Шәһри Казан

Арсланга дигән бүләк китабы

1992 елның азагында Казанда татар зыялылары атна саен диярлек тарихыбызны барлауга багышлап төрле конференцияләр, очрашулар оештырды. Аларда олпат галимнәребез Әбрар Кәримуллин, Альфред Халиков һәм башкалар актив катнашты. Тарихчы галим Гамирҗан Дәүләтшинның Идел буенда яшәгән болгарларның Киевка бара торган сәүдә юлы турында сөйләгәннәрен кешеләр бүген дә оныта алмастыр, мөгаен. С.Алишев һәм...

Реклама

1992 елның азагында Казанда татар зыялылары атна саен диярлек тарихыбызны барлауга багышлап төрле конференцияләр, очрашулар оештырды. Аларда олпат галимнәребез Әбрар Кәримуллин, Альфред Халиков һәм башкалар актив катнашты. Тарихчы галим Гамирҗан Дәүләтшинның Идел буенда яшәгән болгарларның Киевка бара торган сәүдә юлы турында сөйләгәннәрен кешеләр бүген дә оныта алмастыр, мөгаен. С.Алишев һәм А.Халиковларның татар халкының килеп чыгышы турында язганнарын ничек онытырсың?!
Очрашулар вакытында галимнәр үзләре язган китапларны да тараталар иде. Шундый очрашуларның берсендә якташыбыз Альфред Хәсән улы Халиков табадан яңа гына төшкән «Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе» дигән китабын өләш­те.
А.Халиковның үземдәге китабын кулыма алган саен, тамырларында татар каны булган И.Тургенев, Н.Гоголь, М.Булгаков кебек язучылар, А.Суворов, М.Кутузов кебек полководецлар, Денис Давыдов кебек каһарманнар турында бөтен кешегә сөйлисе килә. Яраткан язучыбыз Р.Батулланың Мө­сәгыйт Хәбибуллинның бер тарихи романы турындагы: «Патшаларга бүләк итә торган китап», - дигән сүзләрен тарихчы галим Альфред Халиковка карата да әйтеп буладыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: