Шәһри Казан

Бал кортлары кебек

Әле кичә генә булган кебек барысы да. Менә Риф, ерак юлга чыкканда йөртә торган портфелен тотып, Казаннан кайтып төшә. Авылдашлары якын итеп: «Бу юлы кайдан кайтышың, энекәш», - дип сорыйлар аңардан. «Обком пленумыннан», - ди Тымытыкның яшь веттабибы.

Реклама

Аның ул вакытта колхозның комсомол оешмасын да җитәкләгән чагы. Алдынгы секретарь комсомол өлкә комитетына үзләрендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакырылган була. «Әллә Н.С.Хрущевны эшеннән алуда катнаштыңмы?» - дип сорыйлар аңардан, шаяртып. Әле августта гына Тымытыкта булып киткән ил башлыгын алыштырган КПСС Үзәк Комитетының октябрь (1964 ел) пленумы да шул көннәрдә була. Беләккә кызыл тасма бәйләп, халык арасында тәртип саклаучы булып катнашкан яшьләр лидеры дәүләт җитәкчесен элекке район үзәге булган Тымытыкта ничек каршылауларын, ярты гасыр вакыт үтсә дә, бүгенгедәй хәтерли.
Рифнең дә, хатыны Гөлнең дә балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Рифнең әти-әниле тигез канат астында булуы, туган авылы Күктәкәдә, ишле туган-тумачасы арасында үсүе аңа кыенлыкларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Сугыштан яраланып кайткан әтисе Гайфулла абзый күп еллар буе колхоз рәисе була.
Ә менә Гөлнең әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп югала. Узган гасырның 30нчы елларында укытучы һөнәрен үзләштергән әнисе Банат апа көчле ихтыярлы хатын була. Бердәнбер кызы Гөл белән алар күп авырлыкларга түзәләр. 5-6 мәктәптә әле русча, әле татарча укуга күчеп, Гөл урта мәктәпне Башкортстанның район үзәге булган Бакалы авылында тәмамлый. Аннан Казан дәүләт педагогия институтында белем алып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын ала. 40 елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлый Гөл.
Бу гаиләдә Риф армиягә киткәннән алып, гомеренең соңгы көненә кадәр иң хөрмәтле кеше Гөлнең газиз әнисе Банат апа була. Яшьлегендә күргән михнәтләрнең олыгайгач булса да бер рәхәтен күреп, 90 яшькә якын яшәп, балаларына риза-бәхил булып дөнья куя ул.
Риф Гайфулла улы күп еллар районның баш ветеринария врачы булып эшләде, аннан соң районның нәсел берләшмәсен җитәкләде.
Сәйфуллиннар нәселе бик ишле, алар ил буйлап таралган. Араларында милләтебезгә абруй өстәп, дәүләткүләм танылганнары да бар. Шуларның берсе Инсаф Сәйфуллин - икенче чакырылыш (1995-1999) Дәүләт Думасы депутаты, химия фәннәре докторы, академик, РФ Технологик фәннәр академиясе вице-президенты. Ул 1 майда 75 яшен тутырган Риф аганың туганнан туган энесе. Сәйфуллиннар ел саен туган якларына җыелып, исән чакта күрешеп торалар, туганлыкның кадерен беләләр. Барысы да уңган, бал кортлары кебек тырыш кавем бу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: