Шәһри Казан

«Ата кеше – йөз мөгаллимнән, Ана кеше йөз атадан өстен»

Борынгы һинд кабиләләренең безнең эрага кадәр мең ел элек «Ману Кануннары»нда язылган бу гыйбарә Бөек Ватан сугышы ветераннары, югары белемле педагог, Татарстанның атказанган укытучысы, «Ана Даны» ордены кавалеры Сәрвәрия апа белән Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй ага Яһудиннар турында әйтелгән кебек.

Берсе - Самара өлкәсендә, икенчесе күрше Ульян өлкәсендә туган, киләчәктә Яһудиннарның зур династиясенә нигез салачак бу мөхтәрәм милләттәшләребезнең гомер юллары Аксубай-Нурлат төбәкләре белән бәйләнә.

Бу династия белән танышлыгым моннан 40 еллар элек, «Татарстан яшьләре» хәбәрчесе буларак, Аксубайга командировкага баргач башланды. Комсомол райкомы секретаре Киязым Баязитов таныштырды безне. Колхоз кебек хуҗалыкларга, гадәттә, җитәкче итеп ветврач, агроном, икътисадчы кебек белгечлеккә ия булганнарны билгелиләр иде. Сүзне мин дә Хәй Афзаловичның кайсы институтны тәмамлавын ачыклаудан башларга булдым.
- Ә беләсезме, егетләр,- диде Хәй абый, хәйләкәр генә елмаеп, - мин бит белемем буенча аграрник түгел, татфак тәмамлаган кеше...

Киязымның, моны ишеткәч, авызы ачылып калды:
- Әйтәм аны, мәктәптә укытып йөргән иегез шул, безнең авылдаш та бугай бит әле син, әзи!
- Эшләвем хак, ләкин чын якташ та түгел әле без. Тумышым белән мин - Самара өлкәсенең Иске Фәйзулла дигән авылыннан. Ә Сәрвәрия апагыз - күрше Ульян өлкәсеннән, Әбдери авылыннан. Бездән ерак түгел Камышлы дигән авылда исеме белән бөтен тирә-­якка танылган педагогия училищесында бергә укыдык. Аның белән шунда таныштык. Ләкин бер генә ел укып калдык. Миңа фронтка китәргә хәбәр килде. Сугышның соңгы еллары иде. Мин зур бәрелешләрдә катнашырга өлгермәдем - беренче көннәрдә үк умыртка сөяген имгәтеп, дембельгә озатылдым. Таякларга таянып, туган авылыма кайттым.

Бер-ике ел тинтерәп-сызланып йөрдем. Кирәк бит, шул чорда Сәрвәрия, училищены тәмамлап, безнең районга, алай гына да түгел, нәкъ менә безнең авылга укытырга юллама алган. Ул мине фронтта дип уйлаган, әлбәттә. Авылга килеп төшеп, мин аның каршына таяк­ларга таянып чыгып баскач, икебезнең дә нинди хисләр кичерүен аңлату мөмкин түгел иде. Ник хәбәрең булмады, дип әрләде дә, әлбәттә. Шунда без кавыштык, өйләнештек. Туган авылларыбыз арасы 50 чакрым иде. Шуңа күрә беренче улыбыз Җәмилне ул Ульян өлкәсендә тапты. Укуны тәмамлагач, Аксубай районына юллама бирделәр, Яңа Ибрайга - сезнең Чәтрәнгә җибәрделәр. Менә шулай якташлар булдык без, канәтем... Ә рәис булып китүнең тарихы болайрак, - дип дәвам итте Хәй Афзалович (мулла кушкан чын исеме Габделхәй икән, ә әтисе Абзалетдин булган, коллегалары, сөйләшергә җиңелрәк булсын өчен, шулай кыскартып әйтергә күнеккәннәр).- Ул заманнарда бит партия сүзенең гаять үткен чагы иде. Укуны тәмамлап кайт­канда ук мин ВКП(б) членлыгына кандидат идем. Бер елдан - партия әгъзасы, аннан - мәктәп директоры. Колхоз җитәкчелегенә кандидатларны укымышлы яшь коммунистлар арасыннан сайлап алалар иде. Ләкин моның өчен кимендә бер ел партия оешмасы секретаре булып та эшләргә кирәк. Мине шулай итеп директор чагында ук колхозның берләштерелгән партоешма ­секретаре итеп тә сайладылар. Ә махсус югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләре районда да бармак белән генә санарлык иде. Минем кебек «интеллигент»лар тагын бер дистәләп җыелды. Сессияләргә, семинарларга «кукурузник» самолетында махсус рейс белән алып китәләр иде. Авыл хуҗалыгы, агрономия нигезләре, икътисад буенча лекцияләр тыңлап, имтиханнар тапшырып йөрдек, дипломнар алып кайттык. Менә шулай мөгаллимнән колхоз рәисе булып киттем мин...
Үзәккә үткән юллар мәсьә­ләсен дә искә алды Хәй Афзалович.

- Минем малайларның берсе урта мәктәпне Аксубайда тәмамлады. Ат белән йөреп укыды, канәтем. Ярый ла интернат бар иде. Атнага җитәрлек ашарга-эчәргә һәм кием-салымнарны төяп илтә идек тә, икенче ялга үзе кайтып килә иде. «И әти! Үсеп җиткәч, бу юлларга асфальт җәйдерермен әле бер»,- дип сөйләнгән чаклары була иде.
- Хәзер кайда соң улыгыз? Әллә юл газапларын оныттымы? - дип төрттереп сорап куйдым мин.
- Юк, онытырга охшамаган. Әлегә КамАЗда, Бөтенсоюз удар төзелешендә...
- Юллар төзиме әллә, әзи, малаең? - дип, Киязым да сүз катты.
- Нәрсә төзидер, әлегә күргәнем юк. Химия-технология институтын тәмамлады үзе. Барсагыз - табарсыз инде, төзелеш штабы командиры диләр аны, Наил исемле...
Хәй Афзалович та, бу хуҗалыкка рәис итеп билгеләнгәч, яртылаш баткак­лыкта утырган, түбәләре салам белән ябылган каралты-кураларны тәртипкә китерүдән башлый. Авылда кирпечтән салынган беренче бина пәйда була.
«...Узган гомерне уйласаң,
Пожалуй, с ума сойдешь», - дип җырлана бугай керәшен такмакларында. Айлар ага, еллар ага... Адәм баласы күпме юллар үтә. Аны шул юллар чынык­тыра. Еллар һәм юллар... Юллар һәм уллар... Ләкин барысын да кәгазьгә төшерү мөмкинме соң?! Без дә Яһудиннар гаиләсендә үскән биш баһадир ул һәм ике гүзәл кыз турында уннан берен дә бәян итә алмадык бугай бит әле. Ә бәлки, бу мөһим дә түгелдер, чөнки тормыш дәвам итә. Ул гомер елъязмасына көн саен үз төзәтмәләрен кертә, яңадан-яңа сәхи­фәләр өсти. Әле без аларның өлкән уллары - Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы, полковник, Дәүләт Советы депутаты Җәмил Габделхәевичның диссертация яклавы, педагогия фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешүе турында; кайчандыр Чаллыдагы Бөтенсоюз удар төзелеш штабы башлыгы булган Наил; төзүче дә, нефтьче дә, Дәүләт Советы депутаты да булган Шамил (бүген икесе дә техник фәннәр докторы) турында да язмадык. иң кече уллары Рамилнең травматология һәм ортопедия институтындагы фәнни эшчәнлеге турында да сөйләргә өлгермәдек. Ул да бүген медицина фәннәре докторы. Төзелешне механикалаштыру идарәсенең Чаллыдагы бүлеген җитәкләүче Вил турында, аның эшчән гаиләсе турында күпме сөйләп булыр иде микән?! Тормыш иптәше белән күптәннән Чехия иленә китеп яшәп һәм эшләп ятучы Әлфия дә туган җирен сагынып еш кайта. Чаллыда КамАЗда эшләүче Суфия да Нурлат, Казан калаларында әти-­әнисе, абыйлары янында еш кунак.



Ә оныкларга килгәндә, алар бик күп. Барысы да уңган-булган, тиешле белем һәм тәрбия алганнар. Бәйрәмнәрдә, юбилейларда кайвакыт бергә җыелалар. Дәү әти белән дәү әни иң бәхетле мизгелләрне кичерә андый чакта. Әллә ничә томнан торган гаилә альбомнарын да еш актаралар Хәй Афзалович белән Сәрвәрия Шәкүровна.
- Оныкларның исем­нә­рен хәтерләп калу өчен генә дә компьютер акылы кирәк, - дип шаярта гаилә башлыгы. - Барысын бергә җыйсак, алтмыштан артып китәбез бугай. Бу матурлар Җәмилнеке - Венера белән Тимур... Менә болары Наилнеке - Айрат белән Гадел.... Болары - Шамилнең Лилиясе белән Артуры... Машина җене кагылган үзенә, автомобиль узышларында катнашып, елдан-ел уңышлырак чыгыш ясый... Димәк, үз юлын спортта күрә... Нишлисең, күңеленә хуш килгәч, - дип дәвам итте Хәй Афзалович, Артурның шлем-каскасына, комбинезонына җентекләп карап торганнан соң. - Яһудиннар нәселендә корыч чаптарларны йөгәнләүче дә булырга тиештер бит... Юлларына бәхет яугыры...

Рәсемдә:

Реклама

1. Яһудиннар быел 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.
2. Сәрвәрия һәм Габделхәй Яһудиннар балалары (сулдан уңга) Шамил, Вил, Суфия, Наил, Рамил, Әлфия һәм Җәмил белән.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: