Шәһри Казан

Бароннары качып китсә дә, Карамалы Таудан чегәннәр ник күченергә уйламый? (ФОТОЛАР)

Яшел Үзән якларында чегәннәр күптәннән яши. Студент чагымнан да хәтерлим әле: тимер юл вокзалына кергән саен, кат-кат итәк кигән, балаларын иярткән чегән хатыннары: «Дорогой, позолоти ручку, всю правду расскажу», - дип теңкәгә тияләр иде.

Төпләнеп яши торган урыннары - Әйшә авылы һәм Карамалы Тау бистәсе. 1987 елларда алар бирегә таборлары белән килеп урнашканнар, тиз генә китәргә дә җыенмыйлар бугай.

Карамалы Тауда 265 чегән яши, диләр. Тормышлары белән якыннанрак танышу өчен, бистәгә барырмын дигән идем дә, юлым бүленде. «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейская­га, эш буенча, чегәннәр янында булырга туры килгән. «Башка беркайчан да бармыйм, шундый күршеләр белән янәшә яшәргә мәҗбүр булган халык кызганыч», - диде ул. Илсөягә, әллә фотога төшергәненә ачулары килеп, йодрык та кизәнгән берсе, икенче чегән хатыны балта да тотып чыккан. «Безнең җиребездән китегез», - дип куганнар. Чак кына фотоаппаратларын ватмаганнар. Кыскасы, бәласеннән баш-аяк дип, чегәннәр тормышы турында Илсөя белән генә сөйләшергә булдык.

Җирле халыктан чегәннәргә карата бик күп шикаять, зар килгәч, Яшел Үзән шәһәренең Роспотребнадзор бүлеге, опека органнары вәкилләре, янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре Карамалы Тау бистәсенә барган. Илсөя ­Завилейская да аларга кушылган.

- Фанерадан ясалган, өйгә охшаш нәрсәләр. 35ләп шундый корылма. Барысы да соры, пычрак, - ди Илсөя, йөзләрен җыерып. -Баксаң, аларны чегәннәр үзләре төзегән икән, түбәне мөмкин кадәр тәбәнәк ясаганнар. Ызбалары кечерәк булган саен, җылытырга җайлырак, күрәсең. Андагы исне, мохитне, бөтен кичерешләремне газета битләрендә генә чагылдырып булмый. Бу фанер өйләргә су кермәгән, әлбәттә, «Бәдрәфегез бармы?» дигән сорауны аңламадылар да шикелле. Соңрак ачыкланды: ул аларга кирәкми дә икән, «җил уңаена гына җиффәрәләр!» «Гел бер җирдә генә йомышны үтәргә димәгән», - дип кенә җавапладылар. Баксаң, нинди суыкта да кайбер чегән хатыннары эчке киемсез йөри. Кат-кат итәк булгач, аякка җылы итек кигәч, туңдырмый, имеш.

Бер йортка кердем. «Мичкә нәрсә ягасыз?» - дим. «Күршедә бер йорт янды, коры агач яхшы яна», - диләр. «Ә күршегез янып киткәнче, нәрсә яга идегез?» «Урман якында гына бит, агач күп, без ялкау түгел, кисеп алуның бер авырлыгы да юк», - диде бер егет, күзен дә йоммыйча. 1987 елда ук Яшел Үзән районы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәнең Халык депутатлары советының башкарма комитеты карары нигезендә, чегән гаиләләренә тугыз җир участогы бүлеп бирелгән булган. Ә болар, рәхмәт урынына, халык рәхәтләнеп ак гөмбә җыя торган каенлыкны йортларын җылыту өчен кисеп бетергән.

Реклама

Карамалы Тау башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, чегәннәр күп очракта өйләрен законсыз төзи, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә, салым да түләми, «Татэнергосбыт» белән дә бер кеше - Андрей Михай гына килешү төзегән. Аның каравы, утсыз утырмый үзләре, таборлары белән шул Михайдан үзләренә электр чыбыгы сузганнар, ди. Әлеге законсыз факт буенча эш судка җибәрелгән.

Ә бер йортта идәндә ярым­ялангач утырган кыз баланы күреп, Илсөя бөтенләй гаҗәпләнеп калган.
- Ул йорт санитар-гигиена таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Идәндә, пычрак арасында трусикчан гына бер кыз баланы күреп, ис-акылыбыз китте. Алдына эткә биргән кебек бер савытка ашарга салганнар. Чегән кызы түгел. Үзләре аны Малина дип йөртәләр. Кыз көлми дә, еламый да. Кем чакыра, шуңа бара. Үзләре, бу кызның әнисе тәртипсез тормыш рәвеше алып бара, баласын вакытлыча калдырып китте, дигән булалар. Баланы җиңел бирделәр анысы. Бүген кыз район хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында. Чегәннәр белән ул җиде айлап яшәгән. Әлегә әнисе кем икәнлеге, үзенең шәхесе дә ачыкланмаган, - ди Илсөя.

- Яшел Үзәндә чегәннәр арасында А гепатиты таралган дигән сүзләр дә йөрде, бала сәламәтме соң? - дип кызыксынам.

- Аларда берәр бәйрәм булса, бөтен кавемнәре белән җыелу гадәте бар, чит төбәкләрдән дә киләләр. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсендә, ялгышмасам, туй вакытында, читтән килгән кунаклар А гепатитын ияртеп киткән, имеш. Шөкер, баланың анализлары яхшы, аңа зыян килмәгән.

Бөтен чегәннәр дә кәкәй дип, барысын да бер чыбыктан сөрү - хата. Алар арасында да үрнәк кешеләр, җитәкче урыннарында эшләүчеләр җитәрлек. Татарстанда чегәннәр чагыштырмача аз, шуңа үзләренең диаспоралары, берләшмәләре дә юк. Җитештә яшәүчеләре чегән дип атаганны өнәп тә бетерми, бу алар өчен кимсетү кебек, үзләрен рома дип таныштыралар. Әйтик, «Нова Рома» эстрада ансамблен Татарстаннан читтә дә беләләр. Алар банкетларда чыгыш ясый, концертлар куеп йөри. Төп солистлары Танита Петрова Татарстанның атказанган артисты исеменә дә лаек булган. Сүз уңаеннан, ромалылар урамда хәер сорашып, урлашып йөргән чегәннәрне рома дип атамый, «Алар хәтта телебезне дә белмиләр, чын чегән түгелләр, без аралашмыйбыз», - диләр.

Илсөя Завилейская фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: