Шәһри Казан

Авиациядә алдашырга ярамый

Элек балачакта очучы булырга хыялланмаган ир бала булдымы икән?! Әмма ул хыялны тормышка ашыру җиңелләрдән түгел шул. Рәшит Вәгыйз улы Шәфыйков та ул һөнәр турында Мөслимдә башлангыч сыйныфларда укыганда ук хыяллана башлый.

Реклама

Китапханәдә хәрбиләр, очучылар хакында язылган китапларның һәркайсы аның куллары аша үтә. Малай киләчәктә аларга охшарга тырышып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Оренбургтагы хәрби училищега юл тотса да, анда медицина комиссиясеннән уза алмый кире кайта. Әмма хыял канатларын сындырмый егет. Спорт белән ныклап шөгыльләнгәннән соң, ул, зур сынаулар узып, Ставропольдәге хәрби истребительләр әзерли торган училищега укырга керә. Анда ел ярым укыгач, 21 яшендә тәүге тапкыр, инструктор белән, Л-29 очкычында «Ханкала» аэродромыннан һавага күтәрелә. Училищены тәмамлап, очучы-инженер һөнәре һәм лейтенант дәрәҗәсе алып, Новосибирск өлкәсенең Купино шәһәрендәге авиаполкка хәрби хезмәткә килә. МИГ-15, МИГ-17, СУ-9 истребительләрендә оча. Анда 8 ел хезмәт итүгә, очучыдан эскадрилья командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Аннары Жуков исемендәге хәрби команда академиясендә белем алып подполковник булганнан соң, аны Әстерхандагы авиаполк командирының беренче урынбасары итеп билгелиләр. 1985 елда Крымск шәһәрендәге авиаполк командиры булып эшләгәндә, дүрт ел буе көне-төне җаваплы хәрби хезмәттә була. Мәскәүдән килгән әмер буенча, авиагарнизонга ул чактагы супер саналган «СУ-27» истребителенә күчәргә һәм унсигез ай эчендә көньяк һава чикләрен сакларга басарга кирәк була. Рәшит Вәгыйз улына, үзенең офицерлары, солдатлары белән дәүләт куйган бурычны өч айга алдан үтәгән өчен, полковник хәрби исеме бирелә. 1990 елда аны Әстерхандагы дәүләт полигоны башлыгы, дивизия командирының беренче урынбасары итеп билгелиләр. Шушы җаваплы хезмәттә гомеренең ун елы уза. Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә алган Рәшит әфәнде. Президент карары белән «Россиянең атказанган хәрби очучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган ул.
Озак еллар зәңгәр күкләрне иңләгән очучының үткән юлларын исәпләп бетерерлек түгел. Язмыш та аны үзенчә сыный. Рәшит Вәгыйз улы өчен тормышта иң авыры - ун яшьлек улының аның күзләренә карап җан бирүе була. Табиблар аны яман авырудан коткара алмыйлар.
Рәшит Шәфыйков белән безнең әңгәмәбез дә авиация хакында.
- Рәшит Вәгыйзович, очучы һөнәре элек тә, бүген дә авыр һөнәрләрнең берсе булып саналган. Һәркөнне гомерегезне куркыныч астына куеп эшкә баруыгыз куркытмадымы?
- Юк, мин аңа гадәти эш итеп карый идем. Очучы булуым белән горурланып йөрдем. Үзеңдәге курку хисләрен җиңә белергә кирәк. Без укыганда командир-инструкторыбыз: «Әгәр син һәрбер очышка, батырлык эшлим, дип барсаң, син бу очышка әзер түгел», - ди торган иде. Әле хәзер дә очасым килә.
- Шулай да куркыныч мизгелләр булгандыр бит.
- Иң элек шуны әйтим, болытлы төннәрдә җиргә төшү, истребительләрдә өйрәнүләр вакытында бик катлаулы. Утыз ел эчендә төрле хәлләр булды. Авиациядә бер әһәмиятле кагыйдә бар. «Командир - һәрвакыт алда, башкаларга үрнәк», - диләр. Мин бер кеше генә оча торган «СУ-27» очкычында беренче булып оча башладым. Һавадагы һәрбер күнегүне беренчеләрдән булып үзләштердем. Аеруча куркыныч бер вакыйганы сөйлим әле. Бервакыт «МИГ-15» хәрби самолетын сынау-тикшерү вакытында ун мең метр биеклеккә күтәрелгәч, кинәт кенә очкычның двигателе сүнде. Ул яңа гына төзекләндерелгән иде. Шул чакта тигезлекне һәм тизлекне югалтмас өчен, очкычны аска таба бордым. Җиргә якынайган саен, двигательне кушып карыйм, эшләми. Бәхеткә, җиргә 2500 метр калгач, эшли башлады. Мин аны үземнең хата аркасында сүндергәнмен икән. Соңыннан бу турыда җитәкчелеккә үзем дөресен сөйләп бирдем. Шул чакта армия командующие үземә шелтә белдерсә, инженер рәхмәт җиткерде. Авиациядә беркайчан да алдашырга ярамый. Әгәр мин дөресен сөйләмәгән булсам, двигательне кабат салдырып, аны яңадан тикшерерләр иде. Икенче бер вакыт Азов диңгезе өстендә, контрольне югалтып, аска төшкәнмен. Диңгезгә 60 метр гына калган иде.
- Бүген чит ил очкычлары кулланыла. Аларның өстенлеге нидә? Сезгә нинди очкычларны иярләргә туры килде?
- Безнең очкычлар Американыкы белән бер дәрәҗәдә. Аларда радио-электрон җиһазлар көчле булса, бездә башка яклары көчлерәк. Мин очкан очкычлар күп алар: «Л-29», «МИГ-17», «МИГ-15», «МИГ-23», «СУ-9», «ЯК-28»... Ә инде «СУ-27» истребителендә, СССРда беренчеләрдән булып, 1986 елда оча башладым.
- Бер очкычның бәясе күпме тора иде ул чакта?
- Безгә әйтүләре буенча, «СУ-27» нең бәясе 30 миллион доллар тора иде.
- Совет чорында очкычларның һәлакәтләре турында ишеткәнебез дә юк иде. Андый очраклар булгандыр бит инде?
- Элек елына йөзләп һәлакәт була иде. Без һәр елны бик күп очучы югалта идек. Минем белән бергә училище тәмамлаган унтугыз иптәшем һәлак булды.
- Пассажир очкычларын террорчылар тарафыннан куып китүләр дә булгалый. Андый хәлдә калганда, очучы нишләргә тиеш?
- Пассажирлар тормышын саклап калу өчен, террорчыларга каршы килмәскә, алар таләп иткән урынга барырга кирәк. Террорчыларны барыбер ул илдә кулга алалар, пассажирлар белән очкычны кире кайтаралар.
- Шундый куркыныч һөнәрләрнең берсе булган очучы өчен хөкүмәт тарафыннан нинди ташламалар каралган? Очучылар пенсиягә ничә яшьтән чыгалар?
- Хәрби дәрәҗәгә, исемгә, стажга карап, хезмәт хакы арта бара. Совет чорында полк командиры аена 550 сум акча ала иде. Әгәр офицер очучының 20 ел стажы булса, пенсиягә китә ала. Ул оборона министры карары белән хәл ителә.
- Бүген Татарстандагы мәгълүм авиакомпания бетерелде дияргә була. Аңа карашыгыз...
- Кечкенә компанияләрдә табыш турында гына уйлыйлар. Җитәкчеләр авиациянең нәрсә икәнен белмиләр. Шуңа күрә, тәртип юк. Пилотлар арасында штурвал артына спиртлы эчемлек эчкән килеш утырган очраклар да булганы бар. Берничә ел элек Пермь шәһәрендә әйләнеп төшкән «Боинг» командирының канында алкоголь булуы ачыкланган иде. Шунда күпме халык һәлак булды. Ә зур компанияләрдә тикшерүләр, өйрәтүләр яхшырак була. Бездә башка һөнәр иясе авиакомпания белән идарә итте. Бу дөрес түгел. Ул кешенең белеме, тәҗрибәсе авиациягә кагылышлы булырга тиеш. Авиациядә иң беренче кагыйдә - куркынычсызлык, аннан соң гына табыш булырга тиеш.
- Сез бүгенге көндә туган ягыгыз Мөслимдә яшәп ятасыз. Ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Өйдә тик кенә утырырга яратмыйм. Мәктәпләргә укучылар очрашуларга чакыралар. Районның утызга якын мәктәбендә ветераннар белән берничә тапкыр чыгыш ясадык. Татарстан Ветераннар советында әгъза булып торам. Ветераннарның «Сүнмәс дәрт» ансамблендә җырлап йөрим. Яраткан хатыным белән яшим. Бүгенге көндә үземне бәхетле кеше дип саныйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: