Шәһри Казан

Балалар культы

Мин СССР заманында ярты ел гына яшәп калган кеше. Үзем ел башында туган, августта фашизмны җиңгән, бөек дәүләттән инде җилләр искән.

СССР таркалса да, аның калдыклары әле 3-4 ел кала һәм без шул мохитне бераз булса да тоеп, татып калырга өлгердек. Дөресрәге, әниләр безне шул рәвешле үстерде. Гаиләдә беренче бала булганлыктан, кадерем шактый зур булган, күрәсең. Уенчыкларга кытлык кичермәдем. Башкаларда булган төрле төсле шакмаклар, юла, курчак, неваляшка, ребуслар мин дә дә бар иде. Тагын кызыл төстә телефоным булуын хәтерлим. Ул чын телефон иде, элеккеге, номерны әйләндереп җыя торган телефон. Телем шактый иртә ачылганлыктан, мин шул телефоннан үземчә, апалар белән «сөйләшеп» йөргәнем хәтердә. Җәй көне исә урамда уйный идек. Һәр ишегалдында диярлек ком өеме бар. Тик ялгызың гына уйнау күңелле түгел. Шуңа, әбигә ияреп, олы урамга чыгасың. Анда исә балаларның чиге юк. Барысы да, минем кебек, әбиләренә ияреп килгән. Дәү әниләр дөнья хәлләрен, узган яшьлекләрен сагынып сөйләп утырганда, без комнан төрле фигуралар ясыйбыз.

Кыш көне чана шуа идек. Бияләйләр, тезләр бозланып ката, битләр чөгендер төсенә керә, инде караңгы төшә башлый, әби кайтырга билгеләнгән вакыт әллә кайчан узган була, тик өйгә кайтасы килми. Дуслар белән күбрәк уйныйсы, тагын да күбрәк шуасы килә. Тау башына менәсең дә, монысы соңгысы, аннары кайтып китәм дисең. Таудан төшкәндә исә, юк, тагын берне генә шуам әле, әти-әни, дәү әни орышмас, дип уйлыйсың...

Ә хәзерге балалар ничек уйный? Сәүдә үзәкләренең кайсысына гына кермә, балалар кибетләре. Яна торган, кычкыра торган, сөйләшә торган, үзе йөрешле, үзе очучы, пульт белән идарә ителә торган - тагын әллә нинди уенчыклардан балаларның гына түгел, олыларның да башлары әйләнә.

Кулның моторикасын үстерә торган уенчыкка тап булдым әле. Сезнең бала чакта кайсыгызның шундый тәтие бар иде?

Әтинең 7-8 яшьләр тирәсендә урамда уйнаганда төшкән фотосурәте сакланган. 6-7 малай агачтан ясалган машиналар белән комда уйный. Авызлары колакка җиткән. Мәрхүм бабам да, аның энесе дә балта тота белгәнлектән, малайларына уенчык ясап бирү зур кыенлык тудырмаган. Ә кайбер малайларның андый уенчыклары да булмаган. Менә сиңа моторика! Бер әбинең 5 кызы да 1 малае, икенчесенең 4 кыз. Аларның кул моторикасы турында уйлап утырырга вакытлары гомумән дә булмаган! Аның каравы, исән-сау балалар үстергән, рухи яктан да, физик яктан да исән, Аллага шөкер!

Әнием еш кына «чичикай», ягъни ватылган чынаяк, чәйнекләрнең чәчәкле кисәкләре белән уйнауларын, алардан ниндидер «секрет»лар ясауларын искә алып сөйли. Уйнатып кара син хәзерге балаларны шундый нәрсә белән! Аларга сенсорлы телефон, планшет, компьютер булсын! Борын асларыннан сыеклык (гафу итегез!) агып торса-тора, әмма кулына телефон тоттырырга кирәк. Әти-әниләр дә бозып бетерә үзләрен. Бала елый башладымы, шунда ук кулына телефон тоттыра. Янәсе, еламасын гына!
Уенчыклар бер хәл. Балалар коляскаларын карагыз сез! Аларның ниндие генә юк! Уңга авыша, сулга авыша, урталай бөгелә, өскә күтәрелә, аска төшә - кыскасы, балалар үзләре дә шул кадәр функцияле булмый әле анда ятканда.

Реклама

Ә автомобиль креслолары ни тора! Мин балаларның юлларда исән-имин йөрүе яклы, билгеле. Әмма бит без ничектер алардан башка үскәнбез. Әниләрнең авылы белән безнең авыл арасы 6-7 чакрым. Миңа 4-5 яшь булганда, әле машинабыз юк иде. Шуңа да кунакка күрше авылга әтинең тракторына утырып йөри идек. Утырып дип... рульдә - әти, янындагы урындыкта - әни, аның итәгендә - сеңлем, ә мин алда калган буш урында басып бара идем. Тракторның магнитофоны булмаганлыктан, мин радио ролен дә үтәгәнмен, җырлап барганмын. (Анысын үзем хәтерләмим, әни генә сөйли.) Аның каравы, әби белән бабай янына кунакка барганмын һәм миңа бернинди дә автокресла кирәкмәгән!

... 50, 100 ел элек балаларга бөтенләй башка төрле мөнәсәбәт булган! Ә хәзер нәрсә? Бала ялгыш егылдымы, ой, балалар психологына алып барырга кирәк дип, шундук аны күтәреп чабалар. Җәмәгать, нинди психолог!? Сез үзегезнең бала чакта психологка йөргәнегезне кайсыгыз хәтерли? Хәтерләмәгәч, нигә ул балагызны шулкадәр яфалыйсыз да, аңа Алла итеп карыйсыз? Аңлыйм, бала - бәгырь җимеше, йөрәгеңнән өзелеп төшкән җан. Моны үзе ата-ана булган кеше генә аңлый, диярсез. Ни генә булмасын, баланы парник астында үстерү һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Ул мөстәкыйль булып яшәргә, өйрәнергә тиеш.
Уен мәйданчыкларын карагыз! Алар ятьмә белән әйләндереп алынган, махсус йомшак материалдан эшләнелгән келәмнәр җәелгән. Балачагыгызны искә төшерегез әле, әти-әниләр. Сез түгел, мин 6-7 яшьтә вакытта да балалар мәйданчыгында бар нәрсә дә тимердән эшләнелгән була иде. Ул 5-6 елга бер буялса буяла, буялмаса, шулай тора. Авылда бөтенләй дә... Андый мәйданчыкны, гадәттә, без үзебез ясый идек. Агач бүкәненә такта куясың да ике ягына утырып атынасың. Менә сиңа - таган. Йә булмаса, агачка аркан бәйләп, аңа такта куеп атына идек. Безнең өчен балалар мәйданчыгы ул - агач һәм койма башы, кечерәк вакытта - ком өеме. Аның каравы, күп хәрәкәтләнгәнбез һәм шуңа да буыннар хәзергеләрнеке кебек 10 яшьтә катмаган. Без барысына да үзебез гаепле! Бала тәртип бозса, аңа ничек «җәза» бирәбез? Син мине тыңламадың, шуңа көне буе интернетка кермәячәксең, янәсе. Без нәрсә, балачак беткәнче «җәзага тартылган» булганбыз килеп чыга түгелме?!

Балаларны киендерүләрен карагыз сез! Ата-ана үзе киенмәсә дә, баласына әллә нинди кыйммәтле киемнәр кигезә. Шәһәр җирендә бу бигрәк тә ачык күренә. Брендлы, чит ил киемнәреннән генә йөри хәзер әле шуыша гына башлаган балалар да. «Армани» булды ни дә, «Версачи» булды ни инде ул балага! Барыбер урамга чыккач пычрата, йә бөтенләй, ертып та кайтырга мөмкин. Без, бигрәк тә сез үскәндә бер генә стилист булган - олы апа-абый. Алардан нәрсә кала - шуны син киясең. Зур икән - бөкләп куясың, сиңа кечерәйгәч, энең яки сеңлеңә кала. Берсендә кибеттә шундый нәрсәгә тап булдым. 3-4 яшьлек малай әнисенә: «Мин тимберлендлар кимәячәкмен! Алма миңа аларны!» - дип лаф ора. Күзем маңгаема менде! Әнисе тегеннән: «Ник кимисең?» - дип сорагач: «Миңа «Кензо» ал, балалар бакчасында барысы да тимберлендлардан йөри», - димәсенме. Авыл апа-абыйларына аңлатам, тимберлендлар - бик кыйммәтле ботинкалар. Бу баланың сөйләшүен ишеткәч, маңгайдагы күзләрем тагын да өскәрәк үрмәләде. Сез бала чакта үзегезгә аяк киеме сатып алганны хәтерлисезме? Миңа ошый яки ошамый дигән сүз бөтенләй дә бала авызыннан чыкканы булмый иде. Чакмы-чак, ә аның төсе, маркасы - бөтенләй дә мөһим түгел, чөнки 25 градуслы суыкта вьетнам яки колхоз базарында катыргыда басып торганда, аның бары бәясе генә мөһим була...

Балалар өчен хәтта косметика уйлап тапканнар! 2яшьтән хәзер нарасыйларыгызны тагын да матурлата аласыз, әниләр. Күз алдына китерәсезме, 3-4 яшьлек кызның иннек сөртеп һәм сөрмә тартып балалар бакчасына баруын? Кемнең «башын әйләндерә» ул анда? Үзе кебек алпан-тилпән йөргән малайларныңмы?

Хәзерге балаларның исемнәренә дә тукталып узмый булдыра алмыйм. Әти-әниләр үзләре уйлап чыгарган мәгънәсез исемнәр хакында сүз бармый. Ә элеккеге исемнәрне кире кайтарабыз дип «тырышучы» әти-әниләр хакында бара. Нурсолтан, Тимерхан, Әмирхан, Нурихан, Солтан, Ханбулат, Хантимер, Хангәрәй... Хан сүзенең мәгънәсен аңлатып тору кирәкмидер. Балаңа кечкенәдән үк шулай дәшкәч, аның гап-гади бер Наил, Шамил яки Сәлим булып үсмәячәге көн кебек ачык.
Төркиядә яшәүче бер танышымның кызы һәм улы бар. Кызы Таңсылу, улы исә Кубрат исемле. Төрекләр балага ике исем куша. Улына да бу ханым Кубратхан дип ат бирергә ниятләгән булган. Әмма ире моңа каршы төшкән. «Хан булырга аңа иртәрәк әле, үсеп, кеше булсын, ул исемне үзе яуласын һәм акласын», - дигән ул хәләленә. Бу сүзләрнең мәгънәсен үзегез аңлап, нәтиҗәләрне үзегез ясарсыз дип уйлыйм.

Озын сүзнең кыскасы дигәндәй... Яратыгыз балаларыгызны! Аларга игътибар һәм җылыгызны кызганмагыз. Әмма артыгын кыланып ташламагыз. Үзегезгә лаеклы алмаш булырдай балалар тәрбияләргә омтылыгыз, ә «патша»лар буыны түгел!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: