Шәһри Казан

Баерга бик кыстыйлар

Минем ярлы-ябагайлыгым бөтен дөньяга билгеле бугай инде. Көн дими, төн дими, электрон почтама әле тегеннән, әле моннан мине тиз генә баерга өйрәтә торган берсеннән-берсе акыллы киңәшләр килә. Әйтик, июнь башында мине нефть магнаты ясарга теләделәр. Кара алтынны сатышырга тәкъдим итеп хат килде. Белмәсәң, өйрәтәбез дә дигәннәр. И рәхмәт төшкерләре, теләкләре...

Әллә тәвәккәлләп караргамы дип уйламакчы булып йөргән арада, тагын бер хат пәйда булды. Монысы тагын да сөенечлерәк. (Бәхет бер килсә килә бит ул, ишелеп төшә.) Җәһәннәм читендәге Того шәһәреннән мистер Дэвид Уильямстан. Бик бай банкир икән ул. Аның клиентлары 5,6 миллион долларга ия булган ирле-хатынлы берәүләр үлеп киткәннәр дә... (әйе, әҗәлдән байлык кына алып кала алмый) игелекле күңелле банкир аларның акчаларын миңа тәкъдим итәргә булган. Чөнки бакыйлыкка күчкән теге мескеннәрнең байлыкларын калдырырга бер генә дә варислары юк икән, хәтта эт-песиләре дә булмаган. Чөнки кайбер шундый черегән байларның бөтен мал-мөлкәтләрен дүрт аяклы дусларына мирас итеп калдырганнарын да беләбез. Ярар, булмаганы яхшы булган, әгәр булса, ул миңа тәтемәс иде әле. Нинди генә рәхмәтләр әйтим инде монысына. Җир шарындагы 7 миллиард кеше арасыннан мине сайлаган бит. Мине. Исемемне дә дөрес язарга тырышкан. Минем атым чит ил кешесенә түгел, рус халкына да, язганда, кыенлык тудыра торган шактый үзенчәлекле. Бер язганда өч хата ясаган очраклар да булгалый. Ә монда дөп-дөрес. Әлеге зур сумманы нәкъ менә миңа бирәсе килү теләге бик көчле булгандыр инде, татар теле сүзлекләре аша өйрәнгәндер, рәхмәт төшкере. Мин, гомер буе 5-10 мең сум хезмәт хакына эшләгән каләм әһеле буларак, аның кадәр акчаны күз алдыма да китерә алмадым. Авызы юкә бау белән бәйләнгән шыплап тутырылган бер арыш капчыгы буламы икән ул? Әллә инде бер вагон укмы? Тау кадәр мондый акчаны алдыңа өеп куйсалар, акылдан да шашарсың, Аллам сакласын. Андый мисалларны адым саен ишетеп торабыз. Бәласеннән башаяк. Аннары дөньяда миннән хәерчерәкләр дә җитәрлек инде ул. Ә минем әле Аллага шөкер. Исән-сау эшләп йөрим, аягым-кулым бар. Хезмәт хакына быел пенсия дә өстәлде, анысы да иш янына куш. Тагын шунысы, юрганга карап аяк сузарга өйрәнгән инде без, артыгын өметләнмибез, көтмибез. Әйе шул, миннән ярлыраклар да буа буарлык бу дөньяда. Әнә Африкада балалар ачтан үлә. Дәвалану өчен миллионнар көтеп, соң сулышларында ятучылар да, җиде мең пенсияләрен нәрсәгә тотарга белмичә, башлары авыртучы карт-карчыклар да аз түгел. Кемнәрдер гомере буе юньле фатир күрә алмый тилмерә. Ул Канададагы банкир әфәнде алай бик шәфкатьле булгач, шундыйларга бирсен ул акчасын. Бүлеп бирсә, тагын да әйбәтрәк булыр, аз-азлап булса да, күбесенә өлеш чыгар. Шулай дип, һәрхәлдә, дөрес уйлаганмындыр дип уйлап, зинһар өчен дип үтенгән булса да, мине мизгел эчендә черегән бай ясарга теләгән бу хатны да җавапсыз калдырдым.
Алтын күргәч, фәрештә аза, диләр. Азмый-тузмый гына: «ач тамагым, тыныч колагым», - дип яшәвемне дәвам итим әле дип, катгый карарга килеп, байлыкка омтылган нәфесемне җиңеп өйгә кайтсам, почта әрҗәсендә бер хат мине көтеп тора. Анысы әллә кайдан түгел, Тверьдан гына килгән булып чыкты. Монысы тагын да өметлерәк. Анда акка кара белән минем 2 миллион 800 мең сум акча отуым турында хәбәр ителгән. Туры килүен күр әле син. Күптән инде зур гаиләбез белән шәһәр янында бергәләп яши торган зур матур йорт төзү турында хыяллана идек. Андый бәхеткә ия булыр өчен менә шул күрсәтелгән сумма җитми иде безгә. Җирен бирделәр бит инде, бар. Күп балалы гаиләләргә өләшкәндә, безгә дә өлеш чыкты. Менә ходайның рәхмәте, бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Шарты да әллә ни эшләп булмаслык түгел - конвертка салынган каталогтан бер товарга заказ гына бирәсе. Анысы да кирәкле әйбер бит, төшеп югалган акча булмый инде ул. Адресны каян тапканнар диген. Әй, искә төште, телевизордан бик рекламалап мактагач, банкалар консервлау өчен вакуумлы насос белән суыртылып ябыла торган капкач сораткан идем. Озак көтмәдем. Тик өметем акланмады, кыяр-помидорлар бер атна эчендә күпереп чыгып, капкачларын алып аттылар. Мин хәзер ул эшкә ярамаган нәрсәләрнең кайда икәнлекләрен дә белмим инде. Эчне пошырып тормасыннар дип, күз алдыннан ук югалттым. Бәяләре бар иде үзләренең. Мин инде бу хакта оныткан идем. Мондый гына алданулар безнең тормышта аз булмый бит инде. Тукай әйтмешли, берәү алдый, берәү алдана. Хәзер ул азрак үзгәрде дә бугай. Берәү алдый, меңәү алдана. Барысын да исеңдә тотып, күңелеңә авыр алсаң, үз-үзеңне кызганудан йөрәгеңнең шартлавы бар. Мин оныткан булсам да, болар онытмаганнар бит, рәхмәт яугырлары. Менә җиңүче дә иткәннәр. Күңелең тагын бер алгысынып куйгандыр әле дисезме. Юк шул менә. Без бит балачакта кызык кына бер җыр җырлап үскән буын.
Бай мескен йоклый алмый,
Байлыктан йокысы кача.
Ә ярлы шып-шыр ялангач,
Җырлап, күңелен ача.
Без, бу җырны җырлаганда, акча капчыклары өстенә менеп утырып йоклый алмый интегүдән күзләре кызарып беткән мескен бай капиталистны бик кызгана, әле ярый, без алай түгел дип үзебез өчен бик сөенә идек. Хәзерге акылым белән уйлыйм да ярый әле безгә шул җырны өйрәткәннәр дип шатланып туя алмыйм. Ул бит безгә рухи байлыкны акчадан, матди байлыктан өстен куярга өйрәткән. Бу җырны ишетмәгән һәм аны иш итмәгән булсак, бар нәрсә дә акчага һәм байлыкка корылган бүгенге бу дөньяда ничек яшәр идек?!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    327
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    454
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    819
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    34
    0
    0