Шәһри Казан

Җавапсызлык һәлакәткә илтә, ләкин сабак бирми

Коррупция, начар юллар, пычраклык, җавапсызлык һәм битарафлык дисәк, шунда ук күз алдына Россия килеп баса. Дөрес, кемдер мине патриот булмауда гаепләргә ашыгыр. Әмма патриот булу әле ул җитешсезлекләргә күз йому дигән сүз түгел. Татар халкы юкка гына, чирен яшергән - үлгән, дими бит!

Күп кенә җитешсезлекләрнең, ­проблемалар­ның, һәлакәтләрнең төп сәбәпчесе булган җавап­сыз­лык­ны алып карыйк. Җавапсызлык - шәхси тормышың, эш-гамәлләрең, сүзләрең һәм, гомумән, җирдә килеп чыккан бөтен нәрсә өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга теләмәү дигән билгеләмә бирелә әлеге төшенчәгә. Фәлсәфи итеп әйтсәк, бу - Җирдә яшәвеңнең максатын, мәгънәсен һәм, гомумән, Аллаһы тарафыннан йөкләнгән җаваплылыкны аңлап-танып бетермәү дигән сүз. Нәтиҗәдә, ул әхлаксызлыкка, үзең турында гына уйлауга һәм шәхси мәнфәгатьләреңне генә кайгыртуга, нәфес һәм хөсетлеккә, миһербан-шәфкатьнең югалуына китерә. Бу сыйфатларның җәмгыятебезгә һәм кешеләрнең күпчелегенә хас булуын уйласаң, киләчәк буыннар өчен борчылу туа. Әйе, капитализм безгә, базар мөнәсәбәтләре белән бергә, менә шундый тормыш «бүләк итте».

Курку исә - җавапсызлыкның асылы. Җирдәге һәлакәтләрнең (табигый бәла-казалардан башка) төп сәбәпчесе дә нәкъ менә җавапсызлыкка кайтып кала. Моңа дәлилләрне күпләп китерергә булыр иде.

1946 елның 24 июне - «Дальстрой» пароходына аммонал төягәндә килеп чыккан шартлау. 1957 елның 29 сентябре -Кыштым-«Маяк» химия комбинаты авариясе. 1960 елның 24 октябре - Р-16 континентара баллистик ракетасын сынауга әзерләгәндә килеп чыккан шартлау. 1970 елның 18 гыйнвары - «Красное Сормово» заводында К-320 су асты көймәсен төзегәндә реакторның эшләп китүе һәм цехның радиактив зарарлануы. 1977 елның 1 августы - Сормово нефть базасындагы танкерның яна башлавы һәм шартлавы. 1979 ел - Свердловскида түләмә эпидемиясе. Беренче үлем очрагы 4 апрельдә булып, фаҗига районында 2-3 атна дәвамында кешеләрнең күп­ләп үлүе күзәтелә. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, эпидемия 19 нчы хәрби шәһәрчек лабораториясеннән атмосферага түләмә споралары болыты чыгуга бәйле. 1983 елның 5 июне - «Ростов - Мәскәү» круизына чыккан теплоходның Ульяновск тимер юл күперенә бәрелүе. Бу вакытта күпердән барган товар поездының кайбер вагоннары да, тимер юлдан чыгып, теплоход өстенә төшә. 1985 елның 10 августы - Чажма бухтасында суднолар төзәтү заводы пирсында атом реакторларын корганда килеп чыккан шартлау. 1986 ел - «Адмирал Нахимов» пассажир пароходының һәлакәте. 1986 елның 26 апреле - Чернобыль фаҗигасе. 1997 елның 2 декабре - Кемерово өлкәсендәге «Зыряновская» шахтасында метан шартлау. 2000 елның 12 августы - «Курск» атом су асты көймәсе һәлакәте. 2003 елның 24 ноябре - Россия халыклар дуслыгы университеты тулай торагындагы янгын. 2007 елның 19 марты - Кемерово өлкәсенең «Ульяновская» шахтасындагы авария. 2008 елның 14 сентябре - Пермьдә «Боинг-737» авиаһәлакәте. 2009 елның 17 августы - Са-яно-Шушенск ГЭСындагы авария. 2009 елның 5 декабре - «Хромая лошадь» клубындагы янгын. 2010 елның 9 мае - Кемерово өлкәсенең «Распадская» шахтасындагы шартлау. 2011 елның 10 июле - Иделдә ике палубалы «Булгария» теплоходының батуы.

Бу исемлекне тулыландырырга да булыр иде. Иң аянычлысы: әлеге һәлакәтләрнең төп сәбәпчесе - җавапсызлык. Җәмгыять өчен аннан да җимергечрәк нәрсә юк.
Җавапсызлык Адәм (г.с.)нән башланган, ул хатынына һәм үзенә тыелган җимешне ашарга рөхсәт иткән. Нәтиҗәдә, аларның гөнаһысы киләсе барлык буыннарга да төшкән, дип, ерак тарихка сылтар кайберәүләр. Әмма барлык бәлаләрне, низагларны һәм әхлакый таркалуны Адәм (г.с.)гә кайтарып калдыру, йомшаграк итеп әйткәндә, ахмаклык булыр иде. Болар барысы да дөньяда җавапсызлык рухы белән зарарланган кешеләрнең арта баруы белән аңлатыла.
Җавапсызлык, җаваплылык кебек үк, берничә яклы. Беренчесе - җаваплы карашның, икенчесе - кемнең нәрсә өчен төгәл җавап бирүе билгеле булмавы. Һәм өченчесе: ул - кеше холык-табигатенең бер сыйфаты.

Әлбәттә, җавапсызлык тәрбиядән килә. Аның беренче билгеләре, тәпи йөри башлап, тирә-юнь белән танышканда ук формалаша башлый. Балалар бакчасында инде ул ныклы нигезгә күчәргә өлгерә. «Моны син эшләдеңме, юкмы?» Җаваплылыкны тойган бала бу сорауга алдашмый җавап бирә һәм, эшләгән очракта, җавап тотарга әзер тора. Җавапсызы исә башкаларга сылтый һәм җавап тотудан качарга тырыша. Бу очракта сүз начар гамәл турында бара.
Шунысы аяныч, җавапсыз кеше үзен һич кенә дә гаепле санамый. Карарларны мин кабул итмим, миннән бернәрсә дә тормый яки бу миңа бөтенләй кагылмый, дип аклана ул.
Җавапсызлыкның тагын бер төре - барысын да соңракка калдыру.
- Әй, эшләрмен әле, соңрак башкарсам да бернәрсә дә булмый, - ди андыйлар.

Реклама

Балаларда җавапсызлык сыйфатын, белеп яки белмичә, еш кына ата-­аналар формалаштыра. Дөрес, тәртипле бер генә ата-ана да баласын начарлыкка өйрәтми анысы. Бу, күп очракта, таләпчәнлек булмау аркасында килеп чыга. Шуннан соң «тәрбия эше»нә урам, тирәлек алына. Аларның «җимешләре» озак көттерми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: