Шәһри Казан

«Барлыгыбызны белдереп торыйк»

Газетаның алдагы санында хәбәр итүебезчә, башкалабызда «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» форумы һәм аның кысаларында Халыкара икенче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда төрле илләрдән килгән галимнәр, студентлар катнашты. Катнашучылар тарафыннан бүгенге көндә киләчәк буыннарга үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыклар телләренә дә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеге ассызыкланды. Президент...

Реклама

Газетаның алдагы санында хәбәр итүебезчә, башкалабызда «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» форумы һәм аның кысаларында Халыкара икенче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда төрле илләрдән килгән галимнәр, студентлар катнашты. Катнашучылар тарафыннан бүгенге көндә киләчәк буыннарга үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыклар телләренә дә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеге ассызыкланды. Президент Р.Миңнеханов юллаган сәлам хатында да Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырылуы әйтелгән иде. Аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җиткерде.
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов белдергәнчә: «Без үзебезнең барлыгыбызны һәм зур эшләргә сәләтле икәнлегебезне һәрвакыт раслап торырга тиешбез». Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, туган телдә укыту өчен белгечләр әзерләүдә ярдәм итү уңаеннан, КФУга студентлар кабул итүне арттыру күздә тотылуын әйтеп узды.
Билгеле инде, телгә хөрмәт әдәби әсәрләр аша да тәрбияләнә. Форум кысаларында, «Мәдәниятара бәйләнеш контекстында сәнгать һәм аны укыту», Профессор Вахит Хаков истәлегенә багышланган һәм «Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман» дигән халыкара конференцияләр узды. Соңгысында исә әдәбият һәм тел белгечләре катнашты. «Татар дөньясы» газетасының баш мөхәррире, күренекле язучы Ринат Мөхәммәдиев чыгышында моннан 35 ел элек үзенең беренче тәнкыйть мәкаләсен Равил Фәйзуллин иҗаты турында язуын искә алды.
Мәскәүдән килгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надия Корбанова чыгышы аеруча кызыклы иде. Ул Р.Фәйзуллин поэзиясен Ю.Лермонтов, Ф.Тютчев кебек шагыйрьләр белән янәшә куйды һәм рус мәктәпләре өчен булган дәреслекләргә дә аның шигырьләрен кертергәи кирәклеген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: