Шәһри Казан

Балтач районы урамнарын кызыл йолдызлар бизи

Соңгы елларда каләм хакын уч тутырып бирмәсәләр дә, каләм иясенә мөнәсәбәт шактый үзгәрсә дә, әгәр дә Ходай икенче гомер бирсә, мин кабаттан журналист һөнәрен сайлар идем.

Бик кызыклы, үзенчәлекле һөнәр ул, эчпошыргыч бертөрлелек юк аңарда, шуңа туйдырмый да. Бер көн эчендә генә дә кайларда гына булмыйсың да кемнәр белән генә очрашмыйсың, нинди генә яңалыклар белмисең.

Балтач районы Түбән Кенә авылы урамыннан атлап барганда, капкалардагы йолдызлар игътибарымны җәлеп итте. Нинди йолдызлар икәнен яхшы беләм. Без үскәндә дә сугышта һәлак булганнарның капкаларына кадаклана иде алар. Мин үзем дә шундый йолдызлы өйдә үстем. Фатир хуҗабыз Мәкбүлә әбинең ире Заһит бабай да сугыштан әйләнеп кайтмаган иде. Ләкин, еллар үтү белән, ул йолдызлы капкалар искерде, аларның хуҗалары картаеп бакыйлыкка күчте, яшьләр ясаган яңа капкаларда бу хәтер йолдызларына урын табылмады... Заманалар, кыйблалар, кыйммәтләр үзгәрде. Безнең моңа әллә ни исебез китмәде, югалтуларның моннан зурракларын да күргән ич инде. Һәм менә кабаттан шул йолдызлар белән очрашкач, вакыт кирегә ага башлагандай тоелды миңа.

Бу игелекле эшне авылның мәктәп укучылары һәм укытучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан башлап җибәргәннәр икән. Җиңү бәйрәменә үзләреннән, кулдан килгәнчә, өлеш кертергә булганнар. Башта алар Ватан азатлыгын яклап яу кырына киткән авылдашларының исемлеген төзегәннәр. Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларының барысыннан бергә 468 кеше сугышка киткән. Шуларның 191енә генә исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайту насыйп булган. Кызганыч, бүген аларның икесе - Тәскирә апа Гомәрова белән Зиннәт абый Гарифуллин гына исән-сау. 88енең төрле җирләрдә каберләре булу билгеле, ә инде 199ы бөтенләй хәбәрсез югалган.

Аларның барысының да йорт капкаларында бүген укучылар кулы белән ясалган йолдызлар балкый. Кире кайта алмаганнарның йолдызлары кара кайгы тасмасы белән уралган.

Мине авыл башындагы Сәләхиевләрнең буш нигезенә алып бардылар. Картаеп муртаеп беткән иске капкага алты (!) кара тасмалы йолдыз эленгән. Бу йорттан сугышка китеп яу кырында ятып калган батырларның исемнәре укучылар көче белән билгеле булган: Гайфетдин, Нәфыйкъ, Мөннәп, Габделгани, Ибраһим, Исмәгыйль Сәләхиевләр. Типсә тимер өзәрлек өрлек кебек егетләр булганнардыр алар, зур өметләр, якты хыяллар белән яшәгәннәрдер. Ләкин аларның берсенә дә тормышка ашырга насыйп булмаган. Бу йорт яныннан узганда, сугышны башлаучыларга һәм хәзер дә үлем кораллары белән уйнаучыларга нәфрәтләнеп, ирексездән, йодрыклар йомарлана. Бу инде тынычлыкның кадерен белергә кирәк дигән коры сүзләр генә, тарихны дәреслектән өйрәнү генә түгел.

Укучыларның бу изге гамәле авыл халкын да битараф калдырмаган. Алар хәтта үзләренең «Хәтер китабы»на кертелми калган туганнары барлыгын искәртеп, мәктәпкә килеп, йолдызлар сорап алып киткәннәр. Димәк, өлкәннәр дә бу эшнең бала-чага уены гына түгел, бик кирәкле һәм вакытлы икәнен аңлаганнар. Батырларны барлау эшенә үзләре дә катнашып киткәннәр.

Боларның барысы турында да миңа мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Низамиева, изге эшебезнең бер генә мизгелен дә төшереп калдырмасам ярар иде дигәндәй, җентекләп, тәфсилләп сөйләде.

Реклама

Ул көнне мәктәптә башта батырларга багышланган сбор үткәргәннәр. Анда сугыш ветераннары, район хәрби комиссариатыннан да вәкилләр катнашкан. Әфган сугышы батырлары да балаларга әйткән сүзләрендә Ватанны саклау һәм ярату, тырышып уку, үз илеңнең патриоты булырга кирәклеген искәрткәннәр. Авыл имамының сугышта башларын салган, чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калган, хәтта каберләре дә булмаган солдатлар рухына дога кылуы нәни күңелләрнең нечкә кылларын кузгаткан. Сугыш чоры балалары, беренче сыйныф сабыйларының башыннан сыйпап, «Мин дә шундый гына идем әти сугышка киткәндә...» дип, тыела алмыйча, үксеп елап та җибәргәннәр хәтта. Сбор тәмамлангач, балалар, өч төркемгә бүленеп, йолдызларны капкаларга урнаштырырга киткәннәр. Бабайлары сугышта булган яки кайтмаган укучылар «Үлемсез полк» акциясенә әзерләгән фотоларын тотып, үзләренең капка төпләрендә иң элек алар турында сөйләгәннәр, аннары йолдыз кадаклаганнар. Бу көнне бер могҗиза да булган, табигать гел үзгәреп торган. Көне буе кургаш болытлардан карлы яңгыр яуган. Гүя ил азатлыгы өчен шәһит киткәннәрнең күз яшьләре шулай коелган. Ә инде укучылар бернигә дә карамый эшкә керешкәч, ялтырап кояш чыккан. Монысын инде бу эшкә батырларның фатихасы, җаннарының шатлануы дип аңлаганнар.

Түбән Кенә батырлар исемен моңарчы да кадерләп саклауда күпләргә үрнәк иде. Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның да Ватаны бит әле бу авыл. Туган җире Чувашиянең Батыр районы Озын Куак авылы булса да, түбәнкенәлеләр аны үзләренеке итеп саныйлар, аның истәлеген мәңгеләштерергә тырышалар, аның белән горурланалар. Авыл уртасында аңа һәйкәл дә куелган. Ә быел Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ул һәйкәл яңартылган, бүген ул матурланып, авылның күрке булып тора. Батырның кызы Казанда яшәүче Рәйсә ханым да бу авылга яратып кайта. Мәктәпкә әтисенең шәхси әйберләрен дә бүләк итә. Алар биредә шактый җыелган, инде музей ясау турында да уйлыйлар. Быел Түбән Кенә мәктәбенә Бакый Рәхимов исеме дә бирелде. Батыр исемен йөрткән мәктәптә начар укырга да, тәртипсез булырга да ярамаганын һәр укучыга беренче сыйныфтан башлап аңлаталар монда.


Юлым төшеп, Балтач якларына барып чыгып, шушы әйбәт яңалыкларны бүтәннәргә дә сөйлисем килеп кулыма каләм алгач, үземнең журналист булуыма тагын бер тапкыр сөенеп куйдым. Бу матур үрнәккә кушылучылар да булыр әле дип тә өметләнәм. Үткән сугышны, аның батырларын онытырга хакыбыз юк безнең.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: