Шәһри Казан

Бакый Урманче: «Иң мөһиме кемнең нинди йортта үсүе түгел бит, ә тудырган иҗаты»

Мансур ага Хәсәнов белән мин озак еллар берьяклы гына таныш идем, ягъни мин аны күреп таныйм, чыгышларын тыңлыйм, язганнарын укыйм. Аның үзе белән очрашып танышу өчен юлларыбыз кисешә алмагандыр, чөнки Мансур абый - гуманитар өлкә белгече, ә минем өлкә - техника. Ул - обком, кабмин вәкиле, ә мин - завод...

Тукай-Кырлай музей комплексы.

Мансур Хәсәнов шә­хесенә карата иң әт­рафлы бәяләмәләрне бөек рәссамыбыз Бакый ага Урманче авызыннан Тукай-Кырлайга сәяхәт кылганда ишеттем. Үз гомерендә йорты түгел, фатиры да булмаган Тукаебызны шундый затлы «комплекслы» итү - нинди матур, көчле идея бит! Мине шул идеянең барлык­ка килү һәм тормышка ашыру тарихы кызыксындыра иде. «Иң мөһиме кемнең нинди йортта үсүе түгел бит, ә тудырган иҗаты, үзләреннән соң калдырган хезмәтләренең кыйммәтендә, аларның бүгенге тормышыбыз өчен дә актуаль булуында. Ә безнең Тукаебызның иҗаты иң зур хөрмәткә лаек. Шушы хакыйкатьне Татарстан җитәкчелегеннән иң беренче булып Мансур Хәсәнов аңлады. Без башка җитәкчеләрдә дә теләктәшлек таптык. Иң мөһиме - обкомның беренче секретаре Фикърәт Табеевтан хуплау алдык», - дип төшендерде Бакый ага.

Бакый ага Урманче бу комплексның идея җитәкчесе - төп архитекторы булды. Ә Мансур Хәсәнов - башкарып чыгуны оештыручы, төп җитәкче.

Әлеге комплекс турында сүз чыкканда, Бакый аганың йөзе балкып китә иде. Ә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең ничек булышуларын, Арча районы җитәкчеләренең бу эшкә нинди җаваплылык белән карауларын һәм Казан арты - Арча районы балта осталарының ничек тырышып, булсынга эшләүләрен зур канәгатьлек хисе белән искә алулары әле дә хәтеремдә.
Бакый һәм Мансур агалар комплексны ачу тантанасының иң абруйлы кунаклары буларак хөрмәтләнделәр. Мин бу сүзләрне аларның куанычтан балкыган йөзләрен күргән, шул тарихи тантананың шаһиты буларак язам. Бу - булдыра алу шатлыгы иде.

Алгарак китеп булса да билгеләп узу кирәктер, бу ике шәхеснең үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләре гомерлек булды. Еллар узып, инде Бакый Урманченың вафатыннан соң, аның бай мирасын саклау һәм республикабызның рухи тормышын баетуга куйган игелекле хезмәтләренә рәхмәтле булу йөзеннән, бөек рәссамыбыз, даһи сынчыбызның музеен ачу, шәһәребездә һәйкәлен кую буенча күркәм эшләр дә башкарылды. Әлбәттә, бу игелекле гамәлләр дә хөрмәтле Мансур Хәсәнов игътибарыннан, эшлекле теләктәшлегеннән башка эшләнмәде.

Мансур Хәсәнов.

Реклама

Мансур Хәсәнов шәхес буларак күңелемдә гел үсә барды һәм аның белән аерым очрашу теләге көчәйде. Үзгәрешләр чоры башлангач, моңарчы күз алдына да китерә алмаган яңалык - сүз иреге барлыкка килде. Халкыбызда милли рух баш калкытты. Казанда татар иҗтимагый үзәге оештыру буенча җыелып сөйләшүләр башланды. Ул хәрәкәт гел көчәйде һәм аның утырышлары Татар академия театры бинасында, тулы залда уздырыла башлады. Күп таләпләр арасында иң мөһиме - республикага союздашлык статусы алу иде. Шул җыелышларда хөкүмәтебез вәкиле булып гел Мансур Хәсәнов катнаша һәм президиум өстәленең бер башында бик җитди кыяфәттә гел язып утыра һәм ахырында сүз алып, бөтен куелган сорауларга җавап бирә, үз сүзен әйтә. Күңелемә ул иң тәвәккәл хөкүмәт вәкиле булып кереп калды.

Мансур ага Хәсәновның 60 еллык юбилее да менә шундый тынгысыз чорга туры килде. Шулай да мин якташлары исеменнән, Казанга килеп, кабинетында аны котлый алдым. Бакый Урманче белән Тукай-Кырлайга, Кышкарга, Мәчкәрәгә сәяхәт кылуыбыз, Карадуганда, абыем Бакый йортында кунак булуыбызны сөйләдем. Тукай-Кырлай комплексы өчен рәхмәтемне әйттем. Ә Бакый Урманченың Түбән Камада «Җидегән чишмә» кичәсендә булуыннан инде ул хәбәрдар иде. Күрәсең, аңа бу турыда аксакалыбыз үзе сөйләгәндер. Югыйсә, Мансур абый аптырабрак: «Азатҗан» син буласыңмыни инде ул?» - димәс иде. Мине Урманче гына шулай атады. Әңгәмәбезнең нәкъ шушы урынында аны «Җидегән чишмә» кичәсенә чакырырга форсат туды һәм мин аңа юбилеен туган авылы Бигештә дә, Түбән Камада да уздыру тәкъдимен ясадым. Мансур ага: «Сезнең ул чаралар рухи дөньябызда матур гына яңгыраш тапты, рәхмәт үзегезгә. Минекен дә булдыра алыр идегез, тик үтә дә тотрыксыз чор бит, чигереп торыйк», - диде. Кызганыч, тормыш гел катлаулана барды һәм без ул матур хыялны, Мансур Хәсәновны туган ягында да зурлауны тормышка ашыра алмый калдык. Әмма илебездә башланган «үзгәртеп кору» сәясәте республикабыз үсешендә яңа мөмкинлекләр тудырды. Шулар арасында Татарстан Фәннәр академиясен оештыру, мөгаен, аерым игътибарга лаеклыларның берседер. Киң эрудиция һәм зур оештыру сәләте таләп иткән бу эш Мансур Хәсәновка тапшырылды.

Республикабыз алдында торган үтә дә мөһим, катлаулы бу мәсьәләне дә Мансур Хәсәнов үзенә хас җитдилек һәм җаваплылык белән лаеклы башкарып чыкты. Сайлаулар үткәрелде һәм академик Мансур Хәсәнов Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты буларак, аның уңышлы эшләп китүен тәэмин итте.

Үзем өчен шактый ук мөһим булып исемдә калган тагын бер вакыйганы искә алмасам, бу истәлекләр тулы ук булмас иде. Көннәрдән бер көнне Министрлар Кабинетында республикабызда урнашкан эре завод, берләшмәләрдәге фәнни берәмлекләрнең эш нәтиҗәләрен барлау чарасы булып узды. Минем хезмәт биографиямдә беренче тапкыр булды бу, җитмәсә, әлеге чарага безнең генераль директор үзе дә барды. Шулай ук ул залда Мансур Хәсәнов барлыгын да шәйләдем. Ә утырышны ул вакытта премьер-министр Рөстәм Миңнеханов алып барды. Башлап казанлылар хисап тотты. Миңа чират җиткәч, үз чыгышымда кайсы завод ничә патент алган, ничәсе гамәлгә кертелгән һәм ничә миллион экономия алынуын сөйли башладым. Зал җанланды, җиденче завод яңалыкларын әйтеп узгач, Рөстәм Нургалиевич: «Мөгаен, җиткәндер, Азат абый, кайда эш барганын аңладык, бөтенесе дә шулай эшләсә, без күптән инде алдынгылар рәтендә булыр идек, молодцы», - диде. Көтелмәгән мондый борылыштан аптырап калдым, чөнки мин тән­кыйть көткән идем. Тәнәфестә мине Мансур Хәсәнов янына чакырдылар. Ул чыгышымның отышлы булуын әйтте һәм озакка сузмыйча гына рәсми басылган фәнни хезмәтләремнең исемлеген үзенә китерергә кушты. Фәнни хезмәтләрем белән җентекләп танышып чыкты. Аннан патентларымның күплеген, безнең фәнни үзәкнең шундый зур берләшмә уңышларында әһәмиятле роль уйнаганын һәм шул хакыйкатьне хөкүмәт җитәкчесенең дә югары бәһаләвен ассызыклап үтте.

Шулай ук аспирантурада кайда укуым һәм фәнни җитәкчеләремнең кем булуы белән кызыксынды. Мин аспирантураны Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтында узуым, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләремне дә академик Кафаров һәм профессор Писаренко җитәкчелегендә яклавымны әйттем. Аннан ул: «Һм-м, мин бит сине, Азатҗан, иҗтимагый өлкә хезмәткәре итеп кенә күрә идем», - дип куйды.

Мансур Хәсәнов эш кешесе иде. Ул бөтен барлыгын: акылын, сәләтен, егәрен тормышыбызны матуррак, камилрәк итүгә багышлады. Бу фикер аның 75 яшьлек юбилеенда бик еш яңгырады. Тантанада төрле елларда Мансур Хәсәнов белән республикабызның беренче җитәкчеләре буларак эшләгән мөхтәрәм Фикърәт Табеев, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев тә катнашты. Һәр өчесе үзләрен бик гади, кечелек­ле тотып, юбилярга карата иң җылы хөрмәтләү сүзләрен җиткерделәр. Мансур аганың республикабызны, иң әүвәл аның фәнен, мәгарифен, мәдәниятен үстерүгә куйган биниһая хезмәтен тану иде бу - аның хезмәттә үткән тормыш юлын бәһаләүнең, мөгаен, кульминация ноктасы булгандыр. Тышкы хисләргә саран, үтә дә тыйнак булуына карамастан, юбилярның йөзендә әлеге бәһадән канәгатьлек шәйләнә иде. Академия бинасында узган юбилей мохите үзе үк сирәк очрый торган дустанә халәт иде... Бүген күңелгә, ирексездән, шундый уй килә: ә академия бинасының икенче катында, гөлләр арасында, зәвыклы постаментта Мансур Хәсәновның җыйнак кына бюсты торса һәм башкалабызның бер урамына аның исеме бирелсә, бик урынлы булыр иде.

Бакый Урманче: «Иң мөһиме кемнең нинди йортта үсүе түгел бит, ә тудырган иҗаты, үзләреннән соң калдырган хезмәтләренең кыйммәтендә, аларның бүгенге тормышыбыз өчен дә актуаль булуында. Ә безнең Тукаебызның иҗаты иң зур хөрмәткә лаек. Шушы хакыйкатьне Татарстан җитәкчелегеннән иң беренче булып Мансур Хәсәнов аңлады».


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: