Шәһри Казан

«Балтадан аш»

Борынны ярып кергән тәмле искә алданып, баскычтан күтәреләм. Тамакны туйдырып, көн яңалыкларын сөйләшә-сөйләшә чәй эчкән күренешне күз алдыма китереп, ирексездән елмаеп куям. Беренче кат, икенче, өченче... Менә хәзер, хәзер... Эх, булмады... Авызга кабуга эреп китә торган коймакларны безнең бүлмәдә пешерәләрдер дигән яшерен өметем дүртенче катта өзелеп калды. Ачның ачуы яман...

Минем хәлемне үзләре тулай торакта яшәп, «студент шулпасы»н эчкәннәр генә аңлыйдыр. Заманабыз Мөхәммәт абый Мәһдиев әсәрләрендә тасвирланган еллардан шактый аерылса да, «Студентның һәрвакыт ашыйсы һәм йоклыйсы килә» дигән гыйбарә үз көчендә кала бирә. Бәхетеңне кәҗә сөзмәсә, йокыны автобуста теркелдәгәндә яисә укытучы күрмәгәндә арткы партада да туйдырып була аны. Ә менә ашау белән хәлләр катлаулырак. Әти-әниләр балаларын акчага тилмертмиләр, әлбәттә. Тик яшь чакта матур киенәсе, күңел ачасы, театр-кинога да йөрисе килә бит. Ике куянның да койрыгын тоту мөмкин эш түгел, шуңа күрә ашау (матурлык корбаннар сорый!) мәсьәләсен чын студентларча хәл итәргә кала.
Авылдан килгәннәргә рәхәт ичмасам: бәрәңгесен, итен, йомыркасын өйдән төяп җибәрәләр. Туган ягың якын булса, атна саен кайтып, запас туплап килә аласың. Дөя роленә керсәң-керәсең, аның каравы АШАРЫҢА була. Авылдан килгән күчтәнәчләр белән сыйланырга күршеләрне дә чакырасың. Тамак тук, кәеф шәп. Атнаның өченче-дүртенче көнендә суыткычның бушаганы сизелә башлый. Ашказанының моң-зарын бераз тыңлагач, «балтадан аш пешерү» ысуллары хутка китә.
Студентларның яратып һәм тәмен белеп әзерли торган традицион ашамлыгы - йомырка тәбәсе. Тик киребеткән ашказанына синең кем булуың мөһим түгел: көн саен бер үк ризыкны кабул итәргә теләми ул. Чын студент бәрәңгедән - 38, токмачтан 53 төрле ашамлык әзерли белә! Суган өстәсәң, «шедеврың»ның күләме геометрик прогрессия буенча үсә. Аш нәкъ әниең пешергәнчә булырга тиеш түгел бит инде, үзең уйлап чыгарсаң, тәмлерәк тә әле ул. Беркөнне бәрәңге ашы, икенче көнне токмачныкын, өченче көнне суган шулпасы әзерләргә мөмкин. Тоз-шикәрне, куе итеп ясалган чәйне зыянлы дип, үз-үзеңне тынычландырасың. Алардан башка да тамак туя бит.
Студентларның яхшы гадәте бар: әзерләгән ашамлыгын күршесе, таныш-белеше белән дә уртаклаша ул. Бер дә сыйлар әмәле калмаса, үзе белгән рецептларын булса да тәкъдим итә. Мин дә «кара көнгә» калдырылган берничә ысулны сезнең белән бүлешергә булдым.
«Көн һәм төн» бутерброды. Әлеге ризык туклыклы булуы белән җәлеп итә, арзанга да чыга. Юка гына («сабын опералары»ндагы кебек) итеп киселгән кара икмәккә шундый ук калынлыктагы ак күмәч куябыз. Бутерброд әзер (ә син нәрсә көткән идең?!). Кесә калынлыгыңны чамалап, араларына майонез сыласаң да була.
Йомырка ашы. Монысы - йомырка пешкән су. Ашы да, йомыркасы да булгач, әлеге ризыкны әзерләр алдыннан ашказаның буш булуы хәерлерәк.
Әлеге рецептлар гына ярамаса, студентлар принцибы буенча эш йөртергә тәкъдим итәм. Нинди дә булса чишелмәслек мәсьәлә алдында калсаң, кичекмәстән йокларга ят! Кем белә бит, бәлки, төшеңдә туйганчы сыйланырсың.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: