Шәһри Казан

Бала баласы балдан татлы?

Ишегалдыбызда бер генә күрешмибез без аның белән. Иртә таңнан балалары янына булышырга дип килгән Лариса апа белән аралашуыбызга да шактый вакыт узды. Бу юлы да ерактан сәлам биреп: «Кодагый белән балаларны Эмиратка ялга җибәрдек әле. Менә малайларны карыйбыз - кодагый мәктәп юлын таптый, без - Марсель белән баскычка күтәрелергә өйрәнәбез».

Реклама

Балалар дигәне - улы белән килене инде. Бер-берсе өчен үлеп торган матур пар алар. Лариса апаның улы Ринат белән килене Ирина. Ринатны ана кеше ялгызы үстергән, ире бик яшьли үлеп киткән. Хәзер 35 яшьлек Ринат Чаллыда зур гына оешма директоры булып эшли. Атнаның биш көнендә өйдә юк ул, ял көннәрендә генә Казанга кайта ала. Әмма ул ике көнендә гаиләсе белән әвәрә килеп йөрүенә шаккатасың. Кайчан карама йә театрдан, йә кинодан, йә табигать кочагыннан ялдан кайтып килә алар. Хатыны Иринаның 33 яшенә бантик урап машина бүләк итүе, 33 роза күтәреп кайтуы да ни тора.
Тормышлары тулаем түгәрәк кенә буласы иде дә соң. Икенче уллары сәламәт булып туа алмады. Сабый утырып та тора алмый, күз күреме дә юк, акыл үсешендә дә тоткарлык күренә. Өч яшенә кадәр имезде генә аны Ирина. Ринат акча табып тора, ул йә Кытайга, йә Германиягә дәвалау курсына йөри. Олы уллары каенанасы белән калып тора.
«Ул бит минем дә ярам»
Лариса апаның ни рәвешле бала карашуын күрәм дә шаккатам инде мин. Иртән-иртүк паласларын ишегалдына чыгарып элә, аларны каккалап-җилләткәнче, янындагы арбада яткан Марсельгә җырлар җырлый, шигырьләр сөйли. Аннан, килен бүген балык ашыйсы килде дигән иде, дип өйләренә ашарга пешерергә кереп китә. Әбәт тирәләрендә олы оныгы Динарны берәр түгәрәккә алып чыгып китәргә мөмкин. Монда кемнең - ана, кемнең каенана икәнен дә аермассың.
- Өйләрне һәркөн җыештырырга кирәк, Марсельгә тузан ярамый, - ди бер шулай сөйләшергә җай чыкканда Лариса апа. - Чабам инде, чапмый - үз балам бит. Минем дә ярам. Табиблар ярып алмады бит, янәсе, җиде айлык килеш бала яшәп китә алмаячак, уколлар кадый-кадый үстерәбез. Үстерделәр менә - инвалид ясап бирделәр баладан. Улым меңгә ярылырга җитешеп акча эшли, без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез инде.
Без дигәне - кодагые инде. Әмма кодагый Лариса апа кебек үк меңгә ярылырга җитешеп чапмый. Килсә дә, булышса да, артык хәрәкәтләр өстәмичә генә ярдәм итә. Идәннәр юып, ашарларга пешереп, баланы култык астыннан тотып подъезд баскычларында йөрми. Минем исә Лариса апаны күргән саен үзәкләр өзелеп куя - никадәр зур йөрәкле кеше! Берәү булса, әйе шул, балалары инвалид булды шул, дип өендә генә утырырга, әллә нигә бер килеп китәргә дә күп сорамас иде. Хәзер бит сау-сәламәт оныкларын да карашырга атлыгып тормый дәү әниләр. Аның да инде картлык чирләре дә, сызланган аяк-куллары да бардыр - бер тапкыр зар ишеткәнем юк үзеннән. Күзе күрмәгән, колакка да катырак Марсель белән чыга да ул ишегалдына, дөньясын онытып, баланы уйната. Инде дүрт яшен тутырган ир бала гәүдәгә дә сөбханалла гына - ул исә Лариса апаның кулыннан да төшми. «Бала баласы балдан татлы була, диләр иде, хак икән, - ди ул. - Иртән килеп җиткәнче сагындыра бит, чукынмыш, яраттыра белә».
Ходай сугар
Оныклар карашырга тиешме соң ул дәү әниләр, алар бит үзләренекен үстергән инде, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Юк инде, беркем беркемгә бернәрсә дә тиеш түгел. Әмма, картайгач мин яшәп калырга тиеш, дигән әби-бабайларны мин барыбер аңлап ук җиткерә алмыйм. Яшь чагында болай да үз балаңның үскәнен сизми дә каласың бит инде ул - дөнья куасың, тормышыңны булдырасың дигәндәй. Олыгаеп, балаларың оныклар белән сөендергәндә шул кадерле йомгакны да сөймәгәч, ни рәхәте бар инде картлыкның, ни мәгънәсе бар тормышыңның? Кырыкмаса-кырык сәбәп табып (аеруча килен балаларына), бала карашмас өчен генә дә «су төбенә ятарга» әзер әби-бабайларны кызганып та куясың - кешегә игелек күрсәтмәс өчен күпме интегә бит алар! Яшәп калырга ашыга! Яшәп калып, картайгач кына кемнәр белән аралашыр да, хәл белергә генә булса да кереп чык, дип кемгә мөрәҗәгать итәрләрдер - анысы караңгы. Баланың да кечкенә вакыты - тәмле чагы бер генә була шул ул, аннан теләсәң дә алдыңа утыртып сөя дә алмыйсың, үзеңнеке дә итә алмыйсың инде аны.
- Нинди килен баласы дигән сүз ул? - ди Лариса апа да, күршесенең, киленеңнең бәхете синнән инде, диюенә җавап итеп. - Ходай сугар, әстәгъфирулла диген. Үз балам, улымның баласы - нәсел дәвамчым ул минем. Әле Алла теләсә, сихәтләнер, әйеме, улым, сөйкемле сөягем минем!..
Марсельнең соңгы дәвалау курсыннан соң кеше ярдәме белән аяк очларында йөри башлавын, яктылыкны аера башлавын да елый-елый сөйләде Лариса апа. Йөрәк әрнүләрен йота-йота яшәүче мондый дәү әниләргә һәйкәл салырлык та, олуг рәхмәт әйтерлек кенә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: