Шәһри Казан

Атылган йолдыз

Кыш... Талгын, вакыт-вакыт көчәйгән җил кар очыра, ап-ак бөртекләрен әллә кайларга илтеп сала. Һәрнәрсәнең кадере аны югалткач кына беленә шул. Бу коточкыч югалтудан туган әрнү, үзе исән чагында әйтелми калган җылы сүзләр!.. Сагыну ул - хәтер, якты хатирәләрне яңарта.

...Ямь, гүзәллек өстәп, сабый дөньяга аваз салды. Исеме дә килешле: Алсу - алсу йөзле кыз бала. Бүгенгедәй хәтеремдә: кулына зур чәчәк бәйләме тотып, беренче сыйныфка укырга китте. Бәхетле балачак, үсмерлек чоры. Тигезлектә, әти-әни куанычы булып үсеп тә җитә. Абыйларының киң җилкәсенә ышыкланырга мөмкинлеге булса да, тормыш юлын үзе, мөстәкыйль рәвештә, Кеше булып үтәргә әзерләнә... Мең төрле кичерешләр белән тапшырылган имтиханнардан, шатлыклы һәм ямансу саубуллашу кичәләреннән соң, киләчәккә юл ала. Мәктәпне - медальгә, университетны кызыл дипломга тәмамлый!
Сихри саф дөнья бер ялгансыз, хәйлә-мәкерне белмәгән чак балачакта гына. Ә аның күңеле һәрчак саф иде... Акыллы, тырыш, инсафлы, үз сүзендә нык торучан, тугры. Зыялы, тыйнак, бөтен нәрсәдә чама хисе; берәүне дә кабатларга тырышмый, үзе булып калды. Һәрвакытта зәвыклы киенгән, аннан сәламәтлек бөркелеп торыр иде. Ачык карашыннан, елмайган күзләреннән сибелгән нур һәркемне әсир итте. Кечкенәдән итагатьле булып үсте... Бу гаиләдә тормыш шулай корылган:мәсьәләне уртага салып тикшерәләр, әмма соңгы сүз - әти-әнидә.
Кешеләр арасында мөнәсәбәтләр катлауланган, кырысланган заманда, шәфкатьлелек, миһербанлылык, әти-әнине олылау, туганнарын хөрмәтләү һәм бик күп асыл сыйфатлар хас иде аңа. Ул, менә - мин, дип кычкырып тормаса да, башкаларны әллә кайдан үзенә җәлеп итте. Җаваплы хезмәтен зур төгәллек белән башкарды. Уңышка ирешү өчен, сиңа ышаныч белдерү һәм аны аклау да кирәк бит. Яшь булуына карамастан, һөнәри яктан үсү бәхете татыды. Безне чолгап алган гап-гади мохитнең кабатланмас матурлыгы аның табигыйлегендә булуын исбатларга тырышты. Дөньясы - якты, зәвыгы югары иде, беркайчан да янәшәдәгеләренең арзанлы мәхәббәтен яуларга омтылмады ул.
Бар яктан да килгән эчкерсез дус булуны теләмәгән кеше бармы икән?! Игътибарлы, намуслы, әйтергә теләгәнне ярты сүздән аңлый, ике дә уйламыйча, сиңа ярдәм итәргә әзер тора, син аңа барлык серләреңне ышанып сөйли аласың! Хәзерге ыгы-зыгылы дөньяда җылы нур исәнләшеп кенә үткәндә дә башкаларга күчсә, җир йөзендә төшенеп җитә алмастай хис барлыгына ышанасың. Син әнә шундый идең, Наный! Иде дип язу авыр, бигрәк тә иң якының турында. Яшь, сау-сәламәт кешеңне мизгел эчендә югалтырбыз дип уйлап та карамыйбыз шул. Әмма тормыш чынбарлыгыннан качу мөмкин түгел... Дус-ишләрең күңелендә син ихлас, күркәм, сөйкемле, нык ихтыярлы, максатчан, кайчак җитди, кайчак шаян, холкыңда - ир-атлар ныклыгы, эзләнүчән, бай хыяллы кыз... - тагын бик күп асыл сыйфатлы буларак кереп калдың. Табигать аны һәрьяклап камил итеп яраткан: соклангыч буй-сын, гаҗәеп затлы, югары интеллект, үзенә генә хас мөлаемлык, сихрилек. Үз урынын, үз мөмкинлекләрен, үз дәрәҗәсен яхшы белә иде. Кечкенәдән үк, нәрсә иҗат итсә дә, һәвәслеген, омтылышын бик тиз чамалап була иде. Күңелен биләгән һәрбер хисне, күзе күргән һәр матурлыкны бизәк итеп чигә, тегә, ясый... Аның искиткеч камил, нәзакәт белән иҗат иткән эшләнмәләре күз явын алырлык!
Соңгы вакытта яшьләрнең мавыгуы үзгә: китап укуга битараф, ә интернет?!. Алсу исә китапның фикер йөртүне киңәйтүгә, югары культуралылыкка этәргеч булуын да аңлап эш иткән. Укырга тиешле рус, чит ил классиклары әсәрләре исемлеген төзеп куйган!
Иң элек кыз бала төп йорттан китә. Бу - тормыш кануны. Бәлки шуңадыр, ул кадерлерәк тә. Әй, бу гомер дигәнең, ашыга да ашыга. Ни кызганыч, Исмәгыйль җизнәм белән Сөембикә апам бәгыреннән өзелеп төшкән кызлары Алсу мәңгелеккә күчте. Үлеме - очкан кошның кинәт җиргә атылуына тиң булды. Һич көтмәгәндә, гомере бик иртә өзелде - 25 яше тулган көнне! Ә күңел аның юклыгына ышанмый. Ишек ачылыр да, гадәттәгечә елмаеп килеп керер төсле. Йөрәк сулкылдап-сулкылдап куя. Их, ата-ана җанын юатырлык сүзләр дә, гамәлләр дә булсачы бу дөньяда! И Ходаем, сабыр канатларына җил генә тимәсен, сыгылып кына төшә күрмәсен!
...Кайгыны уртаклашырга, соңгы юлга озатырга килүчеләр җанлы ташкын булып агылды. Бу аның иң асыл сыйфатларга ия булуын раслый. Дуслары тарафыннан Казанда Алсуның якты истәлегенә багышланган чара әзерләнү дә - моның ачык дәлиле. Хәлгә кереп, янәшәдә булучы мәрхәмәтле затларга рәхмәтләр чиксез! Аларны кайгы-хәсрәт читләтеп үтсен.
«Әгәр сине үлгәч тә искә алсыннар дисәң, эчтәлекле китап язып калдыр», - дигән борынгы акыл иясе. Синең китабың, Наный, тирән, матур эчтәлекле, һәр бите ука белән чигелгән диярсең. Яктылыгың, яхшылыгың, күркәм гамәлләрең синдә тукталмас. Киләчәк буын сүнмәс яшьлегеңне тормышның һәр мизгелендә дәвам итәр. Рухың зәңгәр иртәләр, сайрар кошлар, аккан сулар булып безгә килер. Сиңа булган ярату җылысы күңелләребездә мәңге сакланыр. Күпме генә язсам да аз, тулы түгел төсле тоела. Аллаһы Тәгалә урыныңны оҗмахта насыйп итсә иде, кадерле сеңлебез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: