Шәһри Казан

Барсаң – кире кайтмассың

Барсакилмәс... Үткән гасырның 70 нче елларында чит планеталардагы тереклек ияләренең Арал диңгезендәге базалары урнашкан утрау шулай дип атала.

Бортына ун автоматчы һәм өч офицер утырган хәрби катер борыны белән Барсакилмәс утравының комлы ярына килеп төртелгәндә, кояш иң югары ноктасында иде. Арал диңгезенең су өсте тыныч, һавада бер генә болыт та юк, шуңа күрә якындагы соры томан килүчеләрне бик гаҗәпләндерде. Төркем җитәкчесе майор көлемсерәп әйтеп куйды:
- Барсаң - кире кайтмассың...
- Ни өчен шулай әйтәсез? - дип сораулы караш ташлады аңа офицерларның берсе.
- Берни юк, тик менә казах теленнән утрауның исеме шулай тәрҗемә ителә. Берничә минуттан, шеренгага тезелеп, солдатлар томан эченә керә башладылар. Шул чакта майор үзендә ниндидер курку хисе тоя башлады. Бу экспедициягә утрауда була торган төрле күренешләр турындагы хәбәрләрне тикшерү йөкләнгән иде. Биредә оча торган, утлары балкып торучы шарлар күргәннәр. Монда килеп эләккән кешеләр, серле җан ияләре очратып, коточкыч курку хисләре кичерәләр. Ничек итеп бер төркем солдат белән имеш-мимеш хәбәрләрне тикшереп буласын офицер әле күз алдына да китерә алмый иде. Шулай да, берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, аңа төгәл инструкция бирелгән...
Томан кинәт кенә бетте һәм хәрбиләр биек коймага килеп төртелделәр. Майор ирексездән күзләрен угалап алды - монда бернинди дә койма булырга тиеш түгел! Солдатларга коралларын әзер тотарга кушып, үзе койма башына үрмәләде. Алда биек булмаган текә тау, янәшәдә диаметры 5 метрлар чамасындагы, көмештәй ялтырап торган шарны күреп алды майор. Якында гына сәер итеп киенгән һәм билбауларына фантастик фильмнардагы кебек утлы корал таккан кеше басып тора.
План гади: монда коралланган кешеләр, аларны тоткарларга кирәк. Әгәр каршылык күрсәтсәләр, көч кулланырга. Койма ярыгыннан барысы да ялтырап торган шарга таба ыргылдылар. Шар янында хәрәкәтсез басып торган кешеләр коралларына тотынганда, соң иде инде. Алар автоматлардан чыккан уттан киселеп төштеләр.
Майор, бернигә дә кагылмаска әмер биреп, бер мәетне тентеп чыкты. Билбавыннан тоткалы, төрле төстәге кнопкалы, шактый озын һәм калын трубка тартып алды. Көпшәсен комга төзәп кнопкаларның берсенә басты, ләкин берни дә булмады: лазер нуры да (майор ни өчендер шуны гына көткән иде), хәтта ату тавышы да чыкмады.
- Иптәш майор, шар артында тау куышына керә торган тишек таптык, - диде бер солдат. Куышка керү юлы берничә кеше сыярлык киң. Куыш юлыннан алга таба үтеп, хәрбиләр зур булмаган залга килеп чыктылар. Зал уртасында билгесез аппаратуралар урнаштырылган озын өстәлләр тора. Өстәлләр артында кара төстәге комбинезоннар кигән, ике метрдан да биек, кешегә охшаган тереклек ияләре эшләп утыра. Ә өстәлләр тирәли көмеш төсендәге комбинезоннар кигән кечкенә буйлы кешеләр йөри. Залның эче бик якты. Тынлыкны бозган ату тавышларыннан кечкенә буйлылары егылса да, пулялар ике метрлы гигантларга бернинди зыян салмады. Алар хәтта һөҗүм итүчеләргә каршылык та күрсәттеләр. Паникага бирелгән хәрбиләр качуны өстен күрде... 1970 елларда КГБ солдатлары белән булган бу тарихи вакыйганы танышыма шунда җитәкче булган кеше - майор үзе сөйләгән.
Атыш вакытында ике метрлы тереклек ияләре пулялардан зыян күрмәгән. Мөгаен, алар биороботлар булгандыр. Ә менә автомат утыннан зыян күрүче кечкенә буйлылар, база җитәкчеләре булган, күрәсең.
Берничә көннән соң утрауга оештырылган яңа поход бернинди нәтиҗәсез тәмамланган. Барсакилмәс утравын аркылыга-буйга тикшереп чыккан солдатлар койманы да, заманча аппаратура белән җиһазланган тау куышын да таба алмаганнар...
Барсакилмәс утравы турында минем элек тә ишеткәнем булды. Утрауның бер өлешендә сәгать туктый, бүтән җирендә акылдан шашкан кебек чаба, имеш. Кайбер җирләрендә билгесез шытырдаулар, колакларда радиоалгычтагы «эфир тавышы» ишетелә. Төннәрен кул бармаклары арасыннан очкын үтә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: