Шәһри Казан

Балалар китап укымый дигән булабыз...

Шәһәребезне бизәп торган Камал театрына татарча спектакльләр карар өчен генә түгел, яңа китаплар белән танышырга да барам. Бик ошаганнарын алып та кайтам. Бер генә баруымда да китапсыз кайтканым юк.

Элек без бала чакта укырга китап юк иде. Яңа китап кайтса, бер атна эчендә укый-укый тетелеп бетә иде. Ә хәзер бик кызык, дөресрәге, кызганыч. Китап күп - укучы юк. Менә күптән түгел генә тагын Камалга бардым. Шунда бер малай белән анага игътибар иттем. Алты яшьләр чамасындагы малай күз явын алырлык балалар китапларының әле берсен, әле икенчесен кулына тотып-тотып карый. Ә әнисе аны бу матур китаплар куелган өстәл яныннан ничек булса да тизрәк алып китәргә тырыша.

Малай аның саен китапларга тартыла. Соңыннан барыбер әни кеше җиңде - баланы буфетка алып китте. Эх, мин әйтәм, балаң китап белән кызыксынганда, алып тоттырырга бит инде шуны. Акча кызганып торасы түгел иде. Берничә елдан ул китап ягына таба борылып та карамаса нишләрсең? Үзебез һаман балалар китап яратмый, укымый дигән булабыз... Яраталар!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: