Шәһри Казан

Аз сөйләп, күбрәк языгыз

«Татарстан-яңа гасыр» каналында баручы «Мәдәният дөньясында» тапшыруының 22 сентябрь чыгарылышында яшь иҗатчылар турында сөйләштеләр. Монда яшь шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, режиссерлар җыелган иде. Тапшыру дәвамында мин бик тә акыллы һәм үтемле фикерләр ишетергә тилмереп утырдым.

Реклама

Тик ни өчендер бу сөйләшү күбрәк акча, иҗади мәйданның матди ягы һәм кемнәндер ярдәм көтү турында сөйләү кебек килеп чыкты. Залда утыручылардан шагыйрә, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина, татар халкының төп аудиториясе бәрәңге дәрәҗәсендә, шуңа без хәзер экспортка гына эшлибез, дип белдерде. Әлбәттә, ул монда төп гаепне тәкъдим җитеп бетмәү белән дә аңлатты һәм татар китаплары арасында яшүсмерләр өчен китаплар булмауны бер кимчелек итеп күрсәтте. Аныңча, китап юк икән, димәк, язучылар арасыннан яшүсмерләр өчен иҗат итүчеләр юк дигән сүз. Олы язучылардан өмет итеп утыру дөрес түгел. Ә менә телевидениегә җыелган шушы ук бик өметле татар иҗатчылары үзләре нишләп яшүсмерләр өчен әсәрләр язмый икән соң? Ә яшүсмерләрне әдәбиятка, татар мәдәниятенә тарту үзәге булган шул ук «Ялкын» журналы нишли? Нигә ул авторлар белән эшләми, аларны эзләми, яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландырмый? Ул бит авторларны табу һәм аларга олы әдәбият юлына фатиха бирүче төп башлангыч. Бу журналга дәүләт барлык мөмкинлекләрне дә тудырган бит. Алай дияргә ашыкма әле, дәүләт ярдәме һәр татар басма матбугатына да җитеп бетми ул, диярсез. Шулай булгач, нишләп шагыйрә Луиза Янсуар кабаттан дәүләт нәшриятлары бакчасына таш ыргытып утыра. Ул менә: «Кая гына очрашуларга барсак та: «Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина һәм Лилия Гыйбадуллина дигән шагыйрь һәм шагыйрәләрнең китапларын каян табарга була?» - дип сорыйлар. Әлбәттә, аларның китаплары басылып чыкты, тик тиражлары бик аз иде, ә менә китапларны кабаттан бастыру турында берәү дә уйламаячак, чөнки моның дәүләт дәрәҗәсендә берәүгә дә кирәге юк. Шагыйрьнең исә мондый мәсьәләләр белән шөгыльләнергә вакыты юк», - дип белдерде. Беренчедән, мин үзем дә журналист, очрашуларда, төрле конференция-семинарларда еш катнашкан кеше буларак, шуны әйтәм: татар әдәбияты турында сүз чыкканда беркайчан да яшь шагыйрьләр хакында сорашмадылар, хәер, берме, икеме очрашуда Йолдыз Миңнуллина хакында телгә алдылар. Бәлки, чыннан да аларның китаплары аз (минемчә, беренче китап өчен 1000 данә бер дә аз түгел!) тираж белән чыккандыр, ләкин бит чыккан! Дөнья күләмендә авторларга бушка гына китап бастырып бирүче тагын нинди нәшриятлар бар икән? Күп очракта автор иганәче таба яки җиде кат тирен чыгарып килешү төзегәннән соң гына китабын бастыру бәхетенә ирешә. Ә Татарстан китап нәшриятына рәхмәт сүзе юк инде ул. Әле киресенчә, һаман ниндидер уйдырма гаеп тагарга тырышу гына бар. Аннары бу шагыйрьләр үзләрен никадәр генә бөек дип санаса да, аларның үз гомерләрендә беренче тапкыр китап бастырулары бит. Димәк, бу очракта зур тираж кую әле дөрес тә булмаячак. Дебют белән чыгыш ясаучыны укучы ничек кабул итәчәген бер Аллаһ белә. Бәлки аларның китаплары бөтенләй сатылмас. Җитмәсә, сез аларның күләмен карагыз. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Лилия Гыйбадуллинаның китаплары юка дәфтәр калынлыгында гына бит. Шигърият сөюче укучы өчен бу күчтәнәч борын кычыттырырлык та түгел. Әлбәттә, бәлки аларда башка шагыйрьләрнең «теше үтмәгән» даһилык яшеренгәндер. Әмма ничек кенә булмасын, бик аз шигырь язган шагыйрь минем күңелдә шик тудыра: ә ул чыннан да шагыйрьме соң? Әллә болай, вакыт уздыру, үз рухын тынычландырыр өчен генә каләм-кәгазьгә тотынамы? Бервакыт шулай ук бу өч авторның китабы турында сүз чыккач, әйе, бастырдылар инде китапларын, ниһаять, әмма сез аның күләменә карагыз, нишләп шул ук яшьләр арасыннан Рифат Сәлах, Ленар Шәехләрнең китапларын калын, ә аларныкын юка гына итеп бастыралар, дип, тагын нәшрият бакчасына таш ыргытканнар иде. Ну егетләр, сез бөтенләй хыялланасыз бугай инде, дип әйтәсем килде шул чакта. Соң автор никадәр шигырен тәкъдим иткән - нәшрият шулкадәрен китап итеп бастырырга карар кылган. Хәзер, китабы каты тышлы булсын, дип, шагыйрьләр өчен редакторлар үзләре язып утырырга тиешме икәнни? Әлбәттә, эш барышында йомшак шигырьләр төшеп калырга мөмкин, ләкин чын шагыйрьдә алар күп булырга тиеш түгел. Ә китапны шул килеш калдырыпмы яки шагыйрьнең яңа шигырьләре белән баетыпмы, яңадан бастыру турында бары тик шагыйрь үзе генә уйланырга тиеш. Бу очракта да аның өчен кемдер уйлау - мәгънәсезлек. Аның иҗаты һәм әйтәсе сүзенең халыкка барып ирешүе турында авторның үзеннән кала берәү дә узып сөйләшә алмый. Яңа шигырьләре язылып тагын бер китаплык җыелса, шагыйрь аларны кочаклап өендә генә утыра алмый, нәшриятка алып килә. Ә яңа шигырьләр булмаса, яңа китап та юк дигән сүз. Татарстан китап нәшриятының исә яшь авторларның берсен генә дә әле кире борганы юк. Киресенчә, ул аларның иҗат җимешләрен шәп китаплар итеп бастыра һәм кулларына тоттыра. Шуның өстенә, әле рәхмәт сүзе дә өмет итми. Монда ниндидер шәхси мөнәсәбәтем хакында сүз бармый. Әдәбият дөньясына кагылышы булган кемнән генә сорасагыз да, минем белән килешер. Яңа карашлы, яңа буын булган яшь даһиларыбыз, нәрсәгә бәйләнергә белмичә, тырнак астыннан кер эзләп утырмасыннар иде инде. Күбрәк иҗат итсеннәр, кимендә ике-өч ел саен өр-яңа шигырьләрдән торган калын-калын китаплар бастырсыннар иде алар. Шуннан соң аларның иҗатына мөкиббән булган укучы да, каян табарга соң аларның китапларын, дип тилмереп йөрмәс иде. Дөрес әйтәм бит?! Бу язмамны татар матбугатын укып, татар телевидениесен карап баручыларга атап яздым. Алайса, «Мәдәният дөньясы»ның бу чыгарылышын караганнан соң, алар аңында дөрес булмаган фикерләр төпләнергә мөмкин. Ә шул ук яшь шагыйрьләр, язучылар бу язмамны укыр да уйлары ачылыбрак китәр дип өметләнмим...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: