Шәһри Казан

Балаларны ялганларга кем өйрәтә?

Беркөнне автобуста барам. Каршымда бабай белән оныгы баскан. Кондуктор билет сата. Бабайдан: «Малайга ничә яшь?» - дип кызыксына. «Җиде», - ди бабай. Малай дәү әтисен төзәтергә ашыга: «Җиде түгел, сигез миңа».
Кондуктор: «сигез яшьтән юлда йөрү түләүле», - дип, бабайдан билет алдыра. Бабай, калтыранган куллары белән акча янчыгындагы соңгы тиеннәрен җыеп, кондукторга тоттыра. Ачуы йөзенә чыккан. Бер тукталыш барган арада, пенсиясенең аз булуыннан, сүз тыңламаган оныгыннан да зарланырга өлгерде, ә онык канәгать - кулында билеты бар. Аның үзен зур итеп күрсәтәсе килә, башкалар кебек үк, юлда билет алып йөрүне дәрәҗәгә саный ул. Бабайның акчаны үзенчә янга калдырасы килеп хәйләләргә теләвендә аның эше юк. Кинәт малайның кулыннан «кадерле» билеты төшеп китте. Ул аны тизрәк алырга үрелде, ә бабасы малайны: «пычрак идәннән әйбер алма», - дип, ачуланырга тотынды. «Билетсыз барырга ярамый бит, дәү әти. Алыйм инде», - дип, бала еламсырый ук башлады. Бабай гына оныгына нык үпкәләгән иде бугай, ачудан, билетны ертып атты һәм аягы белән таптады.
Кечкенә сабыйлар барысын да губка кебек үзенә сеңдерә, алар -олы кешенең чагылышы, диләр психологлар. Хәзерге яшьләрне тәрбиясез, әхлаксыз, дөрес яшәми дип тәнкыйтьләргә яратабыз да, ялганларга, тәртип бозарга балаларны үзебез үк өйрәтәбез түгелме?

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: