикеренчә, биредә иминлек тәэмин итү өчен, НАТО үзенең корабларын җибәрергә мәҗбүр булачак.
Салкын җир өчен кайнар көрәш
Арктиканың җылынуын тиешенчә өйрәнеп, аны нәтиҗәле файдалану буенча Россиянең эшлисе эшләре күп әле. Белгечләр бүген Россия икътисадының 20 проценты илнең төньяк территорияләре ресурсларына бәйле дип бәяли. Әмма башкалар да йоклап ятмый, Арктика советы дәүләтләре әлеге салкын җирләрдә хәрәкәт итәргә сәләтле хәрби төркемнәрне ныгыту белән мәшгуль. Арктик узыш каршы торуга китереп чыгарса, Россиягә кыенгарак туры киләчәк. Арктик бозлар эри бару сәбәпле, илнең төньяк чик буе бөтенләй диярлек ачык кала. Чукоткадан алып Кола ярымутравына хәтле ул сакланылмый. Анда бары тик сирәк урнашкан заставалар гына бар. Шулай итеп, эреп барган Арктикада үз хокукларын югалтмау, аны үзләштерү өстенә, Россия аны әле сакларга да мәҗбүр.
Оборона министрының беренче урынбасары Аркадий Бахин узган атнада белдергәнчә, РФнең Төньяк флоты кораблары Төньяк диңгез юлы буенча походка чыккан. «Без Арктикага кабат кайттык, чөнки ул - безнең җирләр. Новосибирск утрауларында хәрбиләр көче белән «Темп» аэродромы төзекләндереләчәк, быел ук самолетларны кабул итә алачак», - ди армия генералы. Глобаль җылыну, бозларны гына эретеп калмыйча, дәүләтара мөнәсәбәтләргә дә үзенең кайнарлыгын өстәми калмас, ахры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: