Шәһри Казан

Барыбер булса, тәрәзәдән чык...

Түләүсез белем бирү, медицина ярдәме бетәчәк, имеш... Бушлай сыр - капкында ул! Түләүсезнең сыйфаты да «түләүсез» инде. Хәер, дәүләтнеке булмаган шәхси клиникаларга да ышанып бетәргә куркыныч... Дусларым, туганнарым белән булган вакыйгалардан соң шундый нәтиҗәгә килдем.

Бавырың таркала...
Үзеннән язарга рөхсәт ала алмасам да, Гүзәл апа гафу итсен, бу хакта дәшми калып булмый. Яшьлеген туган якларыннан читтә уздыра ул. Тормыш юлдашын да шунда таба. Илдар абый белән гаилә корып дөнья куа башлыйлар. Эш бар, акча җитәрлек. Тик нидер җитми, нидер җанны кыйный. Иренең дә, Гүзәл апаның да сүзсез генә җаны сыза. Гаиләне тулыландырып, өйне бәрәкәткә күмәргә бала тавышы, бала җитми икән бит! Гүзәл апа тикшеренә, «балаң булмый» дигән «пичәт» сугып кайтара табиблар. Илдар абый, беренче гаиләсендә улы үсүен әйтеп: «Бәлки, аны ял көннәренә генә булса да алып торырбыз», - дип сүз башлый. Уңышсыз беренче гаиләсе язмышын Гүзәл апа да белә. Китәләр хәл белергә. Настя исереп бусагада аунап ята, уллары, казан янына утырып, салкын ризык ашый. Бу хәл бала сөяргә тилмергән ике җанны да әрнетә. Алар Настяны уятып, баланы берничә көнгә үзләренә алырга рөхсәт сорыйлар. Санаулы көннәр күңелле мәшәкатьләре белән тиз үтеп китә. Баланы күтәреп әнисенә китергәч, «Үзең кара, миңа ул кирәкми!» - ди Настя. Аяз көнне яшен суккан кебек яңгыраган бу сүзләрнең мәгънәсен әле дә ярый Айдар аңламый! Рәсми рәвештә баланы уллыкка алгач, дөнья түгәрәкләнә. Тупырдап үсеп килгән Айдар гына, үткән көннәрнең сагышын искә төшереп: «Елак кына булса да, энекәш кирәк миңа», - дип сораштыргалый.
Айдар әйбәт кенә укып, мәктәпне уңышлы тәмамлый, югары уку йортына да «үз белеме» белән керә. Эшкә урнашкач та, тырыш, күндәм, булдыклы егетне бик яраталар. Җитәкчесе үз урынына алмашка әзерли аны. Уллары чит шәһәргә киткәч, өй тагын бушап кала. Бервакыт Гүзәл апа йокыдан кәефсез тора. Әллә ничек күңел болгана, баш авырта. Ике дистә елдан артык бергә гомер йомгагын сүткән Илдар абый да хатынының үзгәрешләренә битараф кала алмый. Эшенә шалтыратып азрак тоткарланачагын хәбәр итә дә Гүзәл апаны шифаханәгә алып китә. «Бер-ике көннән үтәр», - дигән чир генә чигенергә уйламый. Ашый да коса, ашый да коса Гүзәл апа. Ашказанын тикшерәләр - тәртиптә, анализлар да начар түгел. «Бавырың таркала (цирроз печени)» дигән диагноз белән дәвалау курсын башлыйлар. Учлап-учлап эчкән даруларның гына файдасы күренми. Баш әйләнү, күңел болгану отыры көчәя. Башкаланың онкология клиникасына юллама биреп, тикшеренергә җибәрәләр. Аллаһка мең шөкер, яман шеш тапмыйлар! Ул шифаханә исе, андагы төрле дәрәҗәдәге авырулар Гүзәл апаның соңгы арада гел сытылырга гына торган күңелен тәмам изә.
Республика хастаханәсендә эчтәге «шеш»нең бала булуы ачыклана. Ханымның сүзсез, телсез калуына табиблар аптырый. «Сез бит ир хатыны, балага узу табигый хәл», - ди алар. «Миңа, балаң булмый, дигән мөһер сугылган, 25 ел баласыз яшәдем», - дип әйтү дә көлке яңгырагандыр. Әмма 6 ай буена ничәмә-ничә хастаханәдә тикшерү үтеп, бавыр таркалудан дәвалау курслары үткән хатын-кызның карынында бала булуын шул гомер белмәүләре бик гаҗәп хәл!

Барыбер шул дару!
Үземнең бала белән булган хәлне сөйләсәм дә, ышанмассыз. Кеше ышанырлык хәл түгел шул. Бала икенче сыйныфта бик каты йөткереп чирли башлады. Табиблар тәкъдим иткән дарулар да эчелде, халык медицинасын да «өйрәндек». Айлар буена сузылган чир чигенмәгәч, болай да 6 яшьтән укырга кергән бала артта калмасын дип, үткән темаларны өйдә укый башладык. Өй эшләрен сорашырга кергәч, укытучысы: «Сәрия, мәктәптә коклюш, инфекцион хастаханәдә анализ бирегез әле, сездә дә коклюштыр, - диде. Аннары, читенсенеп кенә: - Коклюшны пневмония дәвалаган кебек дәвалыйсы түгел икән, аны салкында, саф һавада йөреп кенә җиңеп була. Хәзер үк тәрәзәңне ачып, өеңне җилләт», - дип өстәде.
Инфекцион хастаханәгә шалтыратып, шунда юл тоттык. Әйе, коклюш дигән диагноз куйдылар. Балалар табибы гына, бер ай буе дәваланып та чигенергә теләмәгән чирнең диагнозын ишеткәч:
- Нинди диагноз булса да, барыбер түгелмени? Бер үк дару бирәсе, - дип, телсез калдырды.
«Барыбер булгач, ник ишектән йөрисез, тәрәзәдән генә урамга чыгыгыз», - диясем килде аңа. Пневмонияле баланы салкынга алып чыгып дәваласаң, нәтиҗәсе нинди булыр иде икән? Йогышлы авыру белән чирләгән көенчә больничный озайтырга сәламәт балалар янында әллә ничә тапкыр чиратта утырганыбызны өстәсәк: «Ышанма син табибларның дәвалый дигәненә», - дип җырларга гына кала.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: