Шәһри Казан

«Армиядә майдан да тәмлерәк әйбер юк иде»

Армиягә барачак танышларымны никтер гел жәллим мин. Әллә «бабайлык» дип артык куркытканга шунда, сыйныфташым, абыем, танышым китәсе булса да, тимер юл вокзалында күзләргә яшьләр тула. Поезд кузгалгач, саубуллашып болгаган куллар белән бергә чабып барган күңел аларның исән-сау кайтуын тели.

Реклама

Егет кеше күп сөйләшәмени?! Шалтыратып хәлләрен сораганда да: «Барысы да яхшы, солдат хезмәте бара», - дип җавап кайтаралар. Хезмәт ничек бара? Кемнәр белән хезмәт итә? Алар белән идарә итүче кешеләре яхшымы? «Бабайлык» бармы-юкмы? Бу сорауларга җавапларны армиядә вакытта гына түгел, егет кеше өенә кайткач та тартып алам димә. Хатын-кызлар армиядә хезмәт итсә, мөгаен, тешләрен нинди паста белән чистартканнарын да сөйләрләр иде, билләһи. Ә болардан, бар, сорап кара! Теш пастасы түгел, мөһимрәк нәрсә турында да сөйләргә ашыкмый бит алар.
Сорагач: «Гадәти армия кебек инде», - дип җавап кайтаралар. Шуңа хәзер үзем дә, барыбер сөйләмәячәкләрен белә торып, ул хәтле сорарга да атлыгып тормыйм.
Тик танышымның армиядән кайтуы сораштырырга сәбәп булды әле. Кызыксынучанлыгымны читкә куя алмадым. Гадәттәгедән артык җитдиләнеп кайткан егеттән армия тормышының бер генә мизгеле турында булса да сөйләвен сорадым.
Нияз (исеме үзгәртелде) Хәрби-диңгез флотында хезмәт итте. Диңгез дигәч тә, аның хезмәте җир өстендә үтте. Элек, студент чагында, майны өнәмәгән егет аны армиядә шулкадәр яратып өлгергән. «Аннан да тәмлерәк әйбер юк иде кебек. Баллы әйбер яраткач, беренче вакытларда баллыга интегәсең. Акча да шоколад һәм башка шуның ише әйберләргә китә», - ди ул.
Акча дигәннән, хезмәт иткән вакытта солдатларга күпмедер күләмдә акча да түлиләр. Шунысы кызык: әлеге сумма студент стипендиясеннән шактыйга артыграк та әле. Студент булганчы, солдат булырсың, билләһи! Анда бит кием-салым сатып алырга, торыр җир өчен түләргә дә кирәкми. Барысы белән дә хөкүмәт тәэмин итә. Шуңа «акча җитми» дип борчыласы юк. Көн саен шоколад ашап кына торсаң да була икән. Монысы шаяруым гына, билгеле.
Ниязның әйтүенчә, хәзер армиядә «бабайлык» юк. Булса да чамасы белән. «Бер дә ансыз булмый инде ул, - ди егет. - Үзеңне беренче көннән үк яхшы яктан күрсәтергә кирәк. Әнә, бер егет башта ук үзен ныклы итеп куя алмаганга аннан соң интекте».
Бу танышым да армиянең бөтен серле ишекләрен ачып күрсәтмәде. Әллә туган якларына кайтып киткәндә, «беркемгә берни сөйләмәскә!» дигән вәгъдә бирәләр шунда, белмәссең... Хәер, сөйләгән кадәресенә дә зур рәхмәт инде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: