Шәһри Казан

Башкортстан да үз гүзәлен сайлады

Яз сулышы белән җанга - наз һәм сөю, күңелгә - илһам, йөрәккә дәрт иңгән бер мәлдә, борын-борыннан Нәүрүз бәйрәме уздырылган. Гореф-гадәтләргә тугры калып, быел Башкортстан Республикасында уникенче тапкыр «Нәүрүз гүзәле» конкурсы үтте. Кыш белән яз очрашкан көндә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән финалга үткән 12 кыз...

Реклама

«Нәүрүз гүзәле» бәйгесе финалында кызлар биш төрле сынау тотты. Иң элек алар бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үзләре белән таныштырды. Аннан соң җыр-моңга яки биюгә сәләтләрен күрсәтте. Ана телендә матур сөйләүгә, милли гореф-гадәтләрне белүгә дә аерым игътибар бирелде. Милләтебез тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы катлаулы гына сорауларга да җавап табарга тиеш иде бәйгедә катнашучылар.
Конкурсны оештыручылар - Башкортстан татарлары конгрессы, татар хатын-кызларының «Сәхипҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Азатлык» яшьләр берлеге, генераль химаячесе - «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы. Жюрига Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Халисә Мөхәммәдиева җитәкчелек итте. Мәртәбәле жюри әгъзалары арасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та бар иде. Бәйге-тамашага килгән Татарстан кунаклары, артистлар, эшлекле даирәләр вәкилләре аның дәрәҗәсен тагын да күтәрде.
Башкортстан Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Зәлия Ахунова әйтүенчә, татар кызлары тышкы матурлык, буй сылулыгына карап кына сайланмый, ә татар телен, милли гореф-гадәтләрне, аш-су пешерүгә осталыкта да сынау уза.
Менә, ниһаять, бәйгегә йомгак ясау вакыты җитте. «Нәүрүз гүзәле» исеменә Туймазы районының Кандра авылыннан 19 яшьлек Алинә Гыйззәтуллина лаек булды. Аңа кыйммәтле бүләк - чәшке тун тапшырылды. Алинә безнең Казан федераль университетының Идарә һәм территориаль үсеш институтында икенче курста укый, инженер-эколог һөнәрен үзләштерә. Сылу шулай ук «Дуслык алиһәсе» номинациясендә дә җиңеп чыкты. Алинәнең тагын ике матурлык конкурсында катнашасы бар. Ул Бөтенроссия студентлары конкурслары һәм «Азия-Себер сылуы».
Кызлар белән татар теле сабакларын алып барган Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов әйтүенчә, быел бәйгедә катнашучыларның ана телне белүе, былтыргы белән чагыштырганда, югарырак булган.
«Нәүрүз гүзәле» кебек конкурсларны ешрак үткәрергә, камилләштерергә кирәк. Чөнки татар яшьләре шундый конкурслар белән кызыксына, катнашырга теләк белдерә. Татар милләтенә, теленә кагылышлы конкурслар яшьләрне гомумән рухи яктан үстерә, аларга яңадан-яңа үрләргә ирешер өчен баскычлар сала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: