Шәһри Казан

Бабай каберен эзләп...

Минем ике бабам да сугыштан кайтмаган. Хөҗҗәт бабамның (әтинең әтисе) кайсы бәрелешләрдә катнашуы, кайчан, кай туфракларда җирләнүе турында әле дә берни белмим. «Хәтер» китабында «1943 елның июлендә хәбәрсез югалган» дигән коры мәгълүматтан гайре сүз юк. Тиешле урыннарга хатлар юллыйм, эзләнәм, интернеттан чыкмыйм, әмма аның язмышының очына һаман чыга алганым юк....

Реклама

Кулда берәр орден-медале булса, бабайның кайда җирләнүен әллә кайчан ук белгән булыр идем кебек. Медальгә сугылган саннар буенча аның иясен ачыклыйсың да... Хәер, медалең булса да, иясен алай тиз генә ачыкларсың ди безнең илдә. Һәр җирдә сине генә көтеп торалар ди...
Эзләнә торгач, бер салам очына ябыштым бит тәки. Интернеттан бабамныкына охшаш исем-фамилия язылган бер бит кәгазь - «Именной список безвозвратных потерь начальствующего и рядового состава» табып алдым. Кәгазь өстенә, бит санын күрсәтеп, кызыл карандаш белән 139 дип язылган. Бер биткә 13 сугышчы турында мәгълүмат теркәлгән. Исемлектә 146 нчы итеп исәпкә алынган бабай хакындагы язмалар түбәндәгечә : «Шехрадиев Авходы, 107 с.п., ТАССР, Калининский район, с. Улиман, 1907, Калининский РВК, умер от ран 2.09.1942 г., похоронен 400 м. сев.зап. д. Херенки. Полавский р-н, Ленингр. обл., жена - Шехрадиева Мусафкира, Тат. АССР, Калинский р-н, с. Улиман».
Эчемә җылы йөгерде. Кайбер төгәлсезлекләр булуга карамастан (бабайның атасы кем икәнлеге күрсәтелмәгән, үзенең исем-фамилиясе дә дөрес язылмаган...), әлеге сугышчының нәкъ минем Әүһади бабам булуына бернинди шигем дә калмады. Чыннан да, туган җире (Актаныш районы элек Калинин исемен йөрткән) туры килә, туган авылы шул - Олыймән (Улиманово), исем-фамилияне, ничек ишеткән булсалар, шулай язганнардыр, күрәсең - чынлыкта Шәйхразыев Әүһади (Шайхразиев Аухади), хатыны - Мофаккирә (Мусафкира дип ялгыш язылган). Бераздан тагын шулар ачыкланды: 1964 елда бабайның җәсәден Херенкадан (ул авылны немецлар, партизаннарга калмасын, дип, тулаем яндырган) Борки дигән икенче бер авылдагы туганнар каберлегенә (хәзер аны шул зиратта күмелгән генерал-майор С.Г.Штыков (1905-1943) каберлеге дип тә атап йөртәләр) күчереп җирләгәннәр. Күчергәч, ниндидер сәбәпләр аркасында, бабайның исем-фамилиясе ташка язылмыйча кала...
Кыскасы, көннәрдән бер көнне хатыным Фидания һәм туганнан туган энекәшем Фирдәвис (әниемнең энесе Рөстәмнең улы) белән киттек без бүгенге көндә Новгород өлкәсенә караган, Парфин районына кергән әлеге Борки авылын эзләп. Мәскәүгә хәтле үземнеке, аннан соң энем машинасы белән бардык. Энекәш яшәгән Железнодорожныйдан Боркига хәтле ара - 540 чакрым чамасы. Картага карап, ул авылга ике юл белән, әйтик, Ржев аша (М-9 трассасы) яки Клин-Тверь-Валдай (М-10) шәһәрләрен үтеп барырга мөмкин икәнен ачыкладык. Без икенче юлны сайладык һәм ялгышмадык дип уйлыйм. Ул, беренчесенә караганда шактый озын юл булса да, безгә аннан баруы-кайтуы ошады. Бу юл белән читкә тайпылмыйча барсаң, Санкт-Петербургның нәкъ үзенә барып чыгарга була (без, аңа 200 километр калганда, трассадан сулга тайпылдык). Пола станциясенә (аннан Боркига ике чакрым гына кала) килеп кергәч, кемнәндер сораштыру нияте белән, Мәдәният йорты каршында туктадык. Ашамлыклар киоскысы янында бер ханым басып тора иде. Үзен Валентина дип таныштырган ул марҗа апасы безне ни кызыксындырганны шундук аңлап, барасы юлны күрсәтеп кенә калмыйча, сезгә аның һичшиксез ярдәме тиячәк, дип, Парфин районы хакимиятендә ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы ханымның телефон номерына хәтле бирде.
Ниһаять, авылдан читтәрәк урнашкан бер зират янына килеп туктадык. Ләкин ул туганнар каберлегенә охшамаган иде. Шулвакыт безнең янга мотоцикллы бер ир-егет белән мотороллерлы хатын-кыз килеп туктады. «Сугышта һәлак булганнарның каберлеген эзли идек», - диюгә, алар икесе беравыздан: «Әз генә түргәрәк керегез, Штыков каберлеге шунда», - диделәр. Кердек, таптык каберлекне. Мин андагы ташларга язылганнардан бабамның исем-фамилиясен тапмаячагымны белә идем. Шулай да күңел төбендә нәни генә бер өмет чаткысы бар иде. Ташлардагы исемлекне берничә кат җентекләп карап чыктык, әмма таныш исем-фамилияне очратмадык. Язуларның барчасын фотога төшердем, кайткач, исемлекне иркенләп барлап чыктым: каберлектәге 1002 кешенең кырыгы татар булып чыкты (һәрхәлдә, шулай дип уйлыйм, бәлки әле монда керәшен кардәшләр дә җирләнгәндер, анысын инде бер Ходай белә). Татарларның барысы да диярлек 1942 елның мае һәм 1943 елның августы аралыгында шушы тирәдәге Херенка, Замошка һәм Кутилиха дигән авылларда җирләнгән булган. Әйткәнемчә, 1964 елда сугышчыларның җәсәден казып алып, ошбу туганнар каберлегенә китереп күмгәннәр. Бәлки кем дә булса туганын, якын кешесен танып алыр, дип, Штыков каберлегендә җирләнгән газиз милләттәшләремнең исем-фамилияләрен укучылар игътибарына тәкъдим итәргә булдым. Менә алар - минем бабам Әүһади Шәйхразый улы Шәйхразыев белән бергә шушы төбәктә башларын салган каһарманнарыбыз: Абдрахимов Ярула (безнеңчә Габдерәхимов Ярулла буладыр инде, рядовой,1904 елда туган, 1942 елның 28 июлендә Кутилиха авылында күмелгән, сугышчы турындагы мәгълүматны таштагы исемлектә: ул ничек язылган булса, шулай күчердем), Алписов Нургали (1898, гв. рядовой, 23.02. 1943, Инвалидлар йорты), Аменев Нурмахмед Закирович (старшина, 24.07. 1942, Херенка), Ахмедзянов Заки Ахунович (рядовой, 24.09.1942, Херенка), Ахмедов Сафтар (бәлки - Саттар?!, 1920, Инвалидлар йорты), Баймурзин Абильгазим (1921, рядовой, 11.07. 1943), Байрамов Кутлу (1909, рядовой, 10.02.1943, Херенка), Бакаев Мазагир Ибрагимович (рядовой, 24.08.1943, Замошка), Бикжанов Ураз (1911, кызылармияче, үлгән вакыты язылмаган, Замошка), Бихменбетов Курманали (бүтән милләттән булуы ихтимал, 24.01.1943, Херенка), Бурганов Мингазидин Хаеткутдинович (бәлки Шәйхетдинович?!, гв. сержант, 15.08.1942, Инвалидлар йорты), Габаев (Гобәев?!) Ахматзян Шереузянович (1916, рядовой, 08.08.1942, Кутилиха), Гарифуллин Унус (рядовой, 19.08.1942, Замошка), Гильматов Фатак (бәлки - Гыйльманов Фаттах?!, кызылармияче, 24.07. 1942, Инвалидлар йорты), Гилязов Файзрахман Гилязович (1905, 13.02. 1942, Борки), Закипов Анвар (Закиров?!, лейтенант, 11.12.1942, Инвалидлар йорты), Заляв Нури Заляевич (кызылармияче, 03.12.1942, Инвалидлар йорты), Зинатуллин Гинят (кызылармияче, 14.10.1942, Херенка), Идиятуллин Рахим Хафиятович (1921, кече сержант, 02.09.1942, Инвалидлар йорты), Иштуков Абдул Валеевич (1918, сержант, 23.02.1943, Чапово), Кадыров Мурадиль (кызылармияче, 21.01.1943, Херенка), Кадыров Нурулла Салихович (кызылармияче, 19.07.1942, Кутилиха), Карамов Валеж (рядовой, 29.07.1942, Кутилиха), Мадияров Курбан (рядовой, 12.11.1942, Инвалидлар йорты), Майсуров (Мансуров?!) Абдул Кадырович (кызылармияче, 17.09.1942, Херенка), Мамедов Дамир (1922, гв. рядовой, 05.09. 1942, Инвалидлар йорты), Машков (Маликов?!) Абдрашид (1916, рядовой, 06.09.1942, Замошка), Мубарашин (Мөбарәкшин?!) Мирзаян (рядовой, июль, 1942, Херенка), Музагитов Акрам Музагитович (гв. лейтенант, 07.07.1942, Инвалидлар йорты), Мухамедзянов Нусир Сибирьянович (кызылармияче, 20.07.1942, Кутилиха), Садыков Израид (кызылармияче, Кутилиха), Санганов Ханиф (рядовой, 17.01.1943, Херенка), Султанбеков Шакир Гибидуллович (рядовой, май, 1942, Херенка), Уразбеков Тузель (кызылармияче, 28.07.1942, Кутилиха), Фасхиев Абель (1910, рядовой, 28.05.1942, Херенка), Хавизов Ахмедзян (1916, рядовой, 18.09.1942, Херенка), Хаджамов Шамиль (бәлкем татар түгелдер, рядовой, 13.01.1943, Кутилиха), Хазлеев (бәлки - Фазлыев?!) Муллахмат (кызылармияче, 28.08.1942, Ярцево), Хайруллин Минихай (рядовой, 05.11.1942, Херенка), Хакимов Абдулла (1901, 19.07.1942, Кутилиха), Юсупов Иргабай Давидович (бәлкем татар түгелдер, 1922, кече сержант, 30.07. 1942).
Борки авылының урта бер җирендә тагын бер каберлек бар. Монысында 472 сугышчы җирләнгән (башка зираттан күчереп түгел). Шуларның ундүрте татар булуы ихтимал: Абдрахманов Фабзраман (Фәйзерахман?!, кызылармияче, 06.04.1942), Ахметов Гарей Гареевич (аны исемлеккә ике мәртәбә язганнар, берсендә - рядовой, икенче исемлектә - кызылармияче, 1914, 11.02. 1942), Валитов Файзурухман Ахмедов (нәкъ шулай дип язылган, 03.11.1942), Вофин Хариз (Вафин Харис?!, кызылармияче, 25.02.1942), Гнурсунов (Турсунов?!) Низам (рядовой, 22.02.1942), Демидов Закей Синотулович (бәлки - Дәминов Зәки Сөнгәтуллович?!, 11.02. 1942), Масугутов Имак (Иман?!, рядовой, 16.03. 1943), Сибгатуллин Набиулла (рядовой, 05.12.1942), Сулейман Ахмед (1902, кызылармияче, 03.11.1942), Хасанов Нури Хасанович (рядовой, 13.02.1942), Чуркеев Рахмет (1917, 19.02.1943), Шакирзянов (үз исеме белән атасының исеме күрсәтелмәгән, кызылармияче, 12.02. 1942), Шакиров Нургалей Шакирович (13.02.1942), Шарафутдинов З. К. (старшина, 04.02.1943). Милләттәшләребезнең исем-фамилияләрен башка якын-тирә авыллардагы туганнар каберлегеннән дә (ә андый авыллар Парфин районында гына да бихисап!) күпләп очратырга мөмкин.
Бабам һәм алда исемнәре санап үтелгән кан кардәшләрем җирләнгән бу төбәктә бик каты сугышлар булган. Монда кеше теге яктан да, безнең яктан да меңәрләп-меңәрләп кырылган. Белгечләр әйтүенчә, бөтен сугыш вакытында кулланылган хәрби техниканың яртысы шушы җирлектә харап булган. Кемнәр Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгалардан хәбәрдар, алар Көньяк-Көнбатыш фронт, Демьян казаны (Демьянский котел), 11 нче армия, 55 нче укчы дивизия (мин икесен генә искә төшердем, алар исә берничә) турында, мондагы мәхшәр хакында яхшы беләдер... 107 нче укчы полк (бабай шуның бер сугышчысы булган инде) менә шул 55 нче дивизиягә караган, дивизия үз чиратында 11 нче армиягә буйсынган...
...Каберлектән чыгуга, безне баягы танышларыбыз көтеп тора иде. Сергей Андреев (ир-егетнең исем-фамилиясе шулай иде) эзтабар булып чыкты. Ул да үз бабасы каберен Полтавадан эзләп тапкан. Сергей безгә Херенка авылы булган урынны, аяусыз бәрелешләр барган җирләрне күрсәтте. Аннары, район үзәге Парфинода яшәүче командиры Валерий Брюсов белән телефон аша сөйләшеп, безне аның белән таныштырды. Егетләр безнең кадерле Әүһади бабабыз исемен мәңгеләштерүдә кулларыннан килгәнчә булышырга вәгъдә иттеләр. «Казанны яхшы беләбез, анда безнең дусларыбыз күп», - диде мәшһүр урыс шагыйре Валерий Брюсовның адашы. Саубуллашыр алдыннан, Валерий Викторович бер кызыклы факт әйтте. Казаннан бер татар апасы әтисе каберен эзләп килгән булган. Хикмәти Хода, ул әтисенең бертуганы каберен дә шушы тирәлектәге икенче бер авыл зиратыннан тапкан. Хәзер «Долг» эзтабар отряды командиры В. Брюсов әлеге апа белән даими элемтәдә тора икән.
Сүземне йомгаклап,тагын шуны әйтим әле: бабай каберенә туган-үскән авылы Олыймәннән (Актаныш) бер кушуч нигез туфрагы алып барган идек. Аны, догалар укып, туганнар каберлегенә сиптек. Киткәндә Херенка авылы булган урыннан бер уч туфракны үзебез белән, Олыймәнгә кайткач, әбиебез Мофаккирә Габделгани кызы каберенә салырга дип алдык.
Урыс авылы Боркига - бабабыз җирләнгән каберлеккә исә, юлыбыз өзелмәс, иншалла. Әле Әүһади бабай турында ачыклыйсы нәрсәләр шактый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: